Туган як

Зәңгәр томаннар арасында...

Безнең бу Түбән Камада бүгенге көндә "Зәңгәр томаннар арасыннан эзләдем, таба алмадым", дип җырларга гына калды. Бәлки, җырлар идең, тик җырлаганда сулаган һавадан тончыгуың бар шул. Иртән эшкә барганда бераз саф һава сулармын дип, урамга чыгасың. Әмма кайчак бозылган йомырканы исе, ә кайчагында мичтәге янып бетмәгән кисәүне тартып алганда гына...

Безнең бу Түбән Камада бүгенге көндә "Зәңгәр томаннар арасыннан эзләдем, таба алмадым", дип җырларга гына калды. Бәлки, җырлар идең, тик җырлаганда сулаган һавадан тончыгуың бар шул.
Иртән эшкә барганда бераз саф һава сулармын дип, урамга чыгасың. Әмма кайчак бозылган йомырканы исе, ә кайчагында мичтәге янып бетмәгән кисәүне тартып алганда гына була торган зәһәр сасы ис каршы ала. Сүз уңаеннан, сасыган йомырка исен сизсәгез, бу һавада күкерт водороды күп таралган дигән сүз. Нәкъ менә шул, рак (яман шеш) килеп чыгуга гаепле дигәнне ишеткәнем бар. Ярый, сасы искә ияләнгән инде, шуларга өстәп, кул сузымы җирне дә күрә алмаслык итеп, куе томан таралган була. Курка калып, як-ягыңа каранасың, берәр җирдә янгын чыкмаганмы икән, дип. Томанның уңай яклары да юк түгел. Әгәр шул томан капламаса, аяз иртәләрдә химия предприятиеләре ягыннан ук башланып, ярты күкне каплап, я Зәй, яки Алабуга ягына таба агылучы каракучкыл зәһәр химия болытын күрүдән йөрәкләр алыныр иде. Бер яманның әнә шулай бер яхшысы да булгалый.
Шундый көннәр дә була, тизрәк өйгә кереп качып, бар тәрәзәләрне томалау ягын карыйсың. Олы кеше урамда йөргәндә бияләе яки кулъяулыгы белән авызын капласа, балаларның авызы һәрвакыт ачык. Үзләренчә нидер сөйләшәләр, сорашалар. Кыш көне авызларын шарф белән ябып куясың, анысы. Алга таба да һава шулай начар булса, маска яки респиратор кидермичә урамга чыгарып та булмас. Атмосферага таралган углерод оксидын, азот, күкерт һәм күмер водородын "рәхәтләнеп" сулый балаларыбыз. Шулай булагч, иртән сау-сәламәт булып бакчага һәм мәктәпкә киткән балаңның кичкә чирләмичә кайтасына кем гарантия бирә ала
Түбән Кама экологиясенең кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булуы турында гади халык бик яхшы белсә дә, һаман да күзгә төтен җибәреп ялганлап маташалар. Имеш, экологлар пробалар алып тикшерәләр һәм "бар да яхшы, нормадан артмаган" дигән ялган хәбәр тараталар. Гәрчә, экологиянең коточкыч начар булуын белеп торсалар да, алган пробаның чын дөресен яшереп, халыкны сабый баладай алдыйлар. Ә бит кешеләр Түбән Камадагы химия гигантларының биредәге халык торымышына тәэсире ачыктан-ачык күрсәтелгән документаль кино язма барлыгы хакында колактан колакка сөйләшәләр. Тик чебен дулап тәрәзә ватмаган кебек, халык узаралай сөйләшенеп кенә кала, бер нәрсә дә үзгәрми. Дөресрәге, үзгәртергә теләмиләр.
Шәһәребезнең зур предприятиеләре "выброс" күләменә карап, Россия бюджетына хәйран гына акча кертәләр, аның күп өлешен кире шәһәребезгә кайтарырлык булса иде, бәлки муниципалитет җитәкчелегенең шәһәребезне яхшырту ягын карар өчен җитәрлек акчасы булыр иде. Ә инде зарарлы матдәләрне күпләп һавага "томыручы" предприятиеләргә мохитне чистарту буенча яңа технологияләрне куллануны, үз җайланма-көйләнмәләренә модернизация уздыруны, производство калдыкларын экологик зыян килмәслек итеп утилләштерүне мәҗбүри таләп итеп куярга вакыттыр инде! Чит илләрдә дә андый предприятияләр аз түгел, ләкин аларда экологик чисталык - беренче урында. Бездәге шикелле: "Кемнең выбросы икәнен белмибез", дип сылтау тапмыйлар.
Табышка туймаган ачкүзләр, акчага кызыгып, зур-зур заводлар төзиләр, анда эшләүче һәм шәһәрдә яшәүче халыкның сәламәтлеге турында уйлап та карамыйлар. Кая анда халыкны уйлау! Табыш артыннан куучылар, биредәге химия белән бәйле кайбер предприятиеләрдә, зарарлы матдәләр аркасында төсен зәһәр яшелгә үзгәрткән карны, хәтта акка буяталар. Моны бит шул гади эш кешесеннән эшләтәләр. Шул юл белән, бирегә сирәк кенә килүче югары даирә җитәкчеләрнең күзләрен томалыйлар. Шулай булгач,Президент та, башкасы да каян белсен соң безнең экологиянең чаң кагар хәлгә калдырылганын...
Гадәттә, ак кар явуын күреп сокланабыз, шагыйрьләргә ияреп, "җир өстенә ак юрган ябылган", дияргә яратабыз. Бу аклык бик озакка бармый, көрән төскә керә. Берсендә шулай, ике яшь ярымлык кызым белән ишегалдына уйнарга чыктык. Үземчә, карның ак төстә икәнен аңлатасым килде. Балам: "Кар ак түгел, ул пычрак!", - димәсенме?! Игътибар белән карасам, чыннан да, шулай икән. Без аклыкка сокланырга тукталган кар көртле урын машина юлыннан да ерак, кышын тузан да очмый, җитмәсә, алдагы кичне генә кар да явып киткән иде. Әллә ничек, йөрәк сызлап куйды. Үземнең түгел, ә шушында яшәячәк кызымның киләчәге өчен... Химиянең, заводларның нәрсә икәнен, үзенең нинди һава сулавын белми шул әле сабый. Үзем әни буларак, минем дә сау-сәламәт балалар үстерәсем килә. Мине һәм башка әти-әниләрне балаларыбызның киләчәге бик борчый. Сулаганыбыз -"химия", эчкән суыбыз - кул юарга да яраксыз (шуның өчен күпме акча каералар бит әле!), ак дигән карыбыз - зарарлы матдәләрне ияртеп ява күктән...
Экологиясе тормыш өчен куркыныч булган Түбән Кама балаларына махсус санаторийларга бушлай путевкалар бирергә тиешләр. Дөрес, "ТАНЕКО"да әти-әнисе эшләсә, аларның сабыйларына санаторийларга юллама алу мөмкинлеге бар. Ләкин бөтен кеше дә заводта эшләми. Башка җирдә эшләүчеләрнең балалары каян ярдәм көтәргә тиеш?!
Табибларга килгәндә, балаларны тыңлап-язып кына калмасыннар иде (дөрестән дә безнең "медосмотрлар" шуның белән чикләнә), балаларның авыруларын баштагы чорында ук ачыклау мәсьәләсен дә карасыннар иде. Һәрберебезнең сау-сәламәт балаларыбызның шатлыклы көлү тавышларын ишетеп, йөгереп йөрүләрен күрәсебез килә. Әти-әниләргә аннан да зуррак байлык та, шатлык та юк.
Балаларның еш авыруына, дәваханәдәге чиратларга карап та, кайсы көнне "выброс" булганын белү авыр түгел. Баш авырта, күзләрдән яшь килә, сулыш алуы авырая, йоклаганда тын бетә, тамак төбен кырып тора, еш төчкертә. Андый көннәрдщ "инфекционка"га кемдер - "ас", кемдер "өс" (косып, эч китеп сыеклап тышка чыгу) белән эләгүчеләр кисәк күбәя. Табиблар андый авыруларга, кыш көне булганлыктан, "салкын тигән" (ОРЗ, ОРВИ), яки "тамак авыруы", дип кенә "диагноз" куялар, яки "йогышлы" авырулар исемлегенә кертәләр.
Болай зарлануымны укыгач, "ошамаса күченеп китегез", диючеләр дә булыр. Шулай тиз генә эшләнә торган булса, бүгенге Түбән Камада бер генә яшь гаилә дә, бер генә егет һәм кыз да калмас иде, ләкин бөтен нәрсә акчага кайтып кала. Гомере буе эшләп алган квартирларын сатып күченеп киткән кешеләр аз түгел, анысы. Тик яшьләргә һәм аз пенсия алучы өлкәннәргә нишләргә? "Пенсиягә чыккан кешеләргә болай да күп калмаган, күченеп йөрмәсәләр дә була", диючеләр табылыр, тик аларның да калган гомерләрен саф һава сулап яшиселәре киләдер. Яшләргә килгәндә, күбесе ипотекага "бәйләнгән" (түли), 15-25 ел үтмичә күченү турында сүз дә була алмый. Шулай итеп, менә шундый "яхшы" экологияле шәһәрдә яшәп калабыз. Ничек бар шулай килешеп яшәргәме, әллә алга-артка карамыйча, барын да калдырып качаргамы? Казанга күчеп киткән кешеләр арасында: "Казанны да бик чиста димиләр, тик шәһәр уртасында диярлек "Оргсинтез" эшләп торса да, йоклаган җирдән тын кысылып уянганыбыз юк һәм бетмәс ютәл белән интегеп, тамак төбе дә кырып тормый", диючеләр бар.
Безнең шәһәр ничә ел рәттән иң төзек шәһәрләр исемлегендә тора. Ул исемлеккә шәһәрнең чиста урамнарына, я матур итеп буялган йортларына карап кертәләрдер, мөгаен. Берәрсен һава чисталыгы кызыксындыра микән? Урамнарны җыештырып, йортларны буяп, агачлар утыртып, шәһәрне чистарткан кебек, көн саен завод торбаларыннан ургылучы күзгә күренмәс зәһәр химия төтенен чистартып булса икән ул...
Әгәр дә экологияне кайгырту кәгазьдә генә дәвам итсә һәм экологияне яхшыртканнары өчен дип, акча бәрабәренә, кайбер һава пычраткыч предприятие җитәкчеләренә, "экологияне саклаган өчен", медальләр һәм дипломнар өләшү уены туктатылмаса, алдагы егерме-утыз ел эчендә шушы матур шәһәребездән бөтен кеше качып бетеп (яки үлеп), гүзәл Түбән Камабыз вахта методы белән эшләүче "командировочный"ларның вакытлы тору урыны гына булып калмасмы?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: