Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Айшәнең курчагы да, үзе дә...

Күрше Яр Чаллы шәһәрендә апрель башында уздырылган өченче «Мөслимә курчагым - яраткан уенчыгым» бәйгесендә шәһәребезнең 25нче, 64нче һәм 76нчы бакчаларына йөрүче кызлар төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар, ә 64нче «Сөембикә» бакчасыннан Аишә Зыятдинова конкурсның төп җиңүчесе дип игълан ителде. Үзләренең күз явын алырлык матур киемле курчаклары белән чыгыш ясаган йөздән артык...

Күрше Яр Чаллы шәһәрендә апрель башында уздырылган өченче «Мөслимә курчагым - яраткан уенчыгым» бәйгесендә шәһәребезнең 25нче, 64нче һәм 76нчы бакчаларына йөрүче кызлар төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар, ә 64нче «Сөембикә» бакчасыннан Аишә Зыятдинова конкурсның төп җиңүчесе дип игълан ителде.
Үзләренең күз явын алырлык матур киемле курчаклары белән чыгыш ясаган йөздән артык баланы бәяләү өчен бик җитди жюри сайланган иде. Алар арасында мөселман хатын-кызлар киемнәре тегү буенча белгеч-дизайнер Гөлфия Хәлиуллинаны да, кул көрәше буенча дөнья чемпионы титулын яулаучы ир-егет үстергән спорт остасы Энҗе Хәмидуллинаны да күрергә була иде.
Безнең бакча балаларын әлеге бәйгегә Аишә Зыятдинованың, Зәйнәп Гыйлаҗеваның, Әминә Әхмәтҗанованың әниләре белән бергәләп әзерләдек. 25нче бакчадан - Фәния ханым, 76нчы бакчадан Галия һәм Резидә ханымнар да кызларны бик ныклап хәзерләгәннәр, бишек җырлары өйрәткәннәр. Безнең Аишә исә шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның «Сөембикә манарасы»н сөйләргә, соңыннан кызларыбыз күмәкләшеп бишек җырын башкарырга әзерләнделәр. Аишәнең әнисе Рамилә бу конкурска аеруча җитди карады. Ул кызы Аишәгә дә һәм аның яраткан курчагы «Нәни Аишә»гә дә күлмәкләр тегелешен үзе уйлап тапты. Ул күз алдына китергәнчә нәфис итеп, күлмәкләрне бакчабыз кастеляншасы энҗе тегеп тә бирде.
Курчак бәйгесенә тәпи йөри башлаган сабыйлардан алып кап-карт әбиләргә кадәр килгәнен әйтсәк, бу чараның бала тәрбияләүдә никадәр мөһим булуы аңлашылыр. Ул көнне яңгыраган бишек җырлары да мәгънәле, төрледән-төрле булулары белән таң калдырды. Кыз баланы киләчәк тормышта иманлы әни булырлык итеп тәрбияләүдә бишек җырының әһәмияте әйтеп бетергесез. Балаңа нинди бишек җыры җырласаң, аның догасы да шунда кылына, хәерле тәкдир кылына дип уйлыйм мин үзем. Ул, чынлап та, шулай.
Иң элек, «Купшы кием» номинациясендә беренче урынга ия булган, аннан соң «Мөслимә курчагым - яраткан уенчыгым» конкурсында беренче урынны яулаган Аишәбезгә Коръән китабы сурәтләнгән бик матур картина бүләк иттеләр. Аңа һәм номинацияләрдә беренчелекне алган кызларга Яр Чаллы мөхтәсибе Әлфәс Гайфулла имзасы салынган дипломнар тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев