Туган як

"Йөрим шәһәр буйлап моңсуланып, якты хатирәләрне искә алып..."

.

«Беләм, монда шәһәр булыр, беләм, гөлләр чәчәк атар», – дигән мәгълүм русча җыр сүзләрен Түбән Кама ветераннары яхшы хәтерлидер. Шундый сүзләр язылган таш пьедестал  Сүбәләк кыры ягыннан шәһәребезгә кергән юл читендә күп еллар буе калкып торды. Янәшәсендә зур урак-чүкеч монументы да  урнашкан иде. Тимер-томыр ватыгына бәя арткач, ул юкка чыкты... Ниһаять, берничә ел элек уракчүкеч һәйкәленең кечерәй-телгән күчермәсе Төзүчеләр урамына,  шәһәр музее янына күчте.
Узган гасырның 70-80 нче елларында шул урында 1 Май һәм  Октябрь бәйрәме демон-страцияләре уздырылды, хәтта трибуналар тора иде.  Ул җир Түбән Каманың үзәге дип саналса да, яшьләр үзара очрашу урыны итеп бераз читтәрәк урнашкан «Восход» кинотеатрын сайладылар. Аның киң баскычларына терәлеп янәшәдә кечкенә «Блин-
ная» кафесы эшләде. Шундагы телеңне йотарлык коймаклар исе, туңдырма һәм алма согыннан ясалган гади коктейльләр тәме һаман да истә... 
Кызганычка, «Восход»ны, ике дистә елдан артык торгач, бинасы искергән дип сүтеп аттылар. Ә менә шул чорда шәһәребезнең икенче мәдәният үзәге булган «Нефте-химик» клубы бинасы башка язмышка дучар  булды. Заманында Татарстанның шактый танылган артист-җырчыларына зур сәнгать дөньясына юллама биргән мәдәният учагы бүген төнге ял итү клубына әйләнде. Тик хәзер анда артистлар әзерләмиләр, киресенчә, Мәскәү ягыннан текә «йолдыз»ларны гына чакыралар... 
Ә иң беренче мәдәният йорты – Төзүчеләр бистәсендәге шул ук исемле агач клуб, шәһәребезнең беренче типо-графия барагы элек кайда урнашканлыгын төгәл белүчеләр бармак белән генә санарлыктыр хәзер.
Әлбәттә, соңгы елларда шәһәребез үзәге һәм янәшә бистәләр нык үзгәрде һәм искиткич матурайды. Бигрәк тә Кама яры һәм Изге чишмә буйлары, яңа «Гаилә» паркы һәм төзекләндерелгән Лемаев скверы... Тик шәһәр матурайган саен, һәр яңалык белән, яшь Түбән Кама романтикасы рухы сеңгән истәлекле урыннар кими бара. Бәлкем, бу минем генә фикеремдер? Әмма барыбер истәлекле һәйкәлләрнең эзсез югалуы шәһәрдәшләребезне шулай ук борчымыйча калмыйдыр. 

Мәсәлән, Төзүчеләр бис-тәсенең артында урнашкан элеккеге ПАТО каршында постаментта торган  ЗиЛ-164 
(«Захарка») үзбушаткычы эз-сез югалды. Ә Тукай урамын-дагы аттракционнар паркындагы самолет?.. Минем гаилә альбомында шул ТУ-124 очкычы каршында чыгары-лыш кичәсендә төшкән кыз-ларымның фотолары саклана. 

Ә шул зур авиалайнерның кая тү-тү «очканын» берәрегез беләме?..  
Чаллыда автозаводка нигез салышуда катнашкан автоскрепер, Бөгелмә вокзалы каршында паровоз, Актанышта ДТ-54 тракторы да пьедесталларга менгәннәр. Ә бит шактый еллар узса да, берсе дә югалмаган. 
Шәһәребез төзелешен чирәм җирләрдән башлаган ветераннарны шулай ук һәйкәлләр генә түгел, урам исемнәре, танылган кешеләр торган йорт стеналарына элмә мемориаль такталар кую мәсъәләләре дә бор-чый. Әлбәттә, сүз Түбән Кама үсешенә  зур өлеш керткән  шәхесләр (шул исәптән шагыйрь-язучылар) турында бара һәм бу сорауларны хәл итү бик нечкәлекле. Ә бит зур чыгымнар таләп итмәүче эшләр дә шактый. Элек Түбән Кама комсомол оешмасының шәһәр комитеты урнашкан бина стенасына элмә такта кую шуларның берседер.  Башка таш калалалар белән чагыштырганда  шәһәребез-нең тарихы әле бик кыска һәм аны кадерләп саклау –  замандашларыбызның бурычы дип саныйм.  
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: