Туган як

Үзенчәлекле алымнар кулланып...

Методик берләшмә эше киң колач алды. Ерак араны якын итеп, Яңа ел алдыннан Зәй, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарыннан, Түбән Уратма авылыннан, Кама Аланы бистәсеннән һәм Яр Чаллы шәһәреннән тәрбиячеләр фикер алышырга килделәр. Шәһәребезнең Рузинә Харисова җитәкләгән 1 нче балалар бакчасында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү үсешендә алгарышлы технологияләр куллану» дип исемләнгән төбәк семинары оештырылды.

Теркәлү узган вакытта ук, 1, 7, 11, 25, 39, 91 нче балалар бакчаларында хезмәт куючы педагогларның эшчәнлеге белән күргәзмәдә танышу мөмкинлеге тудырылды. Семинарның төп эшенә керешкәнче, ике төркемгә бүленеп, белем бирү барышын күзәттек, ягъни шөгыльләр карадык. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән (тәрбиячеләре И.Яруллина) «Кышкы урманга сәяхәт» кылсак, зурлар төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар (тәрбияче апалары Н.Обрезкова) Суның «тылсымлы» булуын төрле экспериментлар аша исбатлап күрсәттеләр. 
Шөгыльләрнең исемнәренә караганда, әллә нәрсә юк та кебек. Тик хикмәт исемдә түгел шул, эчтәлегеннән һәм тәрбияченең аны нинди алымнар кулланып уздыруыннан тора. Мәсәлән, балаларның математик күзаллауларын ныгыту, сөйләмнәрен үстерү өчен төрле ысуллар кулланылса, ял минутлары исә, җырлы-биюле уеннар белән генә чикләнмәде, күз күремен яхшырту өчен махсус күнегүләр дә ясадылар.
«Дуслыкта көч» дигән квест-уен мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларның (тәрбиячеләре Г.Хәмидуллина) танып белү-тикшеренү эшчәнлегенә генә түгел, иҗади сәләтләрен, бер-берсе белән аралашу осталыгын арттыруга да юнәлтелгән иде. Алар, үзенчәлекле алымнар кулланып, музыка бүлмәсенең төрле урыннарына яшерелгән кодларны таптылар, тудырылган каршылыкларны чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, кыш турында хикәя төзеделәр. Әкият геройлары да буш калдырмады үзләрен, берсеннән-берсе матур, ягымлы сүзләр язылган, күз явын алырлык кар бөртекләре бүләк иттеләр. Кыска вакыт аралыгында кирәкле мәгълүматны табу өчен, җитезлек кенә түгел, тапкырлык та таләп ителде, ә көндәлек эшчәнлектә әлеге алымнарны куллангач, барысы да тиз башкарыла. Әйтик, экранда бала артык рәсемне әйтүгә, ул шунда ук югала, киресенчә, кирәклесе пәйда була. 
Чыннан да, бүгенге көндә яшь буынны кызыктыру өчен алдынгы алымнар, технологияләр куллану мөһим. Бер акыл иясе әйтмешли, әгәр без бары тик кичәгечә генә эшләсәк, иртәгесе көнебез, бәлки, булмас та. Аеруча бүгенге үзгәрешләр заманында. Нәниләребез кулында тумыштан ук телефон, планшет, айпад, ноутбук, нетбук һ.б... Әти-әниләрдән аермалы буларак, аларның кулларына күбрәк килешә. Әйтерсең лә, ул җайланмалар шулар өчен уйлап табылган. Тик аларны күпме генә мактасак та, халык педагогикасыннан һич тайпылырга хакыбыз юк. Шуңа да яңалыкларны яклап, гадәти алымнарыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап, алтын урталыкны табып эшләргә тиеш булабыз. 
Балалар бакчасында Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү үсешендә заманча технологияләрне куллану, проектлаштыру, педагогик экспериментлар уздыруның мөһим һәм кирәкле эш булуын семинарның икенче төп өлешендә янә бер кат искәрттек, фикер алыштык.
Зәй шәһәреннән килгән тәрбиячеләр Т.Хәсәнова, В.Алексеева, Ч.Юзмухаметова, Г.Гыйльманова, рус телле балалар бакчасында эшләүләренә карамастан, татар телендә чыгыш ясадылар. «Халкыбызның күңел бизәге – беләзек», «Икмәк өстәлгә каян килгән?» дигән темаларга видеоөзекләр тәкъдим иттеләр, квест-уен технологияләре аша әкиятләрнең ничек сәхнәләштерүләре хакында фикерләрен белдерделәр. 
Мамадыш, Балык Бистәсе районнары, Түбән Уратма авылы, Кама Аланы бистәсе һәм Яр Чаллы шәһәре балалар бакчаларында хезмәт куючы педагоглар чыгышлары да тәрбияви әһәмияткә ия. Шәһәребезнең 64 нче балалар бакчасы педагогы Гөлфия Хәсәнова танып белү эшчәнлегендә Синквейн технологиясе куллануын, шуның ярдәмендә балаларның иҗади сәләтләре үсешенә зур йогынты ясалуын ассызыклады. Илһамия Гаффарова Сингапур системасы буенча ясалган уеннарга өстенлек бирә икән, шунда ук ничек кулланырга кирәклеген күрсәтте.
Гадәттә, башкарылган эшнең кыйммәте иң әүвәл бүгенге көн таләбенә җавап бирүе, нигезләнүе белән билгеләнә, ә соңгы бәяне күзәтүчеләр бирә. Шәһәребезгә килгән кунаклар бу юлы да эшебезгә югары бәя бирделәр, «тәрбия эшендә куллану өчен берсеннән-берсе мавыктыргыч алымнар алып кайтабыз» диделәр. 
Нурзия МИРХАЗОВА, 39 нчы балалар бакчасының югары категорияле өлкән тәрбиячесе, методик берләшмә җитәкчесе. 
Автор фотосы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: