Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Үз мәктәбенә ярдәм йөзеннән

Түбәнкамалы Тимур Мөстәкыймов исеме музыка дөньясында күпләргә таныш. Озак еллар дәвамында Америка Кушма Штатларында яшәүче пианист туган шәһәренә кайтып, хәйрия концерты бирмәкче була.

Бала чагында әти-әнисе бию түгәрәгенә бирсәләр дә, малайны күбрәк залда торган пианино кызыксындыра. Аның янына килеп, клавишаларына баскалап карый. 
– Моны күреп, бию дәресләрендә пианинода уйнаучы ханым башта мине сынап карады, аннары әни белән килергә кушты. Сүгәр, дип курыктым, киресенчә, әнигә «балагызда сәләт бар, музыка мәктәбенә бирегез», диде, – дип искә ала Тимур Мөстәкыймов.
Шулай итеп, тугыз яшьлек малай музыка нигезләрен өйрәнә башлый, аннары Казан дәүләт консерватория каршындагы көллияттә, консерваториянең үзендә белем ала. Укуын Американың Нью-Йорк шәһәрендә дәвам итә. Хәзерге вакытта Тимур – күптөрле илкүләм һәм халыкара конкурслар җиңүчесе. Әле күптән түгел Кытайда тугыз концерт куйган. Ә 4 сентябрьдә ул Түбән Камада хәйрия концерты оештырырга җыена, җыелган акчаны исә үзе укыган музыка мәктәбенә тапшырырга ниятли. Чараны музыка көллиятендә уздырырга планлаштыралар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X