Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Зираттагыларны зиярәт кылгач...

Бу темага язаргамы-юкмы дип күптәннән уйланып йөрдем, чөнки бездә халык, күбрәк, күңелле хәлләр турында укырга ярата. Ә шулай да, Корбан гаетеннән соң шәһәр зиратына барып, анда җирләнгәннәрне зиярәт кылып кайткач, шушы язманы әзерләдем. Зиратта күргәннәремне язармын, әмма дини гыйлемем җитәрлек дип әйтә алмыйм, шунлыктан, гаепләмичә укыгыз. Быел Корбан гаетендә шәһәр...

Бу темага язаргамы-юкмы дип күптәннән уйланып йөрдем, чөнки бездә халык, күбрәк, күңелле хәлләр турында укырга ярата. Ә шулай да, Корбан гаетеннән соң шәһәр зиратына барып, анда җирләнгәннәрне зиярәт кылып кайткач, шушы язманы әзерләдем. Зиратта күргәннәремне язармын, әмма дини гыйлемем җитәрлек дип әйтә алмыйм, шунлыктан, гаепләмичә укыгыз.
Быел Корбан гаетендә шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның вәгазен тыңлаганнан соң күңелләр йомшарып, калебне самими бер хис биләде. Җилсез, кояшлы көн үзе үк зиратка барып, андагы каберлекләрдәге якыннарым, дусларым рухына дога кылырга өнди кебек иде...
Ун яшемдә чакта ук әнием вафат булды, шул көннән башлап зиратта әнием каберенә мин ятим сабыйның күпме күз яше түгелгәндер... Сүз ул хакта түгел, шул яшемнән ук, миндә кабер әһелләре булган туганнарымның, якыннарымның, дусларым-ның каберләрен зиярәт кылу аерылмас бер гадәткә әйләнде.
Гает намазыннан соң, икенче көнне шәһәр зиратына барып, туганнарымның каберендә алар рухына Коръән укыгач, дусларым рухына да дога кылырга булдым.
Башта үзем 13нче мәктәптә укыткан елларда ук җиңел атлетика буенча РСФСР һәм Татарстан чемпионнары булган Таһир Мәхмүтов кабере янына килдем. Аның кабере 9нчы кварталда, юл буенда, каберендә - чәчәк бәйләме, ә өлешчә үскән үлән каплаган фотосы «мине оныттыгызмени», дип әйтәдер кебек тоелды. Яшьләрнең җир куенында ятулары бик авыр, үзеңнән яшьрәкләрне күмгәндә, ничектер, үзеңне гаепле сизәсең. Таһир 40 яшькә дә җитмәде, күрәсең, ныгып, өлгереп җитмәгән организмына күп тренировка начар тәэсир иткәндер...
Габделхак ага Шакиров кабере янына киләм. Карт игенченең тынычлыгын сак-лагандай, кабере янында гына ике ак каен үсә, әйтерсең лә кабере дә аның исән чакта эшләгән эшен дәвам итә - кешеләрне тәрбияли. Кабере ташына бу шәхеснең үз тормышы девизы язылган:
Насыйп булды кешеләрне
Һәм тормышны үз итәргә.
Иман белән килдем җиргә,
Язсын шулай китәргә дә.
Габделхак аганы Түбән Кама шәһәре һәм районы гына түгел, бөтен Татарстан халкы үз итә иде. Мәрхүм энем, шагыйрь Әсгать Хәеркаев сүзләре белән әйткәндә:
Китап арты китаплар да
бастырмады,
Шигырьләрен йөрәгендә
ул саклады.
«Гармун алыйк әле,
дускай» җырын язды, -
Күңелебезнең иң түрендә
урын алды.
Габделхак аганың кабере янында гына - 1 нче мәктәптә биология укыткан, шул мәктәпнең тирә-ягын яшелләндерүгә күп көч куйган Мария Ивановна Әхмәтшина кабере. Үзе - мәрхүмә, ә мәктәп тирәсендәге агачлары исәннәргә шатлык өләшә.
Шунда ук - 27нче мәктәп директоры булган Роберт Сафиуллинның кабере. 1990 елда Татарстан укытучыларына тиешле хезмәт хакын тоткарлау очраклары булды. Педагоглар хәтерләсә, безнең Татарстан укытучылары башка республикадагы хезмәттәшләренә караганда күбрәк хезмәт хакы алалар иде. Аны «шәймиевский» дип атадылар, чынлыкта, аны «сафиуллинский» дип атау да ялгыш булмас иде. Чөнки республикада укытучыларга хезмәт хакы бирми торсалар яки биргән акчаның очны-очка ялгарга җитмәве аңлашылса, шунда ук забастовка белән яныйлар, ә аның башында Р.Сафиуллин тора иде. Шәһәребезнең мактаулы гражданины, укытучы Василий Игнатьев кабере янына килүче күп булганга ошый, кабере өстендә төрле-төрле чәчәкләр күп. Шулай булырга тиеш тә, чөнки ул шәһәргә үз кулы белән матди байлык тудыра торган күпме белгеч кирәген дә, кайсы үсмергә нинди һөнәр алу хәерле икәнен дә белә һәм йөзләрчә яшүсмергә тормышта үз юлын табырга ярдәм иткән кеше иде бит.
Аннан ерак түгел, Татьяна Глянц кабере. Ул 1нче мәктәп китапханәсендә эшләде, елның теләсә кайсы вакытында эш урынында тәртип һәм чәчәкләр була иде, хәзер инде каберендә дә, кайчан гына барсаң да, чәчәкләр.Кабер ташына тузан да кундырмыйча сөртеп торулары күренә.
Шәһәребез шәһәр булсын өчен бөтен гомерен багышлаган Риф Кашапов; шәһәр халкына җылы да, чиста да булсын өчен бөтен көчен куйган, шаяртып, үзен «шәһәрнең беренче дворнигы» дип атаган Фатих Котдусов; үзе бакыйлыкка күчкәч тә иҗат үрнәкләре шәһәрне бизәп торучы Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов -
аларның каберләре янына килгәч, «үзем исән чакта, халык өчен нинди игелек кылдым соң», дигән фикер киләдер инде гомер кояшы батып бара торган һәрбер кешенең башына...
Үлем дигәне (нинди ямьсез сүз!), күп вакытта, һич тә көтмәгәндә килә һәм кеше каушап, югалып кала, кемгә мөрәҗәгать итәргә, нәрсә эшләргә, кемнән ярдәм көтәргә белми. Туу гадәти хәл булган кебек үк, ни хәл итәсең, үлем дә котылгысыз, аннан качып калып булмый. Андый бәхетсезлек килә икән, Менделеев урамындагы 39нчы йортта урнашкан үлем-китем очрагы мәшәкатьләре белән шөгыльләнә торган оешмага (тел.:36-35-35) барырга туры килә. Зиратта кабер казу өчен, хәтерем ялгышмаса, 5 мең сум алалар, шул ук зиратта кабер ташларын да ясатырга була. Анысы, мөмкинлегеңә карап: 5,5 меңнән алып 40-45 меңгә кадәр. Шунда ук чардуганнар да саталар. Чардуган ярты метрдан биегрәк булмаска тиеш. Вафат булган кеше гәүдәсен күмү һәм, шулай ук, зиратка килү дә көн яктысында гына рөхсәт ителә.
Зиратта йөргәндә кабер-
ләрнең чисталыгына да игътибар иттем. Күп каберләрне тәртипләп, кадерләп тоталар. Арада, сирәк булса да, чүп баскан, чардугансыз, ташландык хәлдәге «ятим» каберләр дә очрый. Болар, чыннан да, ялгыз яшәгән һәм тормышта беркеме дә булмаган, яки юньсез бала үстергән яисә үзләре балаларын ятимлеккә ташлап, хатыннан-хатынга йөргән бәндәләрнекедер дип фаразладым.
Кайбер гаиләләрдә авырып урын өстенә калган карт-корыны тәрбия кылучы да, вафат булгач шәригать кушканча күмүче дә булмый (күршеләре я хезмәттәшләре күмә). Аның каравы, вафатыннан соң ярты ел узгач та, үләксә чукырга җыелган козгыннар кебек, әллә кайлардан әллә нинди туганнары килә. Исән чакта хәлен белмәгән, үлем чире белән тартышканда авызына су тигезмәгән ул мәнсез адәмнәр, сугыша-сугыша, я судлашып, вафат булган туганнарының квартирын һәм калган милкен үзара бүлешәләр дә, таралышалар. Хәтта каберенә исеме язылган таш куярга да «оныталар». Аллаһы Тәгалә һәркемне андый түбәнлектән сакласын.
Үзебезнең татар зиратында йөргәндә йөрәкне тырнаганы - кабер өстенә таудай биек таш куюлары һәм шул ташка үлгән кешенең портретын урнаштырулары. Безнең татар халкы, элек-электән, тыйнак һәм зыялы булуы белән аерылып торган. Динебез дә шуны хуплый. Вафат булган кабер әһеленең исемен язып, җыйнак кына таш кую исламда фарыз. Кабатлап әйтәм, кабер ташы һәм чардуган тыйнак булырга тиеш, ә кабер ташына рәсем кую тыела!
Игелекле тормышта, ягъни үзебез дә кешеләргә игелек итеп һәм кешеләрдән дә игелек кенә күреп, фани дөнья гына түгел, бакый дөнья да барын онытмыйча, исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп һәм аларның каберләрен шәригать кануннары буенча тәртиптә тотып яши алсак иде.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев