Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Зимагур димәсеннәр

"Туган як"ны караштырып утырганда, быел Сабантуйларның кайчан һәм кайда буласын укыгач, шушы милли бәйрәмгә бәйле бер вакыйга исемә төште. 15-20 еллар элек булган әлеге вакыйгага ул чагында әллә ни әһәмият бирмәгән идем. Яши-яши, төптәнрәк уйларга һәм күргәннәреңә нитиҗә ясарга өйрәнәсең икән. Түбән Каманың "җинаятьчеләр, хулиганнар шәһәре" дигән яман аты чыккан...

"Туган як"ны караштырып утырганда, быел Сабантуйларның кайчан һәм кайда буласын укыгач, шушы милли бәйрәмгә бәйле бер вакыйга исемә төште. 15-20 еллар элек булган әлеге вакыйгага ул чагында әллә ни әһәмият бирмәгән идем. Яши-яши, төптәнрәк уйларга һәм күргәннәреңә нитиҗә ясарга өйрәнәсең икән.

Түбән Каманың "җинаятьчеләр, хулиганнар шәһәре" дигән яман аты чыккан елларда авылыбыздагы Сабантуйга кайткач, туганнарым каберенә барышлый, бер авылдашымнан күптән түгел вафат булган сабакташымның кайда җирләнгәнен күрсәтүен сорадым. Киттек. Каршыбызга ике ир-егет очрады. Алар исәнләшеп үткәч, кемнәр икәнен сорадым юлдашымнан. Авылдан киткәнемә 40 елдан артык, яшьләрне белмим.

"Берсе - Ижаудан кунакка кайткан авылдашыбыз, ул мәрхүм Гафурҗанның улы. Ә кечерәк буйлысы - Түбән Камадан Сабантуйга кайткан зимагур", - дигән җавапны ишеткәч, гүя өстемә салкын су койдылар... Әңгәмәдәшем дә сизде моны, тик аны-моны әйтмәде. "Зимагур" белән "авылдашыбыз" сүзләрендәге аерманы зиратта гына аңладым.

Зиратта чисталык һәм тәртип иде. Юлда безгә очраган, Ижауда яшәүче авылдашның әтисе Гафурҗанның кабере дә кадерләп тотыла икән. Кабер ташында зур фотосы да тора. Ул елларда дин кануннарын бик белми идек әле... Авылда гомер кичерүче замандашларымның ул чагында исән булганнарына караганда, мәңгелеккә күчкәннәре күбрәк иде. Кабер ташлары шуны күрсәтә.

Сирәк булса да, өстендәге чүбе дә җыелмаган каберләр дә очрыйлар. Теге Ижаудагы аылдаш белән бергәләп, безгә каршы очраган егетнең әтисе кабере дә шундыйлардан иде. Бу дөньялыкта кемнең нинди балалар калдырганын өнсез каберләр сүзсез дә әйтеп тора.

Әңгәмәдәшем чит-ят җирләрдә гомер кичерүчеләрне дә туган авылыбызга алып кайтып җирләгәннәрен сөйләде. Авыл халкына бер тиенлек файда күрсәтмәгәннәре дә, бакыйлыкка күчкәч, беренче мәртәбә кендек каннары тамган туган туфрак кочагында ятарга телиләр икән. Шул чагында, "Түбән Камадан кайткан зимагурлар дамы", дип әйткәнемне сизми дә калдым.

"Әйе, - диде кордашым тыныч кына. - Ижаудагы авылдашыбыз әнисенә ярдәм итеп тора. Кече энесе дә, гореф-гадәт буенча, әнисе янында төп йортта калды. Ата-бабаларының нигезен ташламадылар. Авыл яши андыйлар булса. Әтиләре каберен дә онытмыйлар, Сабантуйга да бүләксез кайтмый, зиратны, мәчетне тотуга да өлеш кертә. Әйе, читтә яшәсә дә, ул - авылдаш! Ә зимагур дигәнем әнисенең акчасын да алып эчә, диләр. Синең Түбән Камада яшәгәнеңне беләм. Үзең укыган кеше, тиз төшенерсең дип уйлаган идем. Кешенең кайда яшәгәненнән чыгып түгел, ә кылган гамәленә карап бәя бирәбез".

Мин уңайсыз хәлдә калдым. Белем - бер нәрсә, ә акыл - икенче. Белемле кешеләрнең дә гади генә нәрсәне дә аңламавы мөмкин. Укымышлы җүләрләр дә очрый шул, дип уйлап куйдым, телем белән әйтмәсәм дә.

Авылдашлар белән елга бер мәртәбә Сабантуйларда гына очраша-очраша, күпме сулар акты... Менә тагын Сабантуйлар чоры җитте. Шәһәрләрдә яшәүчеләр дә, ашкынып, туган авылларыбызга кайтырбыз.

Читтә гомер итүчеләрнең күбесе өчен соңгы тукталыш булган зиратны тәртиптә тоту, Сабантуйларын уздыру һәм мәчет өчен, үзебезнең хәләл акчадан мулрак өлеш чыгару җаен карасак иде. Алайса, Сабантуйлар уздыру, гүр иясе булганнарны читтән алып кайтып туган авылы зиратында туфракка иңдерү, мәчетләрне тоту һ.б. - барысы да авыл халкы җилкәсендә.

Минем тәкъдимем шундый: Сабантуй оештыручылар, берсенә - "Мәчет һәм зиратка ярдәм", ә икенчесенә "Сабантуйга бүләк" дип язылган махсус әрҗәләрне мәйдан эченә куйсыннар иде. Читкә түгел, ә кеше күзе алдына. Шулай эшләгәндә, акчасын кесәсеннән чыгарырга икеләнебрәк торучы оялчанраклар да, тирә-яктагылардан уңайсызланып, тартмага акча салырлар иде.

Сабантуйлар күңелле узсын һәм сезгә үз авылыгыз бәйрәмнәрендә - читтән кайткан зимагур түгел, ә үз кеше, авылдаш булырга язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X