Туган як

Зарлар нигезле булырга тиеш

Урамда бозлавык булса да, юлларда чокыр күрсәк тә, торак-коммуналь бәяләрдән дә зарланабыз. Шөкер, хәзер зарны җитәкчеләргә дә, махсус оешмаларга да җиткерергә мөмкинлек бар. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә эш башкару һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш бүлеге начальнигы Марина Маркова әйтте.

Зарларын белдереп, иң күп мөрәҗәгать итүләр торак-коммуналь хуҗалыгы эшенә кагыла: кешеләрне ишегаллары, подъездлар эче пычрак булу, бозлавык вакытында ком сибелмәве, гаризаларны җавапсыз калдырулар һ.б. борчый. Торак хезмәтләре өчен түләү бәяләреннән, лифтлар, подваллар, канализация торбалары, почта әрҗәләре торышыннан зарланалар. Рекорд куючылар да бар: фатир диварларында һәм түшәмендә хасил булган күгәректән, җөйләрдән салкын керүе турында булган 115 зарның 46сын Хәлимов фамилияле кеше белдергән.
Темалар арасында шулай ук төзекләндерү (юлны ямау, кардан чистарту һ.б.), социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәни-социаль хезмәт күрсәтү һ.б.), торак шартларын яхшырту, төзелеш тә бар. Соңгы арада шактый кеше «Триумф-НК» торак кооперативыннан зарланып, акча кайтаруларын сорап яза. «Халык контроле» порталына язучылар да артты. Узган ел 2018 ел белән чагыштырганда гаризалар саны 30 процентка арткан.
– Президентка яки хакимияткә зарлану мәҗбүри түгел, чөнки ул сорауны хәл итү өчен барыбер Түбән Камага юллаячаклар. Һәр хат өч көн эчендә теркәлә һәм, чарасын күрү өчен, тиешле урынга яисә җиде көндә башка идарәгә җибәрелә. Кирәк вакытта җитәкчеләр урынга да чыгып, хәлне тикшерәләр. Әмма хат дөрес итеп язылмаса яки мәсьәлә судта каралырга тиеш булса, аны тикшерүдән баш тартырга мөмкиннәр, – дип аңлатты Марина Маркова.
Хатта кеше хокукларын бозучы кануннар күрсәтелергә, ул өстәмә материаллар белән тулыландырылырга тиеш. Аннары мөрәҗәгатьтә конкрет сорау бирелмичә, «сүз боткасы» белән тулса да, җавапсыз калырга мөмкин.
Россия гражданнары буларак, хатны хакимиятнең теләсә нинди органнарына – мэрга да, шәһәр һәм район башкарма комитетына, башка төрле оешма җитәкчеләренә дә юлларга мөмкин. Узган ел Түбән Кама муниципаль районы башлыгы 150 кешене кабул иткән. Бирелгән 106 сорауның 36сы хәл ителгән, 34енә аңлатма бирелгән, 36сы буенча эш бара.
НТР телерадиокомпаниясе даими оештырып торган «Туры элемтә»дә дә түбәнкамалылар актив катнаша. Әйтик, узган ел 120дән артык мөрәҗәгать (телефоннан шалтырату, СМС-хәбәрләр, электрон хатлар) барып ирешкән. Шулай ук тәүлек әйләнәсендә «Баш телефон» эшли. Шунысы да бар, кешеләр зарланып кына калмый, араларында рәхмәт җиткерүчеләр дә, мактаучылар да була.
Әлбәттә, үтәлмичә калган гаризалар да бар. Нигездә, аларны үтәү зур чыгымнар сорый. Мәсәлән, 2013-2014 елларда Шинчылар урамында юлны төзекләндерүне сораучыларның теләге быел гына тормышка ашачак.
Кайбер үтенечләрне үтәүдән җитәкчеләр баш тартырга мәҗбүр: андыйларга контейнерлар мәйданчыгын яктыруны тәэмин итү, Лемаев скверына элекке эскәмияләрне кайтару, юлларда хәрәкәтне оештыру программасы буенча каралмаган юл аша чыгу урыннары булдыру һ.б.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: