Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Үз шакшыбызга батабыз бит

Язын кар эри башлагач, өмәләр башланганчы, шәһәр халкының чын йөзе күренә. Бигрәк ямьсез, күңел кайтаргыч күренеш ачыла башлый. Кар катламыннан арчылган җирдә ниләр генә аунамый: буш сыра шешәләре дисеңме, тәмәке, чипсы, кипкән ипи, шоколад, сагыз каплары - бары да бар. Аларны сабый балалар гына ташламый - зурлар эше бу. Биредә...

Язын кар эри башлагач, өмәләр башланганчы, шәһәр халкының чын йөзе күренә. Бигрәк ямьсез, күңел кайтаргыч күренеш ачыла башлый. Кар катламыннан арчылган җирдә ниләр генә аунамый: буш сыра шешәләре дисеңме, тәмәке, чипсы, кипкән ипи, шоколад, сагыз каплары - бары да бар. Аларны сабый балалар гына ташламый - зурлар эше бу.
 
Биредә сыңар оекларга кадәр аунап ята хәтта. Әллә хуҗасы ялан тәпи кар өстеннән йөрергә яраткан, әллә оек үзе хуҗасыннан чыгып качкан. Үзләрен кайгыртучан итеп күрсәтергә яраткан кайберәүләр хуҗасыз этләр-песиләр өчен дип, кардан ачык урынга ризык калдыклары ташлап китә. Әллә ризыклары урам песиләре ашамаслык, әллә күп ташлыйлар - көннәр җылыта башлауга, алар сасып ята. Песи-ләрне кызгануын кызганалар да, тик хуҗасыз хайваннарын өйләренә алып кайтырга гына ашыкмыйлар.
 
Югыйсә, шәһәрдә чүп савытлары да аз түгел. Үз кү-зәтүемнән чыгып әйтәм, аларны еш чистартып, чүпләрен алып торалар да... Тик кулларындагы чүпне савытка салучылар гына сирәк. Чүпне янәшә торган савытка салган кешене геройга тиңлибез бит хәзер. Ә инде йөртергә алып чыккан эте артыннан җыештырып йөрүче чит планетадан килгән җан иясенә тиң. Этләре затлы нәселдән - сүз дә юк. Ә хуҗалары?..
 
Хәзер 10, 50 тиен акчалар белән кесә пычратып йөртмиләр, шунда ук ташлап калдыралар. Мәзәк ясап бервакыт җыя башлаган идем дә, кирәге чыкмагач, үзем дә җыйганын бәреп калдырдым. Нәрсәгә ул вак-төяк? Хәзер кибетләрдән алган товарга да карточка белән генә түлибез. Аннан, тиенле әйбернең кибет киштәләрендә булмаганына дабиш былтыр инде. Кондук-торларның да бик аласы ки-
леп тормый вак акчаны. Усалраклары үзеңне эттән алып эткә салып ачуланып ата, юашрагы, акчаны алса да, борын эченнән мыгырданып җанга тия.
 
Кар эреп бетүгә, хакимият барыбызны да әйдәкләп, мәҗбүриләп, өмәләргә куып чыгармаса, билләһи дип әйтәм, үз чүбебезгә үзебез
күмелеп, тончыгып бетәчәкбез. Бу урында минем аларга рәхмәттән башка сүзем юк.
 
Кыш буе җыелган чүп-чарны җыештырттырып, шәһәрне адәм карарлык хәлгә керттерәләр бит. Таякның авыр башы дворникларга да төшә, әлбәттә.
 
Аннан, азмы-күпме вакыт узуга, тагын шул ук шапшаклык башлана: тәмәкесе беткәч, кабын җиргә бәрү, суын эчкәч, шешәсен урам уртасында ташлап калдыру һ.б.
Урыслар әйтмешли, чистарткан җир чиста түгел, ә чисталыкны саклый белгән җир генә чиста, пөхтә була шул. Ә безгә мондый дәрәҗәгә җитәргә ай-һай ерак әле...
 
Шәһәрдә матур, ял итү урыннары күп, ә халкының тәрбиясе юк. Без үзебез акылга килеп, артыбыздан җыеп йөрмәсәк, балаларыбызны яшьтән үк чисталыкны сакларга өйрәтмәсәк, моны безнең өчен беркем эшләмәс.
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев