Туган як

Яшьләр нишләп авылда калмый?

Мәскәү татарлары конгрессы җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев Татарстанга, Түбән Камага еш кайта, иҗтимагый оешмаларда, хезмәт коллективларында очрашулар уздыра, шәһәрдәге уку йортларында була, кичәләрдә катнаша, укучылар белән җанлы әңгәмәләр оештыра, «Туган як» редакциясенә дә еш керә. Газетага яздыру кампаниясе вакытында газетага яздыру буенча иганәчелек ярдәме күрсәтә. Чираттагы килүендә ул, редакция хезмәткәрләре белән әңгәмә вакытында, авыл яшьләренә кагылышлы кайбер проблемаларны күтәрде. Аны газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

– Туган ягыма кайтканда, яисә авылларда очрашуларда булганда, гомумән, авыл кешеләре белән әңгәмә корганда, мине бер нәрсә борчый: ни өчен яшьләр авылда калмый? Беркемгә дә сер түгел: авыллар картая, иң аянычы – алар бетә бара. Аларның кайберләре, әйтик, Чәбия, Актүбә кебек авыллар тарихи сәбәпләр аркасында – шушы урында химия сәнәгате үзәге булган Түбән Кама шәһәре үсеп чыкканга бетсә, икенчеләренә исә яшьләрнең авылда калмавына бәйле рәвештә юкка чыгу куркынычы яный.

Әлбәттә, авыллар бетте дип, аларны халык хәтереннән бөтенләй сызып ташларга ярамый. Алар шушы төбәкнең тарихы белән бәйле. Ул авылларда кайчандыр яшәгән, аларны белгән кешеләр әле дә исән. Тарих өчен, яшьләргә тапшыру өчен аларның истәлекләрен язып алырга кирәк. Авыл җыеннары үткәреп, халык белән киңәшләшеп, беткән авыллар урыннарына стелалар ясалса иде. Ул стелаларда авылларның тарихын, үткәнен чагылдырган мәгълүмат булырга тиеш. Анда яшәгән кешеләр турында мәгълүмат тупларга, туганнары белән элемтәгә керергә, алар турындагы истәлекләрне яшь буынга җиткерергә кирәк. Бу яшь буынның ата-бабаларыбыз йолаларына тугрылыклы булып үсүләренә ярдәм итәчәк.

Ата-бабаларының истәлекләрен саклап яшәгән яшь буынның рухи дөньясы баерак була. Әйтик, Чәбия авылы кайда булган, анда яшәгән кешеләр ничек көн күргән, Түбән Каманың беренче төзүчеләре кайсы елларда килеп шәһәрнең беренче казыгын каккан, беренче йортларын төзегәннәр? Дөрес, шәһәребез урынында булган авылларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән берникадәр эш алып барыла. Кайбер урамнар шул авылларның исемнәрен дә йөртә. Тик болар гына җитәме икән?..

Мине борчыган проблемаларның тагын берсе – яшьләрнең авылда калмаулары. Дөрес, андый проблема элегрәк тә булды. Ләкин ул чакта авылда әле эш урыннары – колхозлар, совхозлар, азмы-күпме социаль учреждениеләр бар иде. Хәзер исә, эш урыннары калмагач, әлеге мәсьәлә бөтен кискенлеге белән килеп басты. Ни өчен авылда калмыйлар? Чөнки авылда яшьләргә акча эшләү мөмкинлеге юк. Ә моның өчен, минем уемча, авылларда кече бизнесны үстерү зарур. Һәр авылда да кече бизнес һәм авылда калырга теләгән яшьләр булырга тиеш.

Яшь буында үз милләте, авылы, үзенең нәсел-нәсәбе алдында җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк. Һәм бу никадәр кече яшьтән алып барылса, шулкадәр яхшырак. Моның өчен балаларны хезмәт белән тәрбияләргә. Әйтик, мәктәпләрдә аерым сыйныфларга җир кишәрлекләре бүлеп бирергә. Алар анда яшелчә, җиләк-җимеш үстерсеннәр. Шул ук вакытта, уңышны җыеп алгач, аны сату мөмкинлекләре дә булдырырга. Бала чактан ук хезмәттән керем алырга өйрәнсеннәр.

Балаларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтеп үстерүдә Совет заманы тәҗрибәсеннән үрнәк алу да комачауламас. Малайлар комбайнчы, кызлар сыер савучы ярдәмчеләре булып эшләгән вакытлар бар иде бит. Терлекчелектә, авыл хуҗалыгында балалар көче җитәрлек башка эшләр дә табарга, оештырырга була. Аларга эшләү мөмкинлекләре тудыру безнең – өлкәннәрнең бурычы. Шуның белән бергә аңлату эшләре алып барырга тиешбез. Монда – безнең җир, бу җирләрдә безнең ата-бабаларыбыз тир түккән, аларны ташларга хакыбыз юк. Әнә шуларны балаларыбызның күңеленә сеңдерсәк иде. Бу эш хөкүмәт югарылыгында оештырылса, тагын да үтемлерәк була. Яшьләр авылда калырга, авылны үстерергә тиеш. Хәзер бит авылларда да Интернет бар. Ә яшьләр анда күпләп калса, башка социаль учреждениеләрне дә үстереп булыр иде.

Мине борчыган проблемаларның тагын берсе – без үзебезнең геройларны белергә тиеш. Яшьләребезне шулар үрнәгендә тәрбияләсәк иде. Ә бит үзебезнең Түбән Кама җиреннән чыккан күпме Бөек Ватан сугышы герое, Социалистик Хезмәт геройлары, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, артистлар һ.б. бар! Яшьләргә нәкъ менә шундый танылган кешеләрнең тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәтергә кирәк.

Мәктәп балаларының рухи дөньясын баету, өлкән буыннар алдында җаваплылык хисе тәрбияләү өчен менә дигән чыганак бу! Киләчәк буынга болар бик әһәмиятле. Моның өчен мәктәп укучылары алдында концертлар, музыкаль кичәләр генә түгел, җанлы әңгәмәләр дә күбрәк оештырылса, тагын да отышлырак булыр иде, – диде Рөстәм Фаиз улы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: