Туган як

Язлар җитте оят җирләрне ачтырып

Кыш буе түзгәннән соң... Яз, яз, яз җитә, Тәрәзәне ачтылар, дип язган шагыйребез чорыннан аермалы буларак, хәзер, язлар җиткәч, тәрәзәләр генә ачылмый. Яз кояшы безнең бик күп гаурәт-оят урыннарыбызны ача. Бервакыт, Гарәп Әмирлекләреннән килгән бер кеше кызык кына сүз әйтте: «Яз көне Рәсәйдә ике гаурәт ачыла: хатын-кызлар һәм юллар гаурәте....

Кыш буе түзгәннән соң...
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар
, дип язган шагыйребез чорыннан аермалы буларак, хәзер, язлар җиткәч, тәрәзәләр генә ачылмый. Яз кояшы безнең бик күп гаурәт-оят урыннарыбызны ача. Бервакыт, Гарәп Әмирлекләреннән килгән бер кеше кызык кына сүз әйтте: «Яз көне Рәсәйдә ике гаурәт ачыла: хатын-кызлар һәм юллар гаурәте. Кышын тегесе дә, бусы да күренми иде». Чыннан да, яз көненең җылы кояш нурлары җир өстен назлый башлагач, безнең бик күп оят җирләребез ачыла. Әлбәттә, бу уңайдан иң беренче итеп кадерле хатын-кызларыбызны телгә алмасак, аларны «үпкәләтүебез» бар.
Газизләребез кыш буе сабыр итеп торганнан соң, язын, ашыга-ашыга, киемнәреннән арына башлыйлар. «Бүгенге мода таләп итә бит инде», дигән сылтау белән, кызларыбыз елдан-ел тәннәрен ачалар. Иң элек итәкләр кыскарды, аннан соң киемнәр зифа сын буйлап тараеп, тәнгә сыланды, хуҗасы өстендә нәрсәдер булса да, ул юк кебек тоела башлады.
Хәдисләрдә ахырзаман алдыннан киенгән һәм ялангач булган кызлар турында әйтелгән. Без кечкенә вакытта әбиләребез бу гыйбрәтләрне телевизордан күреп: «Боларның читсалары (тукыма - авт.) җитми калгандыр инде», дип аптырашалар иде. Елдан-ел итәкләр кыскарып, мөмкин кадәр югары ноктасына менеп җиткәч, билдән түбән төшә башлады. Өстәгесе исә, киресенчә, аска төшеп терәлгәч, астан югарыга үрмәләде. Без сау-сәламәт ирләргә исә, бу җәйләр нинди яңа сынаулар алып килер инде, дип борчылып торасы гына кала. Чөнки «мода» дип аталучы бүгенге көн илаһәсе үз колларының бер генә дәрәҗәдә калулары белән бер дә ризалашырга теләми. Елдан-ел дизайнерларның мавыктыргыч проектлары иң элек бичара кызларның, аннан соң егетләрнең башларын әйләндерә.
Кызганыч, бүген күп ирләр хатын-кызларның зифа сыннарыннан, озын чәчләреннән башкасын күрмиләр. Ә бит Аллаһ гүзәл затларыбызга май кояшыннан да җылырак хис, сахралардан да киңрәк йөрәк, кыллардан да нәзек күңел һәм башка санап бетерә алмаслык рухи энҗе бөртекләре салган.

Юл газабы, гүр газабы...


Халыкта «Юл газабы, гүр газабы» дигән мәкаль бар. Бу сүзләр юллар бөтенләй булмаган заманнардан яшәп килсә дә, бүген дә еш искә төшә. Урыслар да: «Рәсәйнең ике бәласе бар: тилеләр һәм юллар», диләр. Бу сүзләрне берәүләр Гоголь әйткән дисә, икенчеләре Пушкинга кайтарып калдыра. Кайсы гына әйткән булса да, ике гасырдан соң да илнең хәле артык үзгәрешсез кебек. Корыч айгырыңны җигеп юлга чыксаң, исең китә! Әллә яз җиткәнме, әллә инде сугыштан соңгы еллармы дип аптырап калырлык.
Югарыда телгә алган беренче гаурәт күзләрне киссә, икенчесе машина көпчәкләрен тишә. Юлдагы һәр чокыр үз эченә машина йөртүчеләрнең күпме «эчкерсез» хисләрен, татар һәм рус телләре сүзлекләрендә очрамый торган дистәләрчә «катлы-катлы» сүгенү сүзләрен җыя. Алар арасында еш кына яраткан «патша»ларыбызның фамилияләре дә лаеклы урын алып тора. Патша булуның бер афәте шунда инде, чокыр-чакырдан үткәндә, гел шулар искә килеп төшә, ә яхшы юлдан җилдереп чапканда, алар исәнлегенә бер дога кылу да, нишләптер, баштан чыгып оча.
Шулай да Пушкинның ак хыялларына караганда, киләчәктә Рәсәйдә юллар мәсьәләсе барыбер хәл ителергә тиеш.
Лет чрез пятьсот
дороги, верно,
У нас изменятся
безмерно:
Шоссе Россию
здесь и тут
Соединив, пересекут, дип яза бит русның бөек шагыйре үзенең «Евгений Онегин» поэмасында.
Бөек шагыйрь иншалласын әйткән булса, безгә төзек юлларны өч йөз ел гына көтәсе кала.


Әхлак гаурәтләре...


Зифа сыннар һәм җимерек юллардан бераз тәрбиябездә булган гаурәтләргә, дөресрәге тәрбиясезлегебезгә күчәсем килә. Әйе, кыш буе яуган кар бөртекләре җир өстен калын юрган белән каплап, безнең әхлаксызлыкны гел яшереп килде. Әмма карлар эреп җирләр ачылгач, җәмгыятьнең дә оят җирләре өскә чыга башлады. Автобус тукталышларындагы, подъезд төпләрендәге чүп-чар, тәмәке төпчекләре, кулланылган шприцлар... Студентлар яшәүче тулай торакларның тәрәзә асларындагы җилем капчыклар... Әйе, кайвакыт шәһәребез чиста дип мактанабыз. Әмма ул ни бәрәбәренә чиста соң, дигән сорауны бирсәк, ничек җавап кайтарабыз? Кайда ничектер, ә безнең ишегалды дворнигыбыз әйбәт эшләгәнгә чиста. Ял һәм бәйрәм көннәрендә җәйләрен ишегалды тәмам чүплек оясына әйләнә. Атасы чүбен чүп савытына сала белмәгәч, баласы кайдан өйрәнсен инде?! Шәһәребезне чиста тота белмибез, безнең пычрагыбызны җыештыручыларны сүгәбез. Шәһәр читенә чыксаң да, исең китәр, урман буйлары, юл кырлары бөтенләй чүпкә күмелгән. Аллаһы биргән табигать почмагында гаиләң, дусларың белән хозурланып, ял итеп тә, үзеңнән соң анда башкалар ял итмәслек шакшылык калдырырга була?! Елга буйларына гына күз салыгыз, анда без «гомо сапиенслар»дан нәрсәләр кала?
Коръән күзлегеннән караганда, әгәр табигатьнең ихтыяры булса, күкләр күптән өстебезгә таш яудырып, җирләр күптән селкенеп, сулар ярларыннан ташып чыгар иде. Ләкин Аллаһы Үзенең безгә булган рәхмәте белән аларны туктатып, тотып тора. Без кешеләрнең, аңыбызга килеп, төзәлүебезне көтә. Шулай да кайвакыт Аллаһы табигатен бәйдән ычкындыргалап та ала, моның ачы нәтиҗәләрен ишетеп-күреп торабыз.
Табигать рәнҗеше...
Соңгы вакытта экология турында күп сөйлибез. Җавапсыз җитәкчеләрне, сансыз завод директорларын сүгәбез. Кемнедер аклыйсым килүдән түгел, әмма «нәрсә чәчсәң, шуны урырсың», дигән халык. Табигатьне кадерсезләп, рәнҗетеп яшәвебезне дәвам иткәндә, Аллаһы Тәгалә ничек безнең экологиябезне яхшыртсын?! Кама елгасы Татарстанның күпме халкын эчертеп, юып, тазартып, һаваны сафландыра, матурлык һәм ял чыганагы булып тора. Без рәхмәтсезләр күпме чүбебезне, нәҗесебезне шул елгага түгәбез. Ә бит пәйгамбәребез суга кече йомышны үтәү дә зур гөнаһ диде. Булганны кадерләргә өйрәнмичә, Аллаһы түрәләрнең күңелләренә экологияне кайгырту хисләрен салмаячак. Һәр гаилә, һәр кеше үзеннән башларга тиеш. Балаларың, дусларың белән урман буенда ял иткәч, чүп-чарыңны ташлап калдырмасаң, бу синең рәхмәтең булыр. Кызганыч, без кешеләр үзебезгә кирәген ала беләбез, ләкин бирергә бер дә ашыкмыйбыз. Элек мәктәптә укыганда, безне яз көннәрендә су буйларын чистартырга, урманда агач утыртырга йөртәләр иде, хәзер анысы да бетте ахры.

Ахыр яз ни күрсәтер?


Аллаһы Тәгалә безгә вәгъдә итеп килгән Кыямәт көнен дә яз белән чагыштырырга була. Ул көнне кешеләрнең гомерләре буе эченә җыеп, башкалардан яшереп килгән барча чүп-чар өскә чыгар. Безнең алдыбызда изге булып күренүче бик күпләрнең, эчләрендә яманнан башка нәрсә табылмас. Гел «дөресен сөйләүче»ләр шыр ялганчы булып чыгарлар. Дөньялыкта яшәгәндә югары катлардан булып, астагы халыкны күрмәүчеләр, ул көнне кырмыскадан да кече булып, аяк астында тапталырлар. Җыйган байлыклары да, таныш-белешләре дә аларга файда бирмәс. Беркем белән сөйләшеп, беркемне майлап, беркемгә төртеп булмас... Фәрештәләр дә каршыларына зәңгәр мигалкалы «токымлы ат»лар белән килеп басмас. Кыямәт язлары җиткәч барысы да ачылыр, әмма алар кемнәргә сөенеч, кемнәргә көенеч алып килер - анысын Бөек Хуҗадан башка берәү дә белмәс.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: