Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

«Җыр-бию дә чын күңелдән булырга тиеш»

«Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да» дип җырлый иде Әлфия апа Афзалова. Чыннан да, күңел яшь калса, һаман талпынып торса, картаерга теләк тә, вакыт та булмый. «Талир тәңкә» ансамбле җырчылары да нәкъ шундый фикердә. Алар шәһәребездә уздырылучы барлык бәйрәмнәрдә актив катнашалар. Күптән түгел аның хәзерге җитәкчесе Флер Гайнемөхәммәтов белән ансамбль турында сөйләштек.

Флер абый редакциягә үзе генә түгел, гомер юлдашы, таянычы, ярдәмчесе Рәзинә ханым белән килде. Аларны бер-берсеннән башка күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Флер абый «Ләззәт» ансамблен җитәкләгәндә, Рәзинә апа яшь кызларны үзләрен сәхнәдә тотарга, дөрес итеп бизәнергә өйрәтә иде. «Талир тәңкә»дә дә ул беренче ярдәмче, үзенә «дирижер» диләр.
– Ансамбль 1999 елда барлыкка килде. Беренче җитәкчеләре Клара Дәүләтова һәм Зөлфия Сәгыйтова иде. Без коллективка 2007 елда килдек. Башта баянчы булдым, соңгы сигез ел җитәкче вазифаларын башкарам, – ди Флер абый.  
Биредә бер генә профессиональ артист та юк, анда йөрүчеләр барысы да төрле хезмәт ияләре: медицина хезмәткәрләре, хисапчылар, укытучылар, төзүчеләр һ.б. Һәр концерт саен Рәзинә апа тамашачыларга «бу – тарихи очрашу» дип әйтә, чөнки әлеге шәхесләр шәһәргә нигез салучылар арасында булган. Хәзерге вакытта коллективта 21 кеше, шуларның алтысы – «егетләр». Бер пар да бар: Роза һәм Кәүсәр Камалиевлар. Гармунда уйнаучы Рәис Шәкүров һәм Кәүсәр Камалиев шулай ук гармунчылар ансамбленә дә йөри.
Ансамбль оешканнан бирле йөрүчеләр дә бар. Мәсәлән, Зәмзәмия Галиева, Мөнирә Миндубаева, Нурзидә Заһриева, Халисә Миңнеханова беренче көннәрдән үк чыгыш ясый икән. Озак еллар дәвамында җырлаучылар арасында шулай ук Әлфинә Богданова, Гафиулла Денисов, Корбанбикә Кәримова, Рания Сәләхиева һ.б. бар. 
Иң өлкән артистлар 79 яшьлек Зәмзәмия Галиева һәм Нур Мусин, иң яшенә – Гөлчәчәк Хамбаловага 59 яшь. Нигездә, күбесе 70 тән узганнар. Әмма алар бер-берсенә «егетләр-кызлар» дип дәшәләр. Репетицияләрне калдырмаска тырышалар. Рәзинә апа әйтүенчә, берничә сәгать буе тиргә батканчы эшлиләр, зарланмыйлар, киресенчә,«шәп булды» дип кайтып китәләр. Репертуар зур, җырлары гына да 20 дән артык. 14 җырлы-биюле күренеш бар. «Талир тәңкә»дә, башка ансамбльләрдәге кебек, үрә торып җырлау юк, анда төрле җырлардан торган күренешләр, биюләр бер-берсен алыштырып кына тора. 
– Бу бит авыл фольклоры, без яшь чакта җырлаган җырлар, уйнаган уеннар. Ансамбльгә йөрүчеләр аларны яхшы хәтерли. Гомумән, артистларыбыз сәхнәне бик ярата, концерт була дигәч тә, барысы да килеп җитә, – ди Флер абый.
«Талир тәңкә»леләр «Корабельная роща», «Шифалы» санаторийларында, «Шәфкатьлелек» үзәгендә, мәктәпләрдә еш чыгыш ясыйлар. Аларны яраталар, көтеп алалар, рәхмәтләр әйтеп озаталар. 
Ансамбль составы озак еллар дәвамында бер килеш булган. Хәзер кемдер авырый, әнә Мөнирә апа, Халисә апа, Рәфыйка апа репетицияләргә йөри алмый, еш авырыйлар. Галимҗан Сәләхов, Зөлфия Сәгыйтова, Васил Исакаев һ.б. инде җир куенында. Әмма коллектив тулылана бара. 
Соңгы елда биш кеше килгән. Җырларга теләп килүчеләрне биредә шатланып кабул итәләр. 
– Клара Дәүләтова Фәүзия Сибгаева белән «Талир тәңкә чыңнары» җырын иҗат иткәннәр. Анда «Җырлыйсыгыз килсә, безгә рәхим итегез», дигән сүзләр бар. Бәлки шул тәэсир итәдер, концерттан соң яныбызга килеп: «Сезгә йөрсәң буламы, репетицияләр кайда үтә?» – дип сорашалар. Без халыклар дуслыгы йортында дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 15.00 сәгатьтә очрашабыз, – ди Флер абый.
Флер абыйга һәм Рәзинә апага 72 шәр яшь, әмма алар һаман сафта. Дөрес, хәзер авыррак. Тик эшнең нәтиҗәсен, уңышын күрү канатландыра гына бара. Флер абый ансамбльне җитәкләүне эш дип кабул итми, беренче чиратта, милләткә хезмәт итү, дип саный. «Егетләр-кызлар» исә: «Китмәгез. Исән-сау булыгыз. Китсәгез, без дә йөрмибез», – диләр икән.
Ансамбль әле төрле бәйгеләрдә катнашырга да өлгерә. Ветераннар арасында уздырыла торган республикакүләм «Балкыш» фестивалендә алар төрле елларда беренче, икенче, өченче урын алган, шәһәркүләм бәйгеләрен әйтеп тә торасы юк. Азнакайда ике тапкыр «Чатыр тау җыены» төрки халыкларның иҗат фестивалендә катнашканнар. Яр Чаллы, Менделеевск тамашачысын да сокландырып кайтканнар. 
– Үзегезне репетициядә ничек хис итәсез, сәхнәдә дә шулай булыгыз, дип әйтәм. Чөнки концерт – ул хезмәтеңнең нәтиҗәсе. Тамашачы артистның елмаюын, көлүен ярата. Җыр-бию дә чын күңелдән булырга тиеш, – дип аңлата Рәзинә апа.   
Планнарда – концертларны дәвам итү. Флер абыйның бу чыгышларны авыл халкына, авыл балаларына да күрсәтәсе килә. Аларның нигезендә милли тәрбия ята, дип саный ул. Әмма әлеге дә баягы транспорт мәсьәләсе килеп баса. 
Флер Гайнемөхәммәтов шул ук вакытта «Ләззәт» ансамблендә баянчы булып эшләвен дәвам итә. Яшьләр арасында бик сәләтлеләре бар, дигән фикердә. Дөрес, әлегә башка артистларга охшатып җырларга тырышалар, әмма тавышлары моңлы, матур. Халык җырларын сорап алалар.
– Сәхнәдәгечә үзгәртеп түгел, баянга дөрес итеп җырлатам. Аннары аларның талантлы җырчылар репертуарына мөрәҗәгать итүләре куандыра. Булдыралар! Яшьләр арасында да моңның нәрсә икәнен белүчеләре күп бит, – дип ассызыклый Флер абый. 
Ә «Талир тәңкә»леләрнең күңелләре һаман яшәрә барсын, талпынсын, илһамлансын. Андый ансамбльләрне кадерлик, саклыйк. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.     
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев