Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Елый-елый, «өйрәндем бит» дия-дия укыйлар»

Заманы шундый булгангамы, кешеләр хәзер Аллаһы Тәгаләгә күбрәк тартыла. Шуңа да мәчетләргә белем алырга килүчеләр саны арта бара.

Шөкер, бу яктан Түбән Каманы алдынгылардан дип әйтергә була. Октябрь ае җиттеме, Үзәк, «Нур», «Ак каен» мәчетләре дини гыйлем алырга теләүчеләр бе
лән тула. Белем бирүче укытучылар арасында яшьләр дә, инде озак еллар дәвамында эшләүче-ләр дә бар. Узган гасырның 90 нчы елларында укып, аннары үзләре дә укыта башлаган ике мөгаллимә турында сезгә дә сөйләргә булдык. Үтенечләре буенча, фотоларын урнаштырмыйбыз.


Рәфига Сәхәбиева


Чыгышы белән ул Түбән Кама районының Шәңгәлче авылыннан. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, авылда бер ел укыткан да, шәһәргә күченгән. Мәктәптә, балалар бакчасында эшләгән.
– Нәселебездә барысы да югары белемле. Әти мәктәп директоры, әни укытучы иде. Бабамның әти-се Зыятдин Дусаев Шәңгәлчедә ике мәхәллә башлыгы булган, мәдрәсә төзетеп, тирә-як авыллардагы балаларны җыеп укыткан. Аның улы Хәлим – указлы мулла вазыйфаларын үтәргә тиешле кеше, Совет заманы килгәч, авылда беренче укытучы булып хезмәт куйган, – ди Рәфига ханым.
Педагогик стажы тулгач, 50 яшен-дә лаеклы ялга чыккан ул. Шул вакыт «Туган як» газетасында Ленин (хәзер Шинчылар) урамындагы 1 нче йортта дини укулар башлануы турында игълан күргән. Гарәп алфавитын күптән өйрәнәсе килгәнгә, анда киткән.
Укытучы Минниса исемле ханым икән. Дини гыйлемгә ия булырга дип теләк белдерүчеләр арасында иң яше – Рәфига ханым. Калган апалар-әбиләр инде Коръән сурәләрен дә белә, ә ул югалып калып: «Мин белмим», – дигәч: «Син дә өйрәнерсең», – дип тынычландырганнар.
Коръән дәресләренә Рәфига Сәхәбиева ике ел йөргәч, бераз туктап торган. Үзе әйтүенчә, даими кабатлап тормасаң, белгәннәр тиз онытыла икән. Шуңа күрә, кабат укырга баргач, барысын да өр-яңадан өйрәнә башлаган. Мөгаллимәләр төркеме җыйгач, тәвәккәлләп анда да кергән. Үзе эшләгән балалар бакчасында 12 кешелек төркем туплап, белем дә биргән.
– Инде 20 еллап мәчеттә кайныйм, 12 ел Коръән уку буенча дәрес бирәм. Нигездә, әбиләрне алам, чөнки аларны яхшы аңлыйм. Алар әйтә алмаган авазларны мин дә кайчандыр шулай әйтә алмый идем бит һәм моның сәбәбен һәм үзенчәлекләрен беләм. Шул әбекәйләрнең белем алганда ничек
сөенгәнен күрсәгез сез! Елый-елый, «өйрәндем бит» дия-дия укыйлар алар. Бер-берсеннән күреп, кызыгып, тырышып сурәләр ятлыйлар, – дип шатлана шәкертләре өчен Рәфига ханым.
«Бишектән ләхеткәчә белем ал», дип язылган хәдистә. Менә Рәфига Сәхәбиева да бер дә туктап тормый: төрле мөгаллимнәрдә һәм хәзрәтләрдә Коръән уку, фикһ һ.б. дәресләргә, йөреп, гыйлемен туплап тора.


Нурзия Хәйруллина


Нурзия ханымны үзәк мәчеттә бик сабыр һәм тыйнак укытучы буларак беләләр. Ул үзе Лениногорск районының Сарабиккол авылыннан. Түбән Камада – 10 ел китапханәче, аннары 30 елга якын 36 нчы балалар китапханәсе мөдире булып хезмәт куйган. 
– Мин әби белән үстем. Электр да юк иде, әби төнлә торып, казан астына ягып, сәхәргә тары боткасы пешерә. Аны ашар өчен без сеңелем белән,  башлангыч сыйныфларда укыган чак иде бу, төн уртасында торып утыра идек. Шулай сәхәр ашап, әби белән ураза тоттык, – дип искә ала мөгаллимә.
Ләкин ныклап дингә килүне ул 1994 елдан, үзенә 41 яшь тулган вакыттан исәпли. Китапханәдә Коръән уку буенча түгәрәк оештырганнар. Укытучы Бохарада
белем алган, бик гыйлемле Минсалих бабай булган. Нурзия ханым дәресләрне калдыргалаган, чөнки бу вакытта авырып китеп, операция кичерергә туры кил
гән.
– Минсалих бабай безгә «Мөгаллим-сәни» дигән китаплар таратты. Шуларның берсенә Коръән турында бик матур шигырь язган ул. Менә шул китап миңа эләкте. Югыйсә араларыбыздә «Ясин» сурәсен дә яттан белүчеләр, бер дәресне дә калдырмаучылар да бар иде, – дип дәвам итте Нурзия Хәйруллина.
Күпмедер вакыттан соң ул укуны мәчеттә дәвам итәргә булган, башта Гөлия ханымда, аннары Галия ханым Сафинада. Шулкадәр белемгә сусаган булган, курслары тәмамлангач та, кайда сыйныфлар ачылса, шунда барып, гыйлем өсти торган.
Ә 2006 елда үз китапханәсендә теләген белдергән дүрт кешегә Коръән укырга өйрәтә башлаган, аннары тагын бер төркем үзәк китапханәдә оештырган. Нурзия ханым сөйләвенчә, башкаларга белем бирсә дә, үзенең «үсмәвен» тоя ул. Шуңа күрә, «Рисалә» мәдрәсәсенә укырга керә. Яшь кызлар белән 46-47 яшьлек кешегә укып китү җиңелләрдән булмаган, билгеле. Тик ул калышмаган, тырышкан һәм мәдрәсәне уңышлы гына тәмамлаган.
– Пенсиягә чыккач, бераз эшләдем дә, аннары лаеклы ялга чыктым. Ләкин озак та үтми, миңа мәчеттән шалтыратып, укытучы булырга
тәкъдим иттеләр. Дөрес, башта югалып калдым, ә шулай да соңыннан ризалаштым. Коръән дәресләре бирдем, аннары сира фәнен дә укыта башладым, – дип дәвам итте Нурзия Хәйруллина.
Сира – Мөхәммәд пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) тормыш юлы турындагы фән. Озак еллар аңа игътибар бик аз булган. Нурзия ханым «Рисалә» мәдрәсәсендә белем алганда, сира дәресе дә кергән. Аның укытучысы Галия ханым Сафинаның пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) тормышының барлык нечкәлекләре, аның сәхабәләре исемнәрен яттан белүе турында сокланып сөйләде ул.
Сира фәне Нурзия ханымга тормышта да бик булыша. Авыр хәлләр килеп чыкканда, кешеләрнең акылы дөнья ягына «авыша». Мөгаллимә исә Мөхәммәд пәй-гамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) мондый чакларда нәрсә эшләгәнен исенә төшерә. «Бу чикне узмаска ярдәм итә», – ди ул.
– Дәрестә иң рәхәте – кеше ихластан, чын күңел белән сине тыңлап, аңлап утырса. Ә менә югары белеме булганнарга, һәрнәрсә-гә дөньяви гыйлем күзлеге аша карау сәбәпле, сира фәнендәге мәгълүматны кабул итү авыр, дип күзәтүләре белән уртаклашты Нурзия ханым.

Лилия Заһретдинова

Фәнис Кадыйров фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев