Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Бер-беребезгә игътибарлы булыйк!

Җир шарына чир таралды дип кенә, тормыш тукталмый. Кемдер үлә, икенчесе туа – исем кушарга кирәк, никах сәгате суга икән, мулла чакырабыз... Болар барысы да дини йолалар белән бәйле гамәлләр. Тик бүген хәл бөтенләй башка. Шуңа да күпләр аптырап кала: нишләргә? Бик вакытлы сораулар. Аларны без Түбән Кама муниципаль районының имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка бирдек.

– Салих хәзрәт, әссәләмүгәләйкүм. Әңгәмәне мәчетнең бүгенге эш режимыннан башлау дөрес булыр.
– Бүгенге хәлне һәркем үзенчә аңларга һәм аңлатырга тырыша. Тик без Аллаһы Тәгаләдән узып бернәрсә дә әйтә дә, эшли дә алмыйбыз. Шул ук вакытта ил буенча кертелгән вакытлыча яшәү рәвешен дә кире кагу дөрес түгел. Монда сүз, беренче чиратта, халык сәламәтлеге һәм гомере турында бара. Бүген белгечләр саклык чаралары күрергә куша икән, димәк, аны төгәл үтәү зарур. Кеше күп җыела торган урыннарны вакытлыча ябу турында карар бар, мәчет тә бу исемлеккә керә. Шуңа да, рөхсәт ителгән көнгә кадәр, мәчеттә намаз укый торган заллар ябылды, шул рәвешле, җомга намазы уздырылмый. Әмма бу мәчет тулысы белән ябык дигән сүз түгел. Аның ишеге ачык: кеше килеп садака сала, кизү торучы хәзрәткә үз гозерен җиткерә ала. Яшермим, мәчеттәге бушлык күңелдә дә бушлык тудыра. Ләкин, икенче яктан, бу безгә мәчет эчен бик җентекле чистартырга, йогышсызландыру чаралары уздырырга мөмкинлек бирде. Әлеге хәл кайчанга кадәр дәвам итәр – әйтүе кыен. Сабыр булыйк, намазларыбызны өйдә укыйк. Аллаһы Тәгалә сынау бирсә, җиңеллеген дә бирми калмый.
– Дини мәҗлесләргә тукталып,никахтан башлыйк әле.
– Дини, гореф-гадәтләр белән бәйле мәҗлесләрне, мөмкин булган очракта, кичектереп торырга киңәш итәм. Ә инде никах сәгате суккан икән, аны уздыру хәерле, чөнки никахсыз яшәү – гөнаһ. Соңгы елларда яшьләр никахны мәчеттә, «Сөләйман» кафесында оештыра иде, бүген исә өйдә генә уздырырга туры килә. Әлбәттә, никахны мулла укый. Тик бер шарт куела: кеше мөмкин кадәр аз булырга һәм саклык чаралары күрелергә тиеш. Күп итеп туганнарны җыю, мул табын әзерләү никахның төп шарты түгел бит, ике яктан әти-әни (вәли), ике шаһит булса, шул җитә.
– Үлем түшәгендә ятучыга «Ясин» чыгарга чакыралармы?
– Әйе, көне-сәгате санаулы калган мөселман янына барып, аны, туганнарын тынычландыру, ягъни аларны вәгазьләү, Коръән сурә-аятьләре укудан баш тарта алмыйбыз.
– Мәчет каршындагы җеназаханә эш режимына үзгәрешләр кертелдеме?
– Мәҗлесне кичектереп була – үлемне юк. «Бездә коронавирус, килми тор», – дип әйтә алмыйбыз шул үлем фәрештәсенә. Җеназаханә гадәти режимда эшли, мәетне соңгы юлга әзерләү йоласы уздырыла. Анда эшләүчеләр вирусны кисәтү буенча кертелгән санитар-эпидемиология чараларын төгәл үти, вафат булучы белән хушлашырга килүчеләрдән дә шул ук таләп ителә. Бина эчендә өстәмә рәвештә йогышсызландыру чаралары уздырыла. Әйтергә кирәк, мәет юучылар берничә бригадага бүленеп эшли. Хәзерге вакытта бу эшне бары тик яшьрәкләр башкара. 65 яшьтән узучыларга өйләреннән чыкмаска кушылды.
– Монысы белән аңлашылды. Татарларда әрвахларны искә алу гореф-гадәте бар бит, ягъни өчесе, җидесе, кырыгы?..
– Үзегез үк әйттегез – бу дини йола түгел, ә әби-бабайлардан килгән гореф-гадәт. Ә аның максаты – туганнарның бер табын янына җыю һәм дога кылу. Бүген андый зур мәҗлесләр уздыру тыела. Шуңа да, бүгенге вазгыятьне исәпкә алып, аларны кичектереп торырга киңәш итәбез. Бер уңайдан, тагын бер матур гадәт турында әйтеп китим әле, ул – балага исем кушу. Бу йоланы да тыйнак кына итеп өйдә уздыру хәерле. Гомумән, балага исемне әтисе, ул булмаса – бабайсы, ул да юк икән, мөселман ир-туганы кушу хәерле.
– Салих хәзрәт, җавапларыгыз өчен рәхмәт. Әңгәмәбезне кыска гына үгет-нәсыйхәт белән төгәлләү дөрес булыр дип уйлыйм.
– Беренчедән, шушы сынауны бердәм булып, иминлектә узарга насыйп итсен. Гаиләбез белән бергә булган көннәрнең кадерен белеп, һәр минутын файдалы итеп үткәрергә өндим. Коронавирус турындагы хәбәрләрне укып, күңелне төшерергә ярамый. Көнебезне дөрес планлаштырыйк, анда Коръән, намаз уку, вәгазьләр тыңлау, дога кылуга күбрәк урын бирелсен. Күп итеп зикер-тәсбихләр әйтик. Балалар өчен өстәл уеннары, күңелле бәйгеләр оештырырга була.
Бүген барыбыздан да килеп туган хәлне аңлау таләп ителә. Сабыр, бер-беребезгә карата итагатьле-игътибарлы булыйк. Раббым барчабызны да фетнәдән сакласын!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X