Туган як

«Яшәү тора мизгелләрдән...»

Нәфисә Хәмидулла кызы Баязитова тумышы белән Әлмәт районы Сөләй авылыннан. Мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигыре7 нче сыйныфта укыганда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга.

9-10 нчы сыйныфларда укыганда әдәби түгәрәккә йөри. Шигырьләре район газетасында, «Азат хатын» журналында басыла.
Нәфисә Баязитова 1976 елдан Түбән Кама шәһәрендә яши. 36 ел химия комбинатында хезмәт куя. Төп эшеннән тыш, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзаларының берсе. 
Бүгенге көндә аның «Мөлдерәмә тулы күңелкәем» һәм «Урман җыры» исемле китаплары дөнья күрде. Нәфисәнең шигырьләрендә табигать темасы зур урын били. Бигрәк тә кышкы урманга мәдхия җырлый ул. Туган якны сагыну, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт темасына багышланган шигырьләре дә бик күп. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Хәзерге вакытта өченче китабын бастырып чыгару өстендә эшли. 
Аңа киләчәктә дә иҗат уңышлары телик. Безне яңа шигырьләре белән куандырып торсын.
Фотода: Н. Баязитова.

Сынап кара үзеңне
Белмим, нигә 
                  кеше һәрчак 
Ашкынадыр тауларга?
Менеп биек тау башына, 
Карый әллә кайларга.

Таулар горур, 
                   үз серләрен
Ашыкмыйлар ачарга.
Әллә инде тауга менеп,
Болытларга качарга?

Кайбер чакта 
                   тауда сине
Көтеп тора һәлакәт.
Уйламыйсың, фаҗигале
Тәмамлана сәяхәт.
Таулар сыный 
                  кеше холкын:
Көчлеме син, түземме.
Тәвәккәллә, әйдә, син дә,
Сынап кара үзеңне.

Һәр мизгеле – бер тарих
Яшәү тора 
                мизгелләрдән,
Һәр мизгеле – 
                     бер тарих.
Белик дисәк
                 язмышларны,
Үткәннәргә бер карыйк.

Бик тә кырыс үткәннәр:
Ачлык, сугыш, күз яше.
Җәберсетү, газапларга,
Ничек түздең, әй, кеше?
Бер гаепсез «гаеплеләр»
Сөрелгәннәр Себергә.
Хыялдагы туган якны,
Эх, бер генә күрергә!

Үҗәтлеге, тырышлыгы
Саклап калган анда да.
Янса янган 
                 татар халкы,
Югалмаган кайда да.

Шөкер итеп үтик 
Барыбыз да 
                бер китәрбез,
Беркем мәңгелек түгел.
Кемдер иртә, 
                кемнәрдер соң,
Сагышланма син күңел.

Бик тә рәхәт 
                   яшәдек бит,
Татыдык сөю хисен.
Ходай безнең балаларга 
Озын гомерләр бирсен.

Күңелләргә
              шатлык өстәп,
Оныклар үсеп килә.
Озак яшәүнең серләрен
Я әйтегез, кем белә?

Кемнәр белсен – 
                беркем белми,
Кемгә күпме калганын.
Шөкер итеп үтик әле
Безгә шушы язганын.

Туган ягым
Сагынуларга чик-чама юк,
Түзәрлегем калмады.
Сагышларым
                   ялкын булып,
Йөрәгемне ялмады.

Ашкынамын туган якка,
Хыялым алдан чаба.
Юл буенда ак каеннар
Миңа кул болгап кала.

Ашкынамын, анда мине
Тугайларым көтәдер.
Кайту белән туган якка,
Сагынуларым бетәдер.

Нинди тарту көче синдә,
Һич кенә дә аңламыйм.
Күпме генә теләсәм дә, 
Мин бит 
           синдә калалмыйм.
 Нәфисә БАЯЗИТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: