Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Фитыр сәдакасын гает намазына кадәр бирү кирәк

Рамазан аенда бирелә торган фитыр сәдакасының күләме Мөфтият тарафыннан 100 сумнан алып 600 сумга кадәр билгеләнде. Ул гаиләдәге һәр кеше исеменнән тапшырыла.

Фитыр сәдакасы ярлыларга (көч-куәте бар, ләкин акчалары үзенә җитми), мескеннәргә (кулында һичбер әйберсе һәм көч-куәте булмаганнар), бурычлыларга, акчасы җитәрлек булмаган шәкертләргә бирелә. Ятимнәргә, толларга, авыруларга, инвалидларга килгәндә, шушы дүрт категориягә керсә генә, бирергә мөмкин, чөнки бай ятимнәр, толлар, авырулар да бар бит. Фитыр сәдакасы әти-әнигә, әби-бабайга, үз балаңа, оныкларга, үз хатыныңа, иреңә, байларга, мәчет-мәдрәсә ихтыяҗларына бирелми.
Фитырны ризык белән бирү сөннәткә туры килә, ләкин галимнәр акчалата бирүне дә рөхсәт итәләр.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев