Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Аллаһыга якынаю өчен

20 июльдә мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете булачак.

Гадәттә, бу көн якынлаша башлагач, түбәнкамалыларда корбан чалу белән бәйле сораулар туа. Аларга җавапларны Түбән Кама имам-мөхтәсибе, үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимов бирде.
1. Корбанны кайчан чалырга була?
– «Корбан» гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә Аллаһыга якынаю дигәнне аңлата. Һәм ул корбан чалу белән генә бәйле түгел, әйтик, кеше намаз укыганда, үз өлешеннән өзеп сәдака өләшкәндә дә Аллаһы Тәгаләгә якыная. Корбанга килгәндә, ул өч төрле була: берсе Корбан гаете уңаеннан чалына, тагын берсе шөкер итү йөзеннән бала тугач чалына һәм Гакыйка корбаны дип аталган, өченчесе – нәзер корбаны. Өченче төр корбан галимнәр тарафыннан хупланмый, ләкин безнең халык нәзер әйтергә ярата: «хастаханәдән чыксам»,«улым армиядән исән-сау кайтса», дип Аллаһы Тәгаләгә шарт куя, сатулаша... Бу иман зәгыйфьлегеннән килә. Шунысы да бар, беренче ике корбанның өчтән бер өлешен мохтаҗларга чыгарырга кирәк булса, нәзер корбанын тулысынча тарату мәҗбүри, кайбер галимнәр хәтта шулпасын да кабарга ярамаганын әйтә.
2. Корбанга сарык кына чалынамы?
– Матди хәлгә карап, корбанга сарык, сыер, дөя чалына ала.

3. Корбанлык сарык нинди булырга тиеш?
– Корбанлык сарык сау-сәламәт, буаз булмаска тиеш. Колагының өчтән бер өлеше киселгән булу мөмкин. Сез аны ит өчен түгел, ә нәкъ менә Аллаһыга якынаю өчен корбан итүегезне онытмагыз. Ит дип кабул итсәгез, корбаныгыз кабул ителми. Туганда ук койрыксыз туган яки симез булсын өчен койрыклары киселгəн хайваннарны корбан итү тыелмаса да, берəр бəла-каза сəбəпле, кыйммəтен киметер дəрəҗəдə, койрыгының тулысы яки яртыдан күбрəге өзелгəн хайванны корбанга чалу рөхсəт ителми.
4. Гаиләдә ир булмаса, хатын-кыз корбан чалдырырга тиешме?
– Беренче чиратта, бу – ирләр өстенә ята торган вазыйфа. Үзе чалмаса да, чалдырырга тиеш. Гаиләдә ир булмыйча, хатын балаларны ялгызы үстерсә, корбан чалдыру мәҗбүри түгел. Әгәр инде матди мөмкинлеге һәм теләге булса, чалдыра ала.
5. Корбан сарыгы итен, тиресен, йонын сатарга ярыймы?
– Юк, итен дә, тиресен дә, йонын да сатарга да, сатып алырга да ярамый. Корбан Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалына, өләшенә.
6. Корбан ите тәмьсез булса, аны кире тапшырып, акчаны кире алырга мөмкинме?
– Корбан ит өчен чалынмый. Кемгә нинди сарык туры киләсен алдан белеп булмый – тәкъдиргә каршы килү ул. Аллаһка якынаю уе, теләге булган кеше андый эшкә бармас.
7. Корбан чалучы өчен аерым кагыйдәләр бармы?
– Корбан чалучы мөселман булса, яхшырак, пычагын яхшы үткенләсен, чалганда сарыкка күрсәтмәсен.
8. Быел Түбән Камага узган еллардагы кебек сарыкларны алып киләчәкләрме?
– Бу хакта төгәл берни әйтә алмыйм, чөнки пандемия белән бәйле чикләүләр әлегә бар. Кешеләрне куркыныч астына куя алмыйбыз.
9. Корбанны ничә көн чалырга ярый?
– Ул Корбан бəйрəменең беренче, икенче һəм өченче көннəрендə чалына. Шулай да, иң фазыйлəтлесе – беренче көнне чалу. Корбан чалу вакыты бəйрəм намазы кылынганнан соң башлана. Корбанны төнлə чалу хупланмый.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев