Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Бу бәйрәм һәркем өчен, аңа киртәләр юк»

21 августта Түбән Кама мәчетләренә иртәдән үк кеше агылды. Көнен алдан ук әзерләп куйган диярсең: соңгы арада яуган яңгырлардан соң, кояшлы, җылы көн махсус бүләк кебек тоелды. Бәйрәм вәгазе 7.15 сәгатьтә башланды.

«Гаиләбез белән бәйрәм итәбез»

Үзәк мәчеттә бәйрәм вәгазен Түбән Кама имам-мөхтәсибе урынбасары Булат хәзрәт Баһаветдинов сөйләде. Ул биредәгеләргә бәйрәмнең асылын аңлатты. Корбан гаете – хәерле эш-гамәлләргә, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәүче зур бәйрәм. Мохтаҗларга ярдәм итү, миһербанлык, мәрхәмәт күрсәтү, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәтле, шәфкатьле, гадел булу – һәр мөселманга хас сыйфатлар. Бу көн әлеге кыйммәтләрне тагын бер тапкыр аңларга ярдәм итә. 
Вәгазьдән соң, җәмәгать белән берлектә гает намазы укылды. Мәчет эченә сыймаучылар өчен бина янына паласлар җәелгән. Булат хәзрәтне күреп тыңлар өчен шунда ук зур экран урнаштырылган. 
Үзәк мәчет янындагы аерым мәйданда Татарстанның төрле авылларыннан китерелгән 750 ләп баш сарык тупланган. Намаздан соң кешеләр шунда юнәлде. Сарык бәясе, авырлыгыннан чыгып, 6 мең сумнан башлана. Гомәр Нургатин ел да корбан чалырга тырыша. Быел ул аны бабасы исеменә чалырга ниятләгән. Сарыкның таза, сәламәт, колаклары киселмәгән булганын сайлый. Якында гына ярдәм итүчеләр дә бар. Сарыкны чалып, тунап, эшкәртеп, чабып та бирәләр. Шулар арасында тәҗрибәле корбан чалучы аталы-уллы Фәрхат һәм Радик Гайфетдиновлар да бар. 
– Терлек чалырга әтидән күреп өйрәндем. Кешеләргә итне өч өлешкә бүләргә кирәклеген аңлатабыз: бер өлеше – мохтаҗларга, икенчесе – туганнарына, өченчесе – үзләренә. Эшне сыйфатлы итеп башкарырга тырышам. Безнең өчен иң мөһиме: кеше канәгать булсын, – ди Радик Гайфетдинов. 
Гадәттәгечә, сәүдә урыннарында да кеше күп булды. Бәйрәм тәм-томнары белән сыйландылар, күчтәнәчләр сатып алдылар. 
– Кечкенәдән үк бәйрәм көннәрендә бабам белән мәчеткә йөрдем. Үзем Казанда яшим, бирегә бәйрәмгә дип махсус килдем. Дини йолаларны үтәргә тырышам. Түбәнкамалыларны котлап, сәламәтлек телим, өйләрегез җылы һәм ямьле булсын, – дип җиткерде теләкләрен  Айрат Хәбибуллин. 
– Корбан бәйрәменә алдан ук әзерләнә башлыйбыз. Өйне җыештырабыз, юабыз. Мәчеттән кайткач, коймак пешерәбез, зур табын әзерләп, гаиләбез белән бәйрәм итәчәкбез, – ди Фәния Хәкимова.  
9.00 сәгатьтә «Гаилә» паркында күңел ачу чаралары башланды. Мөслимәләр беләзек, брошь, открытка һәм  төсле шарлардан чәчәк ясау буенча мастер-класслар уздырды. Үз куллары белән ясаган әйберләр балаларга никадәр куаныч китерде! Бизәкләр, чәчәкләр ясарга олылар да өйрәнде. Ә сәхнә янәшәсендәге аланлыкта балалар өчен төрле спорт уеннары оештырылды. Анда катнашыр өчен озын чиратлар тезелде. Сәхнәдә узган «Изге Корбан гаете» дип аталган шигъри тамашаны да түбәнкамалылар үз итте. «Скворец» кафесында хәләл ризык белән сыйланырга мөмкин иде.

«Кайсы милләттән булуына карамастан...»

Күптәнге күркәм гадәт буенча, 22 августта үзәк мәчеткә физик мөмкинлекләре чикле түбәнкамалылар чакырылды. 200 ләп кеше өчен бәйрәм табыны әзерләнде: салат, пылау, җиләк-җимеш, тәм-томнар белән чәй. Булат хәзрәт Баһаветдинов аларга вәгазь сөйләде.
– Бу бәйрәм һәркем өчен, аңа киртәләр юк. Җитеш тормышлылар һәм мохтаҗлар, олылар һәм балалар – һәр кеше Корбан бәйрәме рухын тоярга тиеш. Шул ук вакытта дин алдында булган бурычларның да һәркем өчен бер икәнлеген онытмаска кирәк. Аллаһы кушканнарны үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә бәйрәмнеребезне мөбарәк кылсын, табыннарыбыз, ашларыбыз бәрәкәтле, тәмле булсын, – дип теләде ул.
Бу мәҗлесләргә башка милләт һәм дин вәкилләре дә чакырыла. Ислам дине – беренче чиратта, тынычлык, татулык дине. Кеше нинди генә милләттән, диннән булмасын, ул шулай ук ихтирамга, ярдәмгә лаек. Менә быел да мохтаҗларга күчтәнәчләр әзерләнде. Башка еллардан аермалы буларак, аларны, кунакларның үзләренә бирмәделәр, ә өйләренә китерәчәкләр. 
Хаҗда булса да, Түбән Кама имам-мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов белән элемтә өзелмәде. Бәйрәмгә хәзерлек, бәйрәмнең ничек узуы турында интернет аша аңа хәбәр итеп тордылар. Аңа да, ерак сәфәрдә булган башка түбәнкамалыларга да барлык гамәлләрен үтәп, исән-сау кайтырга насыйп булсын иде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X