Туган як

«Яман шеш» галәмәте

Гомәр белән Айсылу олыгаеп барганда кавыштылар. Икесенең дә беренче гаиләдә туган балалары бар. Сер түгел, күбебез бу тормышта балалар дип яши. Алар да моңа кадәр балалар дип яши-яши, үзләренә пар эзләмәгәннәр. Элекке замандагы кебек, яучы-димче таныштырган бу икәүне. Өйләнешүләренә ике як балалары да сәерсенә, әмма каршы сүз әйтмиләр. Баштарак бер-берсенең...

Гомәр белән Айсылу олыгаеп барганда кавыштылар. Икесенең дә беренче гаиләдә туган балалары бар. Сер түгел, күбебез бу тормышта балалар дип яши. Алар да моңа кадәр балалар дип яши-яши, үзләренә пар эзләмәгәннәр. Элекке замандагы кебек, яучы-димче таныштырган бу икәүне. Өйләнешүләренә ике як балалары да сәерсенә, әмма каршы сүз әйтмиләр. Баштарак бер-берсенең гадәтенә ияләнүе авыррак була. Ни дисәң дә, ялгызлык үз көйләренә яшәргә ияләндергән, күрәсең.
Шулай бер елга якын вакыт үтеп тә китә. Инде үзара аңлашып, матур гына яшәп ятканда, Айсылуның кинәт эче авырта башлый. Күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп интеккән хатын табибка барырга мәҗбүр була. Табиблар куркыныч диагноз куялар: «аналыкта шеш үсә». УЗИ да табиб диагнозын раслый. «Дөрес, әлегә шеш бик кечкенә, кичекмәстән, дәвалау курсын башларга кирәк. Операция ясатырга да туры килер, мөгаен», дип сүзен тәмамлый тик-шергән табиб. Ул яман чирдән терелгәннәр бик сирәк, Айсылу да терелергә өметләнми.
Йөзе тартылып сулган, чәчләре вакытсыз агарган, йөреше сүлпәнләнгән Айсылуны танышлары, «яман шешне дә җиңәргә була бит», дип юатырга телиләр. Балалары көн саен килеп хәлен белеп тора, оныгы да «әбием, яраткан әбием», дип тәтелди.
Табиблар биргән көчле дарулардан күңеле болгана. Җитмәсә, теге зәһәр шеш көннән-көн ныграк үсә. Ул инде үләргә дә әзер. Тик яраткан, аңа гына елмаючы Гомәренең, ул үлүгә башка хатынга өйләнәчәген күз алдына китерә дә, җаны сыкрый. Айсылу инде хәзердән үк, үз урынын алачак хатыннан, аларның бәхетле тормышыннан көнләшеп күз яше түгә.
Авырый башлавына ике ай үтүгә, дәвалаучы табиб операция көнен билгеләп, соңгы мәртәбә УЗИга юллама бирә. Шешнең үскәнен сизеп-тоеп йөрүче Айсылу, аягы тартмаса да, УЗИга тагын бара.
Бу юлы УЗИ аппаратында аны ягымлы гына яшь ханым каршылый. Айсылуның йөзенә карауга барын да аңлап ала ул. Башта янына утыртып, аны тынычландыра, күп очракта операциянең уңышлы чыгуына мисаллар китереп сөйли. Җентекләп, озаклап карый ул хатынны. Аннан: «Апа, сезнең «яман шеш»егезгә озакламый дүрт ай була, җан керер вакыт җиткән бит», ди һәм рәхәтләнеп көлә.
Аңын җуяр хәлдәге Айсылу аның бу сүзләрен аңлый алмый тора. Икенче баласын тапканга инде унсигез ел үткән, авырлы чактагы халәте онытылып беткән бит. Үзе дә инде, күңеле болгана башлагач, авырга калмадыммы дип, шикләнеп тә тормый, тизрәк табибларга йөгерә. Җан керергә тиешле баланы үтереп кенә таптырып була, ә анысы үз балаңны үз теләгең белән сую була, ничек бармак кирәк андый начарлыкка?!
Беренче караган УЗИда нәрсә күргәннәрдер, ни уйлап табиб шундый яман диагноз куйгандыр -
анысын тикшереп, дәгъва белдереп йөрмиләр булачак әти белән әни. Озак кына уйлашкач, кеше сүзенә карамыйча, баланы калдырырга карар итәләр.
Әмма кеше дигәнең сәер бит ул. Әгәр яман чир булып, Айсылу үлә башласа, бар да кызганыр, хәленә керер иде. Ә картаеп беткәч бала табарга җыену -
гомер күрелмәгән хәл! Вәт, сөйләп тә куялар аларны, иренмичә, олысы да, кечесе дә «чәйни». Балалары да, хәтта хәл белергә килмәс була. Урамда хатынга бармак белән төртеп күрсәтеп, «җүләр» дип көлүчеләр дә табыла...
«Берегез - алтмышта, икенчегез иллегә якынлашып килә. Сез җүләрме әллә?» дип әйтүчеләргә карап тормыйлар. Вакыты җиткәч, кыз бала таба Айсылу. «Көчле дарулар эчтегез, балага тәэсире булгандыр», дип кисәткән табиблар шикләнүе дә рас килми, орчыктай җитез булып үсеп килә кызлары. Бер яше тулганда Тукайның «Су анасы»н яттан сөйли иде инде аларның Гөлчәчәкләре.
Кеше шулай бит инде ул, баштарак бер ныклап гайбәтләрен чәйниләр дә, ахыр чиктә туктыйлар. Кечкенә Гөлчәчәк белән мәш килеп, картаю дигәне дә онытыла. Баланы урамга алып чыгасы, бакчага, төрле түгәрәкләргә йөртәсе бар. Акча җитми башлагач, Гомәр тагын эшкә урнаша. Өйдә вакытта, «билем авырта, аягым сызлый», дип йөргән ир бар авыруларын да оныта. «Яшь чакта бала үстерүнең бер тәмен белмисең икән, вәт, олыгайгач табарга кирәк ул баланы», дип көлүче Айсылуга кушылып, танышлары да елмая.
Табиблар куша дип, бала җанын кыйган булсалар, бүгенге көндә Айсылу да, Гомәр дә бу кадәр бәхетле булырлар идеме икән? Ай-һай... Һәр бала үз бәхете, үз өлеше белән туа. Әти-әнисе бәхетеннән дөньяга килгән Гөлчәчәк, олы яшьтәге Айсылу белән Гомәрнең җир йөзендә яшәячәк еллары артуга бер сәбәп тә булыр әле, бәлки...
Илһамия ГАФФАРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: