Туган як

Замана узындырды...

Патша заманында хатыннарның хокукларын кысып бик дөрес эшләгәннәр, дип уйлыйм. Үзем хатын-кыз затыннан булсам да, безгә артык ирек бирүне хупламыйм. Чөнки ирек бирсәң, кирәгеннән артык узына башлый «гүзәл затлар». Ирләрдән уздырып сүгенәләр, пош-пош тәмәке тарталар, шешәләп сыра эчәләр. Соңгы елларда тагын бер шаукым башланды - бар хатын-кызлар рульгә утырырга омтыла....

Патша заманында хатыннарның хокукларын кысып бик дөрес эшләгәннәр, дип уйлыйм. Үзем хатын-кыз затыннан булсам да, безгә артык ирек бирүне хупламыйм. Чөнки ирек бирсәң, кирәгеннән артык узына башлый «гүзәл затлар». Ирләрдән уздырып сүгенәләр, пош-пош тәмәке тарталар, шешәләп сыра эчәләр.
Соңгы елларда тагын бер шаукым башланды - бар хатын-кызлар рульгә утырырга омтыла. Аек килеш юньләп машина йөртә белсәләр бер хәл, исерек хәлдә рульгә утыручылар да бар бит. Әнә, шәһәребездә яшәүче Алсу исемле бер «автоледи» салмыш хәлдә инле өченче мәртәбә «гаишник»лар кулына эләкккән. Уйлап карагыз - өч мәртәбә бит, бер генә түгел! Әле эләкмәгән очраклары да булгандыр... Югыйсә, бер мәртәбә килеп капкач, акылга килергә вакыт. Өстәвенә, «права»сын да алган булганнар. Икенче мәртәбә эләккәч, закон буенча 30 мең сум штраф салынган аңа. Юк, монысыннан да сабак алмаган, тагын салмыш хәлдә руль артына утырган. 34 яшьлек бу «гүзәл зат»ны хәзер инде 2 елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Тик, ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керерме икән...
Соңгы ике елдагы ГАИ хәбәрләренә күз салсак, мондый очраклар әледән-әле булып тора. Исерек «гүзәл затлар» я машина белән каплана, я авариягә очрый. «Гаишник»лар туктатса, сүгенә, кыйнаша, тырмаша башлыйлар.
Әйе, хәзерге «демократия» заманында хатын-кыз заты үз дәрәҗәсен нык төшерде.
Россиянең үзәк каналларында бара торган «шоу»- ларда баласының кемнән булганын үзе дә белмәгән хатыннар герой булып утыра. Бичара сабыйларның әтисе кем икәнен белү өчен ярты шәһәр, поселок, авыл ирләре ДНК анализы бирергә мәҗбүр була. Бу очракта җүнле хатын-кыз булса бераз оялыр иде, ә алар чекрәеп, оятсыз танаулары белән объективка кереп китәрдәй булып утыра.
Хатын-кыз - гаилә учагы җылысын саклаучы, балаларга акыллы, үрнәк ана, иренә пар канат булырга тиеш тә бит. Тик менә араларында «яшел елан» белән дуслашуны өстенрәк күреп, азып-тузып йөрүчеләр күбәйде шул...
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: