Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Үзебез гаепле

Бервакыт Майамидан кайткан танышым, «киткәндә татар телендә китапларны Казаннан сатып алам», дип сөйләгәч, сүзләре күңелне тырнап алды. Без башкала булмасак та, китап кибетләре бар бит. Кибетләре бар, ә менә татар телендә китаплар юк икән.

«Олимп» сәүдә үзәге янындагы йортка дүрт ел элек күченеп яши башладым. Үзәк ачылгач та, андагы китап кибетенә, кечкенә улыма татар телендә әкиятләр һәм шигырьләр сатып алу өчен  кергәләдем. 
Ул вакытта сайлау мөмкинлеге әллә ни булмаса да, өч киштә тулы иде: берсендә – балалар өчен, икенчесендә мәктәп дәреслекләре, өченчесендә зурлар өчен әдәбият урнаштырылды. Балалар өчен, нигездә, берничә телгә тәрҗемә ителгән Габдулла Тукай әсәрләре, шигырьләр иде, сирәк кенә хикәяләр, әкиятләр күренгәләде. Әйтерсең, татар телендә башка китаплар, гомумән, юк. Рус әдәбияты белән ышыклап тутырылган киштәләрдә әкиятләр чәчелеп ятканда, мин үз балама татар халык әкиятләре таба алмадым. 
Әмма тора-бара, китаплар саны кими башлады: башта ике киштә генә калдырдылар, аннары, боларга бара, дигәндәй, бөтен китапны бер киштәгә сыйдырганнар. Анысы да – иң астагысында. Әле бервакыт килеп керсәм, реклама йөзеннән булса кирәк, Муса Җәлил китабын тышлыгы белән сатып алучыларга таба куйганнар. Алар нәрсә әйтергә теләгәннәрдер инде, ә мин исә бу күренешне: «Муса Җәлилегез дә идәннән ары күтәрелә алмый», дип кабул иттем һәм сатучылар янына килдем. «Нишләп татар телендә китапларыгыз астагы киштәдә урнашкан һәм көннән-көн кими бара?» – дип сорагач, күз дә йоммыйча: «Һәрвакыт шулай булды», – дип җавап бирделәр. 
Татар китапларын укымыйлар, диләр. Бәлки дөрестер, Алмаз Хәмзин, Мәдинә Маликова, Галимҗан Ибраһимов һ.б. миңа гына кирәктер. Тик кибет китап белән шыплап тулган бит. Алар арасында да айлар буе укылмаганнары бардыр. Үзебез мыскыл итәргә ирек биргәч, ник мыскыл итмәсеннәр ди? Әле шушы көннәрдә берәр кызыклы әсәр кайтмады микән, дип тагын китап кибетенә кердем. Кара әле, китаплары ике киштә булган бит! Баксаң, балалар әдәбиятын да, олылар өчен булганнарын да рус китаплары белән аралаштырганнар. Бала өчен тагын берни тапмасам да, үземә Һади Такташның басмасын сатып алдым – «Мәхәббәт тәүбәсе»н, «Алсу»ын хәтеремдә яңартыйм әле.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев