Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Аллаһы Тәгаләнең «Әш-шәкүүр» исеме турында

Аллаһы Тәгаләнең «Әш-шәкүүр» исеме «күп рәхмәтле, яхшылыкны күп белүче», дигәнне аңлата. «Аллаһы сезгә колаклар, күзләр, күңел тойгылары бирде. Ләкин, ни өчендер, сез аз шөкер итәсез», дип язылган Коръәндәге «Мөэминнәр» сурәсенең 78 нче аятендә.

Шөкер итү кешенең үз файдасына булыр. Аллаһы Тәгалә кеше шөкеренә мохтаҗ түгел, чөнки Үзе байлыкка хуҗа. Иман китереп, игелекле гамәлдә булганнарны, Аллаһының иксез-чиксез нигъмәтләре көтә. Ул кешегә читенлек теләми, фәкать саф, пакь итәр өчен һәм нигъмәт бирер өчен, шуны таләп итә. Бәлки булганына сөенеп шөкер итәрсез? Ә без шөкер итәбезме? Бу сорауга җавапны һәркем үзеннән эзләргә тиеш.
Артык нәфесебез, тормыш мәшәкатьләре безнең канәгатьлек хисләрен оныттыра. Һәр адым саен «Әлхәмдүлилләһ» – дип кенә йөрисе урынга үзебезнең яшәешебездән зарланабыз, хөкүмәт җитәкчеләренә дә үпкә сүзләрен юллыйбыз. Аз малның да бәрәкәте күп булуы турында онытабыз.
Кайвакыт урынсыз сүзләребез өчен гафу үтенергә оялабыз. Шөкрана кылып яшәргә һәм гыйбадәт кануннарына буйсынырга насыйп итсәң иде, Раббым, Әш-Шәкүүрем.
Мөнирә МИҢНЕГАЛИЕВА, Үзәк мәчетенең «Асият» төркеме шәкерте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев