Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Аллаһы сүзен җиткереп

Түбән Каманың үзәк мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку бәйгесе узды.

Алар мәчеттә белем алу дәвамлыгы буенча өч номинациядә катнашты: беренче төркемгә өч ел укучы мөслимәләр керде, икенче төркемдә – алты ел, өченче төркемдә алты елдан артык гыйлем туплаучылар иде. Көчләрен сынап карарга теләүчеләр күп булды – бәйгедә барлыгы 38 хатын-кыз катнашты. Коръәни Кәримнең дөрес һәм моңлы укылышына гарәп теле һәм Коръән дәресләре укытучылары бәя бирделәр. Нәтиҗәдә, Миләүшә Латыйпова, Гөлсинә Галимова һәм Асия Курбеева җиңүгә иреште. Аларга бүләк итеп зәм-зәм суы тапшырдылар.
Үзәк мәчетнең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев