Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Йөзләренә карап адресларын әйтә алам»

Үрнәк почта хезмәткәрләре хәзерге вакытта күп түгел, әмма бар. Андыйлар көн саен эшләрен намус белән башкара. Аларны газета алучылар көтеп ала, эшләрендә мактыйлар, хөрмәт итәләр. Рамия Яруллина – шундый хезмәткәрләрнең берсе.

Ул Түбән Камага Таҗикстаннан күченеп кайткан. Әти-әнисе тумышы белән Аксубай районыннан, әмма өйләнешкәч, ерак җирләргә китеп төпләнгәннәр. Балалары үсеп җиткәч, барысы да диярлек Түбән Камага күченә. Әти-әнисе үлгәч, туганнары Рамияне дә шунда чакыралар. 
Ул тикшерүче-оператор, экономист булып эшли. Түбән Камада язмыш аны 7 нче почта бүлегенә алып килә. Рамия ханым 19 йортка, ике балалар бакчасына, ике мәктәпкә, НТР га хезмәт күрсәтә.
– Газета-журналларны, әлбәттә, нигездә, өлкәннәр күбрәк яздыра. Хәтта 5-6 басма алдыручылар бар. Бакча-мәктәпләр дә языла. Бу кирәк дип уйлыйм: аларда интернетта булмаган мәкаләләр, шулай ук сканворд-кроссвордлар бар, – дигән фикердә ул.
Басмалардан тыш, әле заказ буенча килгән хатларны, кечкенә посылкаларны тапшырырга кирәк. Гаҗәп, әмма бүгенге көндә дә кешеләр бер-берсенә хатлар языша икән. Рамия ханым әйтүенчә, күп очракта болар – бер шәһәрдә яшәүче үсмерләр. Хәрби хезмәт узучылар да якыннарына хат яза. Алар кызыл төстәге конвертларда килә. Яңа ел якынлашкач, балаларга Кыш бабайдан хатлар килә башлый. Андыйларны почта әрҗәсенә салмыйлар, ә адресатның кулына тоттыралар. 
– Квартир ишеге ачылгач, Кыш бабайдан хат дип, сабыйга тоттырам. Аның шатлыгы эченә сыймый! Ул бит әле ышана. Үземә дә рәхәт булып китә, – ди почта хезмәткәре.
Аның эш көне иртәнге сәгать 9да башланып кичке 6да бетә. Эсседә дә, яңгырда да, буранда да почтаны вакытында таратып бетерергә кирәк. Әмма иң авыры – бозлавык икән. Подъездлардагы караңгылык та комачаулый, еш кына фонарь кабызырга туры килә.
Рамия ханымны көтеп алалар. Кайчак газетаны почта тартмасына салырга да өлгерми, квартир ишеге ачылып, хуҗасы түземсезлек белән газета-журналына сузыла. Кайберәүләр подъезд төбендә көтеп алалар. Почтальонның хәл-әхвәлләрен сорашалар. Шунысы кызык, Рамия ханым аларның исемнәрен белми, әмма йөзләренә карап, адресын әйтеп бирә ала.  Дөрес, кайчак, «газета килмәде», – дип ачуланучылар да булгалый икән. Әмма сәбәбен төгәл белмәгән килеш почтальонның кәефен ник кырыргадыр?! Бәлки, почта әрҗәсе ватыктыр, я газетаны урлап киткәннәрдер?.. Андый хәлләр дә була.
– Түбәнкамалыларга Яңа елга теләкләремне җиткерәсем килә. Тормышны яратыгыз, күбрәк елмаегыз, сәламәт булыгыз, газеталарга күбрәк язылыгыз. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев