Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Замана - көчленеке, оятсызныкы

Ил эчендәге һәм дөнья күләмендәге тормышта да моның шулай икәне билгеле. Көчле СССР байлыгын - югары посттан башлап, республика һәм крайлардагы власть көченә ия оятсыз ертлачлар кычкыртып талап, "прихватизация"ләп бетерделәр. Халык илнең электр, газ һ.б. тармагы предприятиеләренең сукыр бер тиенгә ярамаган акция кәгазьләрен тотып, авызын ачып калды. Ә дөнья жандармы...

Ил эчендәге һәм дөнья күләмендәге тормышта да моның шулай икәне билгеле. Көчле СССР байлыгын - югары посттан башлап, республика һәм крайлардагы власть көченә ия оятсыз ертлачлар кычкыртып талап, "прихватизация"ләп бетерделәр. Халык илнең электр, газ һ.б. тармагы предприятиеләренең сукыр бер тиенгә ярамаган акция кәгазьләрен тотып, авызын ачып калды. Ә дөнья жандармы АКШ, илебезнең оборона куәтен киметү өчен, исерек Ельцин, бушбугаз Горбачев кулы белән, күпме коралыбызны юкка чыгартты. Аларга алмашка килгән хәзерге ил башлыгы җитәкчелек иткәндә инде оборона милкен тәмам таркатып, талап бетерделәр. Әгәр иң югарыдагылар фатыйха бирмәсә, бу мөмкин булыр идеме? Киресенчә булса, илнең иминлеген, халкының тынычлыгын куркыныч астына куйган Васильева белән Сердюковны гомерлеккә зинданга ябарлар иде!

Якшәмбе кичендә "1 канал"дан сәяси хәбәрләр карап утырдым. Америка ягының Украинадагы сугыш өчен безнең Россияне гаепләп сөйләгәнен ишеткәч, авыр булды. Украинадан 700 чакрым ераклыкта - Әстерхандамы шунда - хәрби өйрәнүләр уздырыла икән. Америка шуны Украина чигендә дип сөйли. Безнекеләр моның дөрес түгеллеген, АКШтагыларга башта әле географик картаны өйрәнү кирәклеген әйтәләр. Тик үзеннән башкаларны ишетергә теләмәүче АКШка безнекеләрнең әнә шуны аңлата алмыйча, чарасызлыкка төшкәннәре сизелә. Политологлар фикере дә китерелә. Тик, телевизор караучы беркатлы халкыңа ник сөйләргә аны?! АКШның чын йөзен күрсәтер өченме? "Салкын сугыш" елларында без аны бик яхшы аңладык. АКШка аңлат, аны Россия белән исәпләшергә мәҗбүр ит! Тик анысы өчен, СССР чорындагы кебек, дөньядагы капиталистик илләр исәпләшердәй көчле һәм заманча коралланган армияң булырга тиеш.

Илеңнең армиясен тезләндергәнсең, ВТОга кертеп, икътисадын бугансың һәм авыл хуҗалыгы һ.б. өлкәдә эшләүче халыкны эшсез, акчасыз калдырып, тагын да хәерчеләндергәнсең икән, димәк, аңа карата явызлык кылгансың. Тарих аренасында процесслар билгеле бер закончалыкка нигезләнеп, спираль рәвешендә бара һәм явызлык та явызлык тудыра. Власть көченә таянып, үз халкыңа карата явызлык кылсаң, синнән көчлерәкләр үзеңә карата тагын да ныграк явызлык эшләячәк. Бүгенге көндә илебез мисалында шул күзәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев