Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Гыйлем алыйм, дисәгез

Гыйлем ике төрле була: берсе – дөньяви, икенчесе – ахирәт гыйлеме. Беренчесе – дөнья алып бару өчен, икенчесе дөньяны да, ахирәтне дә алып бару өчен кирәк. Без, мөселманнар, үз динебезнең таралуын, аның нуры бөтен тарафны яктыртып торуын һәм бу дингә ияргән халыкларның бәхетле булуын телибез.

Мөхәммәд пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: «Әгәр бер кеше гыйлем алу нияте белән, өеннән чыгып китсә, ул әйләнеп кайтканчы, Аллаһының бөтен фәрештәләре, бөтен мәхлукаты, хәтта судагы балыклар да бу кеше өчен хәер-дога кылып торырлар». Гыйлемнең никадәр мөһим, кирәкле икәнен дәлилләүче мисал бу. Хөрмәтле шәһәрдәшләребезне «Ислам дине нигезләре» курсларына чакырабыз. Укулар 1 октябрьдән башлана. Иртәнге якта укырга теләүчеләр өчен дәресләр 9.00-11.50 сәгатьләрдә, кичке якта укырга теләүчеләр өчен 18.00-20.50 сәгатьләрдә булачак. Кичке укуларда бер төркемдә дәресләр рус телендә барачак. Ә инде эш көннәрендә килә алмаучылар өчен гыйлемне ял көннәрендә алу мөмкинлеге тудырыла. 
Дин белән якыннан танышырга теләгән һәр кеше, үзенә уңайлы булган вакытка языла ала. Мәчеттә кизү торучы бабайлар янына барып та язылырга мөмкин. Укырга килергә теләге булган кешеләрне, дәресләргә кадәр булачак җыелышка да чакырабыз. Ул 30 сентябрьдә 17.30 сәгатьтә үзәк мәчеттә узачак. Тулырак мәгълүматны телефоннан 8-917-295-31-38 номерына шалтыратып белешергә мөмкин. Рәхим итегез.
Алсу ГӘРӘЕВА, Түбән Кама үзәк мәчетенең уку-укыту буенча җитәкче ярдәмчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев