Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Бергәләп зур эштә катнаштык

19 октябрьдә уздырылган «Татарча диктант» акциясендә Түбән Кама үзәк мәчетендә белем алучы 40 кеше катнашты.

Диктант текстын яздыручы Әлфия Әхмәтҗанова барыбызга да татар теленең әһәмиятен һәм туган телдә аралашуның мөһимлеген ассызыклап үтте, килүебез өчен рәхмәтен җиткерде. Сүз уңаеннан, бу акция үткәрүне татар яшьләре тәкъдим иткән. Димәк, туган телне саклап калуда өмет бар.
Текстны укып чыккач та, Әлфия ханым сорауларга җавап бирде. Диктант язучыларның күбесе өлкән яшьтәгеләр булгач, итагатьле итеп эндәшү, аңлату алар өчен бигрәк тә кирәк. Иң мөһиме – билге түгел, ә зур эштә катнашу.
Алия ИСХАКОВА.

Фото muhtasibatnk сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев