Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ярату – “мәхабәт”ме, “мехәппәт”ме?

Татар җырчыларын тыңлаган саен мин шул турыда баш ватам... Шушы бер "мәхәббәт" дигән сүзне кем ничек кенә төрләндерми. Кайсылары "мәхәббәт" дигән хис олуг була дигән уй беләндер инде, "Мәһабәт" дип җыр суза. Танылган җырчы Хәния Фәрхи һәр җырында ниндидер меһәппәт турында җырлый. Бу сүзнең ни аңлатканын белергә теләп, күпме сүзлек...

Татар җырчыларын тыңлаган саен мин шул турыда баш ватам... Шушы бер "мәхәббәт" дигән сүзне кем ничек кенә төрләндерми. Кайсылары "мәхәббәт" дигән хис олуг була дигән уй беләндер инде, "Мәһабәт" дип җыр суза. Танылган җырчы Хәния Фәрхи һәр җырында ниндидер меһәппәт турында җырлый. Бу сүзнең ни аңлатканын белергә теләп, күпме сүзлек актарсам да, мәгънәсен эзләп таба алмадым. Ярар, урыслар арасында яшәгән Ринат Ибраһимов "Махабат сагыштан тора ул" дип җырласын да ди, татар җирлегендә яшәүчеләр, "татар халкына хезмәт итәбез" диючеләр нигә шушы "мәхәббәт" сүзен әйтергә өйрәнмиләр икән? Югыйсә, Габделфәт Сафин беренче класс балаларын укыткандай логик басым ясап "мәхәббббәт" дип җырлап карый да - тыңлаучы гына юк. Һаман үзләренчә җырлый бирәләр.
Тагын бер кызыгы - яшь җырчыларның "сиясе килә" дип сәхнә буйлап чабып йөрүләре. Нишләп шундый зур концерт залларын бәдрәфсез ясап, ул бичараларны тилмертәләр икән соң? Әнә бер яшь кенә ханым "Рәхмәт сиңа сия белгән өчен" дип өзгәләнә. Тик кемне горшокка утырырга яки туалетка йөрергә өйрәткән - билгесез. Ул гына җитмәсә кайберләре "суям" дип тә җырлап йөри, аларын нигә полиция тикшерми. Җырны тыңлагач, "бу бичара нәрсә турында җырлаганны үзе аңладымы икән" дип уйлап куясың. Моннан берничә ел элек бер сабый "Шәрә килен күрәсе килә", дип җырлап хуштан яздырган иде. Кабат ул җырның сүзләрен эзләп тапкач кына "Шәрык илен күрәсе килә" дигәне ачыкланды. Күпләре безнең кебек колакка катыраклар өчен куплетны һәм кушымтаны 3-4 мәртәбә кабатлап та карыйлар - булмагач юк инде, барыбер аңлап булмый.
Телевизордан Мәйдан каналын карагач, "татарлар арасында әллә мин генә җырламыйча калдым инде" дип уйлап куясың. Ник дигәндә, бу каналда картая башласа да, әле һаман чәчен саргайтып яшь күренергә теләп йөрүче агайлар, 54нче размерлы гәүдәләрен 46нчы размерлы корсетка дыңгычлап тутырган апалар, җыры өчен түләгәннән соң киеменә акча калмагангамы өстенә марля гына ябып сәхнәгә чыккан кызлар, кыскасы - кем генә юк. Җырлары - шул ук, "йөгереп чыкты бер песи", "үләм инде сине яратып" кебек эчтәлектә.
Кызларның клипларын карау тагын да кызыграк. Сәхнәгә чыккач Алмаз Хәмзин "мин җырчы кызларны кендекләренә карап таныйм", дигән иде, мин кулларына яки аякларына карап танырга өйрәнеп барам. Ник дигәндә, клипларда кызның башта кулын яки аягын, туфлиен аннан яткан караватын күрсәтләр. Билгеле, кайсы ир ат шундый чибәркәй елан кебек боргаланганда җырның сүзләренә игътибар итеп торсын инде. Егетләр булса инде, машинада җилдерә.
Кайсыгыздыр "ошамаса - карама соң" дип әйтерсез. Тик шул матур күлмәкләр, яхшы машиналар, рестораннар арасында матур, халыкчан җырчылар да күренеп ала шул. Мин үзем яки Филүс Каһировны, яки Илшат Вәлиевне һәм аның соңгы вакытта иҗат иткән "Һаман яратам" клибын карар өчен генә ачып куям ул каналны.
Ә болай "Мин җырлыймын шырдыйны,
Шырдый белән бырдыйны" ишеләрен үзем дә алардан ким сузмыйм...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X