Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Чираттагы «түгәрәк өстәлдә»

Шәһәр үзәк мәчетендә айга бер мәртәбә оештырыла торган «түгәрәк өстәл»дә бу юлы сүз Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), аның тормышы үрнәгендә әхлакны яхшырту турында барды. «Түгәрәк өстәл»дә катнашучы һәркемнең - Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих Ибраһимов, «Нур» мәчетенең икенче имамы Рәсүл Хәйретдинов, «Ак каен» мәхәлләсе имамы Рәйхан Нәҗметдинов,...

Шәһәр үзәк мәчетендә айга бер мәртәбә оештырыла торган «түгәрәк өстәл»дә бу юлы сүз Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), аның тормышы үрнәгендә әхлакны яхшырту турында барды.
«Түгәрәк өстәл»дә катнашучы һәркемнең - Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих Ибраһимов, «Нур» мәчетенең икенче имамы Рәсүл Хәйретдинов, «Ак каен» мәхәлләсе имамы Рәйхан Нәҗметдинов, үзәк мәчет мөгаллиме Фәнил Ибраһимов һәм Яр Чаллыдагы «Ихлас» мәчете имамы, Чаллы мөхтәсибе урынбасары Илназ Яхинның чыгышы Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тормышына багышланган иде.
Үз әхлагыңны төзәтү өчен кемнән үрнәк алырга? Күңелендә әлеге сорау туган һәркем төгәл җавапны Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тормышын өйрәү аша таба ала. Бер генә мисал. Гадәттә, очрашканда, танышлар бер-берсе белән исәнләшә ( мөселманнар, таныш булу-булмауга бәйсез рәвештә, үзара сәлам алыша). Аларның кайсысы башлап сәлам бирергә тиеш икән? Бу сорауга Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) җавабы гади генә. Ат өстендә баручы кеше - җәяүлегә, җәяүле исә утырып торучыга сәлам бирергә тиеш икән. Ике җәяүле очрашса, аларның кайсысы Аллаһыга якынрак, шунысы беренче булып сәлам бирә. Никадәр хикмәтле җаваплар, шулаймы? Киенү, үз-үзеңне тоту, башкалар белән мөнәсәбәт, көнчелек, үзеңне генә ярату һ.б. - боларның барысына да пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышыннан чыгып тукталып үтелде...
Сүз уңаеннан, мәчетнең ирләр ягында видеотапшыру рәвешендә барган «түгәрәк өстәл»не кичке укуга йөрүче күпсанлы хатын-кызларга да үз якларында тыңлау мөмкинлеге тудырылган иде.
«Әгәр дә кемдер Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) хакында тагын да күбрәк белергә, үз тормышын, үз әхлагын пәйгамбәребез үрнәгендә төзергә теләсә, тәҗрибәле остазларыбыз бар, аларда гыйлем алырга була, - диде Салих хәзрәт соңыннан йомгак ясап. - Бу очрашу һәркемгә үз тормышын тагын бер кат күздән кичерергә сәбәп булсын, нәфесе теләгәнне түгел, ә сөннәтне үтәргә язсын иде».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев