Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Безнекеләр дә сынатмаганнар

Болгарда урта гасырлар сугышы буенча фестиваль узган.

Оештыручылар арасында укытучылар, яшүсмерләр һәм тарихи клублар активистлары булган. Осталык дәресләрендә Түбән Каманың үзәк мәчете вәкилләре дә белемнәре белән уртаклашкан. Гарәп язуы буенча осталык дәресе зур кызыксыну уяткан. Быел аны фестиваль программасына беренче тапкыр керткәннәр. Сүз уңаеннан, үзәк мәчет вәкилләре оештыру эшләрендә дә катнашканнар. Фестиваль 10 зонага бүленгән. Иң зур мәйданчык гаилә ялына бирелгән. Анысы өчен дә түбәнкамалылар җаваплы булган. Тамашачыларга һәм катнашучыларга борынгы акча сугу, макраме үрнәкләре һ.б. тәкъдим ителгән. Чараның төп өлешендә кылыч сугышы уздырганнар. Шәһәребез командасы сынатмаган, өченче урын алган. Бу фестиваль җиденче ел рәттән уздырыла һәм Идел буенда иң зур хәрби-тарихи чара булып санала. Әйтик, узган ел анда 50 меңләп кеше җыелган, арада чит илдән килгән кунаклар булган. Быел исә катнашучылар саны, билгеле сәбәпләр аркасында, шактый кимегән.

 Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X