Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Үз эшенең остасы ул

Сүзем гомеренең 35 елын китапханәче булып хезмәт куйган, бүгенге көндә Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Шәйхразый кызы Гыйбадуллина турында. Күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары – аның озак еллар тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе. Китапханә инде ничә мәртәбә төрле республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар алып килә. Әйтик, 2013 елда Ширәмәт авылы халкы тарихы хакында материал туплап, китапханә республика конкурсында беренче урынга чыкты. Ә 2017 елда мәдәният хезмәткәрләре арасында үткәрелгән конкурста Гүзәлия Шәйхразый кызы Татарстан хөкүмәте грантына ия булды. Һәм менә тагын бер шатлыклы вакыйга – аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Шул уңайдан, татар халкы өчен тырышып хезмәт куючы, милләтебезнең үткәнен кайгыртып, киләчәге өчен ут йотып йөрүче Гүзәлия Гыйбадуллина белән китапханәдә очрашып, әңгәмә кордык.

– Гүзәлия ханым, сез кайсы як гүзәле? Мәктәптә укыганда ук шундый җитез идегезме, әллә йөргән таш шомара, дигән кебек, яши-яши чарландыгызмы?
– Тумышым белән мин шушы район кызы, Кызыл Чапчак авылыннан. Укыганда ук бөтен сыйныфыбыз белән актив идек. Мәктәп елларын әле дә сагынып искә алам. Укытучыбыз Разия Сәхипова безне туплап, юнәлеш бирүче булды. Рәхмәт аңа.
– Ә ни өчен китапханәче һөнәрен сайладыгыз? Сер түгел, халык арасында бу һөнәр ияләре турында иң эшсез кешеләр дигән фикер яшәп килә...
– Һәр һөнәрнең үзенчәлеген, катлаулыгын бу өлкәдә эшләүчеләр генә белә. Китапханәчеләрнең дә эшләре җаваплы һәм бик күп төрле. Без халык китап укудан бизгән вакытта, аларда китап укуга мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләргә тиешбез. Татар халкының классик әдипләрен, шагыйрьләрен халык хәтерендә саклау, замана язучылары белән таныштырып бару да безнең өстә. Китапханәгә халыкны җәлеп итәргә, кызыксындырырга тиешбез. Монда килгәндә күргәнсездер, янәшәбездә «Нардуган» ансамбле. Менә шунда әти-әниләр балаларын алып килгәч, тагын телефоннарына карап утырмасыннар, вакытлы матбугат белән булса да танышып торсыннар дип, кереп, һәрберсе белән шәхси әңгәмәләр үткәрәбез. Эшебезнең нәтиҗәсе күренә, әти-әниләр әкрен генә китапханәгә тартыла.
– Язучылар белән таныштыру дигәннән, «Кунакчыл Түбән Кама» проекты, ялгышмасам, сезнең идея бугай?
– Әйе, бу әле яңа проект. Ул быел гына эшли башлады. Тик шулай да инде шактый гына язучылар кунакта булырга өлгерде. Рәзил Вәлиев, Клара Булатова, Зифа Кадыйрова, Резедә Вәлиева, Шәмсия Җиһангирова...
– Әле шушы көннәрдә генә «Очрашулар кирәк безгә...» дигән кичә булды. Кызганыч, бара алмадым...
– Бик күңелле чара булды ул. Анда ут күршеләребез Чаллы шәһәреннән Факил Сафин, Түбән Камада эшләп килгән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әдипләре, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары катнашты. Бик эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы очрашу булды дип, ышанып әйтә алам. Бу ел вакыйгаларга бик бай бит. Татарстан язучылар Союзына – 85 ел, Татарстан АССРга – 100 ел, Татарстан китап нәшрияте оешуга да – 100 ел. Без менә шушы истәлекле вакыйгаларга бәйле чара итеп үткәрдек. Соңгысы булмас дип, әйтим әле.
– Тагын китапханә эшенә әйләнеп кайтыйк әле. Китапханәче булырга  кайда укыдыгыз, кайларды эшләдегез?
– Мин башта Алабуга шәһәренең мәдәният-агарту училищесын тәмамладым. Аннан башкалабыз Казанга мәдәният институтына юл тоттым. Шунда үземә насыйп яр табып, кияүгә чыктым. Мин укуны тәмамлап, Зәй шәһәренә киттем, ирем соңгы елын укып калды. Аннан бергәләп, Мамадыш районының бер авылында эшләдек. Ә менә 1985 елдан инде Түбән Камада.
– Ирегез кайсы өлкәдә хезмәт куя? Эшегезне аңлыймы? Сез бит җәмәгать эшлеклесе – «Ак калфак», «Түбән Кама шәһәре һәм районы хатын-кызлары» оешмалары, Татарларның Бөтендөнья конгрессы әгъзасы.
– Ирем  Вакыйф, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Иремнән уңдым, Аллага шөкер. Нигә тотынса шуны эшли, оста куллы, яхшы холыклы. Ул һәрвакытта миңа терәк-таяныч булды. Үзе авылда йорт салып кергән кеше ул. Ике кыз үстердек. Алар педагог һөнәрен сайладылар. Бүгенге көндә 3 онык сөябез. Тормышымнан, иремнән, балаларымнан бик канәгать.
– Әңгәмәбез ахырында, үземне кызыксындырган тагын бер нәрсә хакында сорамый кала алмыйм. Сез бит инде бик күп еллар төрле чаралар өчен сценарийлар язасыз. «Авылым хуҗабикәсе» конкурсы, «Җидегән чишмә», Сабантуйлар, язучылар биографияләрен өйрәнү – бик күп бит алар. Менә шушы эшләрегезне китап итеп чыгару теләге юкмы? Бу китап чыкса, китапханәчеләр өчен генә түгел, укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар өчен бер дигән кулланма булыр иде.
– Теләк тә, ният тә бар анысы. Материал инде күптән әзерләнгән. Тик хәзер бит бар нәрсә дә акчага килеп терәлә. Мин ишектән ишеккә, акча сорап йөрүче түгел. Әгәр дә берәр татар эшлеклесе  ярдәм кулы сузса – бик рәхәтләнеп китап итеп туплап, бастырыр идем. 
– Коллектив ничек?
– Коллективта без алты кеше. Бер гаиләдәй дус тату эшлибез. Китапханәдә үз эшен яратмаган, очраклы кеше эшли алмый. Иртән килүгә бергәләп, башкарыласы эшләрне планлаштырабыз. Кайгыларыбыз да, шатлык-сөенечләребез дә уртак.
– Тырышып, үз эшегезне яратып башкарганыгыз күренә. Китапханәгә килеп керүгә рухи җылылык, миллилек сизелә. Җанга рәхәт була, күңелгә тынычлык килә.
– Эшлисе эшләр шактый. Күңелдә әллә нинди яңа идеяләр тулып тора.  Җиң сызганып эшләргә әле исәп. Без бит татарлар – шундый бай тарихлы, Мәрҗәниләребез,Тукайларыбыз, Җәлилләребез булган халык.
Әңгәмәне Илһамия ГАФФАРОВА алып барды. 
М.Кучкаев фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев