Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Бай кеше – канәгать булган кеше»

Иртә яздан сабый баладай карап, назлап үстергән яшелчә һәм җиләк-җимеш быел мул уңыш белән сөендерде. Әлегә кадәр яңгыры да вакытында явып торды. Ә шул мул уңышның бер өлешен гошер садакасы итеп бирелергә тиешлеген беләбезме соң?

 «Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр» дип язылган «Гыйбадәте Исламия» (Ә. Максуди) китабында. Мөселманнар бакча уңышын җыеп алгач, уннан бер өлешен мохтаҗларга бирергә тиеш. Динебездә ул гошер садакасы дип атала. Гошер – җирдән җыеп алынган уңышның зәкәте».

«Зәкәт» сүзе татарчага «чистарту» дип тәрҗемә ителә. Зәкәт бирү – Ислам диненең өченче баганасы. Малыңнан зәкәт түләү ул төрле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән чистарта. «Гошер садакасын бирсәм, үземә аз кала», – дип уйлап, хаталанырга ярамый. Киресенчә, юмартларга Аллаһ биргән садакаларын күбрәк итеп кайтарачак. Бу садака акчалата бирелми. Ул яшелчә, җиләк-җимеш белән генә бирелә.

Малдан өлеш чыгару кешеләрнең күңелләрен саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек начар сыйфатлардан азат итә, зәкәт бирү нәтиҗәсендә, кешеләр юмартрак һәм мәрхәмәтлерәк була башлый.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вәсәллам) бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп, ташылып, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше садака итеп бирелергә тиеш», – дигән.

Гошер садакасын кемнәргә бирергә?

Гошер садакасын элегрәк мәдрәсәләргә, анда торып укучы шәкертләргә китергәннәр. Икенче тугры хәлиф Гомәр (р.г.) бер вәгазендә: «Бөтен дөнья малын бер кашыкка тутырып кулыма бирсәләр, мин аны динне өйрәнүче шәкертнең авызына каптырыр идем», – дигән. Мохтаҗларга, ятимнәргә, ялгыз әби-бабайларга, авыруларга өлеш чыгару да саваплы.

Кайберәүләр: «Мин инде яшелчәләрдән салатлар ясап, җиләк-җимешләрдән кайнатмалар әзерләп куйдым шул. Кайнатма, салат белән бирсәм ярармы?» – дип сорый. Гошер садакасын бакча нигъмәтләреннән әзерләнгән кайнатмалар, салатлар белән дә бирергә була. Иң мөһиме – ниятең дөрес булсын.

Гошер садакасын кайчан бирергә?

Ата-бабалардан калган гадәт буенча, аны уңыш җыеп алгач бирәләр. тик, соңрак бирү дә гаеп түгел.

Туганнарыгыз мохтаҗ булган очракта гына, сез аларга бакчагызда үскән җиләк-җимешне күчтәнәч итеп бирә аласыз. Ә гошер садакасы алдан әйтеп киткән кешеләргә генә бирелергә тиешле.

Балдан гошер биреләме?

Әбү Хәнифә мәзхәбендә балның да гошере бар. Аның да уннан бер өлеше гошер була. Аллаһ Тәгалә исәнлектән аермасын, бәла-казалардан сакласын, биргән гошер садакаларыбызны кабуллардан кылсын! Амин!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев