Туган як

Өйрәтәләр мәктәпләрдә…

Дума депутатлары: «Иртәгә тагын нинди мөгез чыгарыйк икән?» дип йокларга ята бугай безнең илдә. Нинди генә реформалар уйлап тапмыйлар бит. Шунысы кызганыч, аларның кызып-кызып бәхәсләшүләре нәтиҗәсендә туган ул яңа законнарның берсе дә халык файдасына түгел. Каш ясыйм дип, күз чыгару, кебегрәк килеп чыга. Кемгә ничектер, ә менә мине, төп профессиям...

Дума депутатлары: «Иртәгә тагын нинди мөгез чыгарыйк икән?» дип йокларга ята бугай безнең илдә. Нинди генә реформалар уйлап тапмыйлар бит. Шунысы кызганыч, аларның кызып-кызып бәхәсләшүләре нәтиҗәсендә туган ул яңа законнарның берсе дә халык файдасына түгел. Каш ясыйм дип, күз чыгару, кебегрәк килеп чыга.

Кемгә ничектер, ә менә мине, төп профессиям укытучы булгач, мәгариф системасындагы яңалыклар ныграк кызыксындыра. Күп үзгәрешләр кичерде һәм кичерә бүген мәктәпләр. Тик кирәк якка таба үзгәрәме икән алар?

Электрон белем бирү турында алдагы бер мәкаләмдә язган идем инде. Шуңа күрә, бу юлы анысына ныклап тукталып тормыйм. Газета укучыларның: «Тагын укытучыларны яклый бу» дип, әйтүе бар. Тик менә, болай барса, тиздән укытучыларның да кирәге калмаска мөмкин. Чөнки бүген аларны да акрынлап машина алмаштыра башлады. Укучылар хәзер компьютерлар белән эшли, интерактив такталарга яза, яңа төрле проекторлардан карап дәрес өйрәнә… Шуның хәтле «тимер-томыр» арасында утырганда, дәрес кайгысы кала микән аларда?

Бу уку елында беренче класс балалары яңа стандартларга күчеп укый башлады. Аларның ата-анасы моның белән азмы-күпме таныштыр. Ә менә башкалар әле киләчәктә мәктәпләребезнең илгә нинди «профессорлар», «генийлар» әзерләп чыгарачагын белмиләрдер. Чөнки яңа стандартлар буенча укучы бала иртәннән алып кичкә кадәр уку йортында: ул дәресләрен дә укый, үзе теләгән түгәрәккә дә йөри, экскурсиягә дә бара, ике тапкыр ашый һәм көндез йоклап та ала. Кыскасы, 11 класс тәмамлап чыкканда ул төрле яктан да килгән шәхес булып өлгерергә тиеш. Галимнәребез Россияне ташлап чит җирләргә чыгып киткәндә, моның хәтле акыллы затларны кая куеп бетерер микән илебез? Бу стандартларны уйлап табып, өстәл артында язып утырган акыллы башлар шулай күз алдына китергәндер, мөгаен…

Күчтек без ул стандартларга. «Пичәт»ләр сугылды, куллар куелды. Әмма тагын күп нәрсә искә алынмый калды… Стандартлар турында сүз чыккач та, мәктәп директорлары башларына ябышкан иде. Ничек ике тапкыр ашатуны көйләргә (пешереп өлгертү, ата-ананың икеләтә бәя түләве һ.б.), кайсы кабинетны бушатып, йокы бүлмәсе итәргә, каян караватлар табарга, югары класс укучылары дәрес укыган чакта, түбән классларны ничек йоклатырга һ.б. Аннан кала әле, ата-ана баласының көнозын мәктәптә торуына ризамы? Әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйлар мондый уку шартларын кабул итә алырлармы? Сораулар күп, ә җавап итеп җитәкче кешеләр җилкә сикертә.

Язмамның төп мәсьәләсе бу да түгел әле. Мине (мине генә түгел, ата-аналарны, укытучыларны, укучыларны) иң борчыганы, әлбәттә, БДИ (Бердәм Дәүләт Имтиханы). Аның закон көченә керүенә инде берничә ел булуына карамастан, Сталин заманында халык НКВД, ГУЛАГ сүзләреннән ничек коты алынса, мәктәп яшендәге баласы булган кешеләр хәзер БДИ сүзеннән шулай ук өркеп тора.

Фәнен бик әйбәт белгән бала да бирә алмаска мөмкин ул БДИны. Традицион имтиханда укучының белгәнен язып яисә сөйләп, әйтәсе килгән фикерен аңлатып бирә алу мөмкинлеге бар. Ә БДИ вакытында укучылар чит укытучылар күзәтүе астында кара төсле ручка белән алдында торган бердәнбер кәгазь бите - бланкны бозмыйча, пычратмыйча, хәрефләр һәм саннар белән тутырырга тиеш. Җавабы дөрес булып та бланкта төзәтүләр булса, хәреф яки сан шакмакка дөрес «кереп утырмаса», язма эшләрдә сүзләр саны җитеп бетмәсә яисә киресенчә, артып китсә - баллар саналмый. Чөнки компьютер җавапларны «укый алмый».

БДИ ул - «драма театры». Ә сәхнәдә үз-үзеңне тоту сәләте һәркемгә дә бирелмәгән кебек, балаларның да каушап калып, белгән җавапларын да яза алмыйча, бланклары тулмаган һәм мәктәпне тәмамлау турындагы таныклыкны ала алмаган очраклар бик күп.

Имтиханга кадәр күпме хезмәт куела, борчулы көннәр артыннан күпме йокысыз төннәр үтә. Алар өчен бу бик авыр стресс икәнен үзем күреп беләм. Кайсыдыр елый, кайсы көлә, кайберсе таш кебек катып кала… Бу бала башын стенага бәрә башламаса ярар иде, дип аларның яннарында укытучы калтырап басып тора. Шул БДИдан куркып балаларның, хәтта, үз-үзләренә кул салу очраклары да бар бит инде. Дәүләт кенә никтер моңа күз йомуын дәвам итә…

Ришвәтчелекне бетерәбез, дип күкрәк каккан депутатларның сүзләре дә бу юлы да буш куык булып чыкты. Киресенчә, БДИ белән бергә ришвәтчелек «чәчәк атты». Кемдер сорауларны эшләп бирә, кемдер кертә, кемдер бала өстәленә шудыра. Укытучы акча эшли алу мөмкинлегенә куана, ата-анага исә ничек кенә булса да баласын югары уку йортына урнаштырырга кирәк…

Яңалыкларга каршы чыгучы нинди мулла булды бу, диләрдер мине кайберәүләр. Дөрес, яңалыклар кирәк анысы. Ләкин нәрсә килеп чыгасын уйлап тормыйча, аларның барысын да бер савытка салып болгаткач, берсенең дә «тәмен» тоеп булмый.

Бүгенге мәктәпләр коры җир таба алмыйча, адашып йөзеп йөргән корабларны хәтерләтә башлады: «үзгәртеп кору җилләре» аларны әле бер якка, әле икенче якка алып китә… Ә бар авырлык капитан белән матросларга төшә шул. Булганны юкка чыгару гына бик җиңел, яңадан торгызу, ай-һай, авыр…

«Балалар - тормышның чәчәкләре», «Киләчәк - балалар кулында» дип, әйтергә яратабыз, шаулап-гөрләп аларга багышланган бәйрәмнәр, төрле чаралар, акцияләр уздырабыз. Бер көн шарлар оча, җырлар җырлана, балалар бәхетле елмаялар… Ә икенче көнне алар тагын шул ук баш катыргыч стандартлар, БДИләр, яңа технологияләр дөньясына кереп чума. «Чәчәкләр»не вакытыннан алда кырау гына сукмасын да, алар һәрвакыт безнең тормышны бизәп торсын иде. Мин чын күңелдән бары шуны гына телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: