Туган як

Өйрәтүчеләр җитәрлек бездә

Әнәс Сөләймановның ташландык авыл хуҗалыгы җирләре өчен борчылып язган «Файдаланылмаган җир зыян гына китерә» дигән мәкаләсенә (7 июнь саны) мин дә кул куям. Һай, рәхмәт төшкере, ташландык җирләрнең илгә 42 миллион сумлык зыян булып кайтканын, һичьюгы 25 ел үткәч булса да, «Россельхознадзор» инспекторы гына булса да аңлый башлаган икән. Кремльгә...

Әнәс Сөләймановның ташландык авыл хуҗалыгы җирләре өчен борчылып язган «Файдаланылмаган җир зыян гына китерә» дигән мәкаләсенә (7 июнь саны) мин дә кул куям. Һай, рәхмәт төшкере, ташландык җирләрнең илгә 42 миллион сумлык зыян булып кайтканын, һичьюгы 25 ел үткәч булса да, «Россельхознадзор» инспекторы гына булса да аңлый башлаган икән.
Кремльгә совхоз директорларын, колхоз рәисләрен җыеп, «колхозларны ник таркатмыйсыз», дип пыр туздырып, Татарстанның ул чагындагы җитәкчесе өстәл сукканын телевизордан караганым бүгенгедәй исемдә әле. «Без булдырабыз!»ның нужасы - таркалып беткән авылларда батырып эшләрдәй кешеләр булмауда. Тиз генә табыш кертергә өметләнгән мес-кен фермерлар куаклар үсеп беткән ул ташландык басуларны ни белән эшкәртергә тиешләр? Кем белән? Авыл хуҗалыгы машиналары эшләп чыгарган заводлар банкротка чыгарылып, әллә кайчан металлоломга тапшырылып бетте. Ә чит ил машиналары алырга һәр фермерның да көче җитми.
Хәтеремдә, Россия җитәкчесе авыл хуҗалыгына ярдәмне 0,5 процентка калдырды, шул ук вакытта илнең триллионнары «ярлы» банкирларга ярдәмгә китте. 37 триллионны Америка банкына илтеп салды һәм, нәтиҗәдә, илнең кара көнгә дигән акчасы Американың икътисадын үстерергә булыша.
Безнең илдә капитализм, дигән булалар. Бернинди капитализм да юк бездә. Сату-тарату политикасы гына бара. Әйтик, кайсы капиталистик ил үзен-үзе туздыра, кайсы ил башлыгы яки капиталист гөрләп эшләп торган производствоны, завод-фабрикаларын һәм авыл хуҗалыгын тар-мар китерә? Кайсы капиталистик ил үзенең галимнәренә акча түләмичә, аларны чит илгә китәргә мәҗбүр итә?
Ә без һаман түзәбез, берни белән дә кызыксынмыйбыз. Тамагыбызны төрле ясалма, зарарлы ГМОлар белән тыгындыралар, шуңа сөенеп яши бирәбез әлегә рак авыруыннан үлеп бетмәгәннәребез.
Ә хәзер «Россельхознадзор» инспекторы фермерларны көтүлекләрдә нигә маллар йөртмисез, дип әрли. Беренчедән, кайда икән ул көтүлекләр? Икенчедән, көтүлекләрдә йөрергә көтү үзе бармы соң ул? Авыл карчыкларының да кайсыберсендә кәҗә белән 5-6 тавык бар, аларны да, Аллам сакласын, урамга чыксалар, бер мең штраф көтеп тора.
Печәнлекләрдә чүп үләннәр үсә, чабылмый. Печән ашатырга хайваннарны үзебез суеп ашап бетергәч, печәнне фермерлар үзләре ашасынмы? Юк инде, Әнәс әфәнде, фермерларны гаепләргә, аларны штрафлар белән куркытырга кирәкмәс. Илнең системасын югарыдан яки түбәннән үзгәртми торып, берни дә үзгәрмәячәк яхшы якка.
Югарыдагы түрәләр партиясе, коммунистларга каршы килеп, торакка, суга, урманнарга кагылышлы кодекслар кертте. Кодекслар гамәлгә кергәннән бирле Россиядә миллионнарча гектар урман яна, авыллар яна. Урман хуҗалыгын тәмам таркатып бетерделәр. 2002 елда Калининградка баргач, 7-8 метрлы төп-төз наратлар төялгән «КамАЗ»ларның көне-төне Германиягә
агылганнарын үзем күр-дем. Тайганың иң яхшы агачлары урлап Кытайга сатыла. Үзебезнең агач йомычкасыннан ясалган шырпыны, теш казыгычны Кытай безгә сатып ята.
Ташландык басулар, фермалар, көтүлекләр, ябылган мәктәпләр, дәваханәләр... Нигә соң бездә күп алар? Менә мин Зәй районындагы басуларны, авылларны, фермаларны күреп үткәнем бар. Алексеевск районыннан да үтеп киткәли идем Казан юлында йөргәндә. Басуларда игеннәр дулкынланып үсә. Йөзәрләгән сыер көтүләре күренеп кала, ике катлы кирпеч мәктәпләр, эшләп торган төзек фермалар дисеңме. Биектау районының бер авылына кунакка барышлый, Әтнә, Арча, Дөбьяз авыллары аша үттек. Андагы кешеләр «бездә ташландык басулар, фермалар юк, мәктәпләр, больницалар эшләп тора, бездә колхозны таркатмадылар», дип сөйләделәр.
Тырнак астыннан кер эзләгәндәй, эшләргә тырышып яткан фермерлардан юк-бар кимчелек табарга маташып, аларны да эш ташларга мәҗбүр итмәгез инде, зинһар! Булдыра алсагыз, авыл җирләрендә товар эшкәртү предприятиеләре ачыгыз. Фермерлар үзләре үстергән мал-туарны, ашлыкны шунда тапшырырлар иде. Эш кешесе дә акчалы булыр, шәһәр халкы табынында да сыйфатлы ризык пәйда булыр. Әмма аның өчен булсынга эшләүче җитәкчеләр кирәк шул...
Лира ГАБИТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: