Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Үзебезне алдарга юл куймыйк

Җылылыкка сезонлы тарифны ничек исәпләргә кирәклеген аңлап җиткермәүчеләр шәһәребездә күп булу сәбәпле, «Туган як» газетасында аңлатып язарга булдым. ЕРЦ һәм ЖКХ хезмәт-кәрләре аны бездән сер итеп саклыйлар һәм үзләренә кирәк кадәр түләтергә чамалыйлар. Җылылыкка тарифны болай исәплибез: квитанциядәге җылылыкка исәпләнгән 1 айлык сумманы (мәсәлән, август аеныкын, ләкин сентябрьнекен түгел, чөнки...

Җылылыкка сезонлы тарифны ничек исәпләргә кирәклеген аңлап җиткермәүчеләр шәһәребездә күп булу сәбәпле, «Туган як» газетасында аңлатып язарга булдым.
ЕРЦ һәм ЖКХ хезмәт-кәрләре аны бездән сер итеп саклыйлар һәм үзләренә кирәк кадәр түләтергә чамалыйлар. Җылылыкка тарифны болай исәплибез: квитанциядәге җылылыкка исәпләнгән 1 айлык сумманы (мәсәлән, август аеныкын, ләкин сентябрьнекен түгел, чөнки сентябрь ае яңача исәпләүгә кергәнлектән, җылылыкка тулысынча түләмәдек) 12гә тапкырлап ел буена түләнергә тиешле сумманы табабыз. Мәсәлән: 84нче сериядәге йортларның 2 бүлмәле квартирында яшәүче кешеләр өчен бу сумма 987,39 сум х12 = 11 мең 848, 68 сум була. Бу сумма, аны елның 12 аена яки 8 айга бүлеп түлибезме, аңа карап үзгәрми. Әгәр без аны 8 айга бүлеп түләсәк, һәр ай саен (11 мең 848=68 сум:8 айга) 1481,08 сум түләргә тиеш булабыз. Бу безнең сезонлы тариф була. Бу елдагы кебек сентябрь башыннан алып май беткәнче, ягъни 9 айга сузсалар җылылык бирүне, түләргә тиешле суммабыз тагын да азрак, бер айга (11мең 848=68 сум:9 айга) 1316,52 сум була.
Өч бүлмәле (84нче серия) квартирда яшәүчеләр өчен сезонлы тариф: (1337=11 сум х 12 айга =16 мең 044 сум:8 айга) 2005=66 сум була. Бу тариф счетчик күрсәтүенә карап кимрәк яки артыграк булырга мөмкин, ләкин, һәрхәлдә, газеталарда язганча 220 яки 300 сумга кадәр аерма булырга тиеш түгел. ЖКХ ике бүлмәле квартирлар өчен 2300 сум түләтергә җыена.
Россиянең башка төбәк-ләрендә ничегрәк соң? Мисалга, Пермь шәһәрендә мәйданы 37,8 кв.м. булган 1 бүлмәле квартир хуҗасы март ае өчен 609=59 сум, апрель аена 577=67 сум, ә мәйданы 98,3 кв.м булган 3 бүлмәле квартирда яшәүчеләр мартта 1489 сум түләсәләр, апрель аенда 1476 сум түләгәннәр. Пермьда кайнар суга тариф та 115,98 сум гына!
Ләкин безгә үзебезне алдатмаска мөмкинлек бар: бу мәсьәлә буенча мин шәһәр администрациясендә «прием»да булдым. Миңа: «Счетчиктан күрсәткечләрне язып алган вакытта йорт буенча «старший»лар катнашырга тиеш», диделәр. Димәк, безнең алдану-алданмавыбыз йортыбыз өчен җаваплы «старший»ларның ни дәрәҗәдә намуслы, җаваплы булуына бәйле булып кала. Әгәр шулай булмаса, 100ләрчә миллион сум халык кесәсеннән алынып (мин моны үзем исәпләдем), кемнәр өчендер алтын җимлеккә әверелә. Шуңа күрә, бер генә чиновник та, коммунист депутат Николай Максимовтан башка, бер генә депутат та халыкны якламый. Без үзебез тырышмасак һәм Максимовка үз проблемабызны хәл итүдә терәк, ярдәмче булмасак, ул коммунист депутат кына безнең мәсьәләләрне хәл итеп бетерә алмас.
I һәм II группа инвалидларга да киңәшем бар. Кемнәрнең торак мәйданнары тиешле нормадан аз гына күбрәк булса да, ЕРЦның сентябрь ае өчен квитанцияләре белән социаль яклау бүлегеннән асларына саннар һәм «норматив, факт.» сүзләре язылган квитанцияләр килде. Факт сүзе астында безнең фактта бер ай коммуналь хезмәтләргә түләнгән сумма (уртачасы) булырга тиеш. Ул һәр квитанциядә күрсәтелгән. Ә нормативны үзеңә исәпләргә кирәк. Моның өчен норма буенча сезгә ничә кв.метр тиеш, шул сан белән квитанциядәге бөтен тарифларны тапкырлап, бергә кушасың. Шул сан була норматив. Кайнар суга норма - 3,28 куб.м, салкын суга - 6,21 куб м, водотведениегә 9,49 куб м дип алырга һәм әле ОДНны да кушарга онытмагыз. Мин исәпләгән саннар белән квитанциядәге саннар чагышмады. Мәсьәләне социаль яклау хезмәткәрләре үз файдаларына хәл иткәннәр. Шуңа күрә ул саннарның дөреслеген тикшерергә кирәк. Нәтиҗә шундый: димәк, инвалидларның льготасына социаль яклау тармагындагылар да битараф түгел.
Торак-коммуналь хуҗа-лыкка бәйле яңа тарифлар мәсьәләсендә мин Татарстан дәүләт советы депутаты Борһанов янына да бардым. «Бу саннарны расшифровать итегез», дигән җавап ишеттем. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Г.Ямалиевага да күрсәттем. Без бу саннарны бирмибез, ЕРЦ бирә, дигән фикер әйтте. ЕРЦга киттем. «Ул саннарны без бирмибез, безнең квитанциягә ияртеп, соц.защита үз квитанциясен җибәрә», диделәр. Кыскасы, үзем белән, «аптыратыйммы-йөдәтимме» уены уйнау-ларын аңладым. Икенче мәртәбә шул ук оешмаларны йөреп чыгарга инвалид кешенең хәле, йөрәге чыдыймы соң?!
Тагын бер нәрсәне язарга онытып торам. Рәсәй хөкүмәте җитәкчелеге Татарстан инвалидларыннан (илнең башка регионында бу хәл юк) бушлай дару бәясен льготадан тотып калып 22,7 миллион сум табыш алмакчы иде, Аллаһы Тәгалә аңа дистәләгән миллиардларча бик тә әрнүле чыгым ясады. Чиркәүгә кереп чукынып йөрү генә ул Аллаһыга ышану түгел шул. Дин чиновникларга һәм депутатларга бердәм фронт булып халыкны таларга кушмый. Я, Раббым, кемнәрнеңдер гаебе өчен гаепсез кешеләрне газабыңнан сакла...
2016 ел башында Рәсәй фәкыйрьләрен тагын бер яңалык көтә. Рәсәй хөкүмәте үз ярлылары өчен азык-төлек продуктларына карточка системасы кертергә җыена. Уйлап карагыз! Бу чара безнең матди хәлебезне «яхшыртыр» өченме, әллә сәламәтлегебезне «ныгытырга» ярдәм итәрме? Рәсәй чит илгә сатарга үтмәгән азык-төлек белән безне сыйларга җыена, ахрысы. Әзер булыйк, үлчәүгә пенсионерларның (артык күп үрчедек, саныбызны киметү өчен нинди чара да ярый) сәламәтлеге һәм гомере салынган.
Халидә МӨХӘММӘТОВА,
икенче группа инвалид.
Түбән Кама шәһәре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев