Туган як

Яраткан бәйрәмебез җитә...

Менә тагын Сабантуйлар җитте. Татар халкында күптәннән күрешмәгән туганнарның, дусларның очрашу көне дә ул. Бәхет эзләп читкә киткәннәр дә елга бер мәртәбә, Сабантуй көннәренә чамалап кайта. Кызганыч, Мамадыш районындагы минем туган авылда инде күптән Сабантуйның исеме генә калды. Без, авыл бала-чагасы, Пермь, Донбасс һ.б. якларга чыгып киткән апаларның (кызганыч, күбесе...

Менә тагын Сабантуйлар җитте. Татар халкында күптәннән күрешмәгән туганнарның, дусларның очрашу көне дә ул. Бәхет эзләп читкә киткәннәр дә елга бер мәртәбә, Сабантуй көннәренә чамалап кайта.
Кызганыч, Мамадыш районындагы минем туган авылда инде күптән Сабантуйның исеме генә калды. Без, авыл бала-чагасы, Пермь, Донбасс һ.б. якларга чыгып киткән апаларның (кызганыч, күбесе хәзер мәрхүм) бәйрәмгә киеп чыккан күлмәкләренә, биек үкчәле аяк киемнәренә (безнең әниләр аягында я тәпечке, я чүәк) кызыгып йөри идек. Анда аларның ничек яшәүләре безгә билгесез булса да (белемсез, гади авыл кызлары, егетләре кайда эшләсен инде, әлбәттә иң зарарлы, иң авыр эштә булгандыр), шәһәр тормышына үлепләр кызыга идек. Дөрес, әти-әниләр бала-чагаларга да яңа киемнәр алып бирергә тырыша, ни дисәң дә, Сабантуй авылның иң зур бәйрәме! Мәйдан тулы кеше булып, ике көн буе ярышлар тынмый иде. Урам-урам белән аркан тартышумы, апаларның көянтә-чиләк белән су ташулары, ярышып утын кисүләре дисеңме... Берничә агайның үзәкләрне өзәрлек итеп, бергәләшеп гармунда сыздыруы үзе ни тора иде...
Хәзер халык баеды, ирәйде шул. Уенга чыгучылар аз. Күпләр авылга кайтса да, Сабантуй мәйданына барып тормый. Алай-болай яшь вакытларны искә төшереп, биергә яки уенга-мазар чыксаң, исерек дип гайбәтеңне чәчүләрен көт тә тор! Катнашучылар булмагач, бер-береңне тикшереп кенә утыргач, оештыручылар никадәр тырышса да, бәйрәм күңелсез уза шул.
Ә менә Түбән Кама районының күпчелек авылларында әле бу бәйрәм элеккечә кызык, матур уза. Аларга, яшьләр әйтмешли, «респект и уважуха». Узган ел мин үзем Кызыл Чапчак, Түбән Чаллы, Югары Чаллы авылларында Сабантуй карап кызыгып кайткан идем. Вәт, менә кайда ул күңелле бәйрәм тамашасы! Халкы гади, рәхәтләнеп күңел ачып, бар уенда да теләп катнашалар. Тегеләй-болай, дип бер-берсен гаеп итеш тә юк. Яше, карты бар да мәйданда. Җырларга, биергә дә кыстатып тормыйлар. Ә ярышларның нинди төре генә юк! Мәсәлән, авызымны ачып, олы яшьтәге апаларның чирәмдә «хоккей» уйнаганнарын карап тордым. Елдан-ел уздырылып килә торган традицион ярышларга яңадан-яңалары өстәлеп тора. Үземнең барып караган юк, күргән кешеләр Түбән Уратма Сабантуен ел буе сагынып сөйлиләр. Бар җирдә дә Сабантуй бәйрәмнәре шулай күңелле узсын иде ул. Халкыбызның күркәм йолалары да онытылмас иде.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: