Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Йортыбызны төзекләндерделәр

2018 елга күчкәндә Яңа ел төнендә төш күрдем: имеш, безнең 94 нче йорт бөтенләе белән ап-ак икән. Матур инде, билгеле. Яхшыга юрадым.

Һәм менә яз башыннан әллә ничә бригада малярлар, слесарьлар, электриклар, тагын әллә кемнәр килде. Ә аңа кадәр берничә ел элек йортыбыз подвалындагы су, канализация торбаларын, лифтларны яңаларга алыштырганнар иде.
Ә быел инде утыз еллап ремонт күрмәгән йортыбызны, аның эчен-тышын, подъезд эчләрен, подвалларны төзәтә-төзәтә сылап, буядылар, подъезд тәрәзәләрен пластикка алмаштырдылар, яңа ишекләр куйдылар, электр лампочкаларын да керсәң – кабына, чыксаң сүнә торган итеп ясадылар. Әкәмәт инде менә! Бу бит дүрт-биш подъезд гына түгел, тугызар катлы 16 подъезд! Башта чокыр-чакырлы ишегалларын рәтләп, асфальт салып чыкканнар иде. 
Ремонтчыларга да рәхмәтнең зурысы, чөнки бик тырышып эшлиләр, барысы да – үз эшләренең осталары. Шулай ук, рәхмәтнең тагын да зуррагы шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинга һәм шушы эшләрнең башында торган йортлар идарәсе җитәкчесе Илнур Фатыйх  улы Закировка. Аларга исәнлек-саулык, бәхетле озын гомерләр теләп, киләчәктә ил өчен, халык бәхете өчен тагын да кыюрак эшләр башкаруларын теләп, бу йортта яшәүчеләр исеменнән, 
Лира ГАБИТОВА, пенсионер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев