Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Файдалы очрашулар

«Нур» мәчетендә шимбә саен 7-16 яшьлек кызлар белән очрашулар оештырыла.

Мөгаллимәләрнең берсе, Эльмира Вафина әйтүенчә, чаралар ноябрь аеннан бирле уза. Гадәттә, кызларга дини гыйлемнәр бирелә, лекцияләр укыла, физик күнегүләр ясыйлар, осталык дәресе үткәрәләр, викторина ярдәмендә белемнәрен тикшерәләр. Шулай ук кызлар апалары белән бергәләп чәй дә эчәләр.
Килүчеләр саны 30-40ка җитә. Ә нинди әңгәмәләр үткәрелә! «Мөслимә тормышында яулыкның әһәмияте», «Ислам динендә бөек хатын-кызлар»... Кызлар өстәл әзерләргә, тәм-томнар пешерергә, конфетлардан бәйләмнәр һәм баш-каларны ясарга өйрәнә.
– Мондый очрашуларның максаты – кызларны үзара дуслаштыру, берләштерү, файдалы гыйлемнәр бирү, алдагы тормышларында кулланырлык күнекмәләр булдыру, – ди Эльмира ханым.

Фото: Э.Вафина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев