Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Ялым әрәм үтте

Чөнки шимбә һәм якшәмбе буе караватта аунадым да, туалет юлын таптадым. Сәбәбе - тәмле ашарга ярату һәм күзеңә нәрсә чалынса, шуны ашказанына тутыру. Җомга көнне кичләтеп кенә гаилә белән кибетләрдә йөреп кайтырга дип чыктык. Имеш, күптән болай бергәләп «шопинг» ясаган юк, ял итәбез, бергә булабыз. Үзегез беләсез бит, хәзер кибет...

Чөнки шимбә һәм якшәмбе буе караватта аунадым да, туалет юлын таптадым. Сәбәбе - тәмле ашарга ярату һәм күзеңә нәрсә чалынса, шуны ашказанына тутыру.
Җомга көнне кичләтеп кенә гаилә белән кибетләрдә йөреп кайтырга дип чыктык. Имеш, күптән болай бергәләп «шопинг» ясаган юк, ял итәбез, бергә булабыз. Үзегез беләсез бит, хәзер кибет киштәләрендә нинди генә матур, кызыктыргыч каплар, савытлар юк! Шәһәребезнең бер супермаркетында, шундый матур итеп, витринага маринадлаган гөмбәләр салынган контейнерлар тезеп куйганнар. Шуларны күрүгә, ирексездән авызга сулар килде. Ирем бер яктан, кызым икенче яктан «кибетләрдән гөмбә кебек агулану куркынычы булган нәрсәләр алып ашарга ярамый. Бигрәк тә мондый савытлардагысын. Ашыйсың килсә, әнә калай савыттагысын ал», - дип колагыма тукып торсалар да, аларның сүзләренә колак сала торган хатынмы инде мин? Алдым да, өйгә кайткач, бәрәңге пешердем дә, ашадым теге гөмбәләрне. Дөресен әйтим, берне капкач ук аппетит сүнде, нишләптер, ниндидер әче тәм бар иде.
Билгеле, миннән башка кагылучы да булмады ул гөмбәләргә. Шуннан башланды инде! Барлы-юклы ярты сәгать вакыт үттеме икән - тотынды ашказаны таларга! Көчкә барып кочакладым унитазны! Язарга оят булса да әйтим, я башыңны тыгарга, я «бишенче нокта»ңны куярга белмисең ул унитаз тишегенә. Кая ул анда табиб яки «Ашыгыч ярдәм» чакыру! Аларны чакырсаң, эш харап - атна буена йогышлы авырулар бүлегенә салалар да куялар. Әле нәрсә ашаганыңны сорап төпченәләр. Оят бит. Эшең дә кала, өең дә кала аннары. Аның хәтлесен үзебез дә беләбез инде. Тотындым, марганцовкалы су эчәргә һәм күмер ашарга.
Бераз айнып, хәл кергәч, шимбә көнне теге гөмбәләрне кире кибеткә илтим дисәм (әле бит шул биш-алты гөмбәгә 60 сум акча да түләнгән), кыз миңа булган ачудан аны чыгарып ук ташлаган. Иренмичә чыгып, чүп контейнерын карап карадым да, тапмадым шул.
Мин бу очракта кибетне гаепләмим. Үзем гаепле, үзем - тамак колы! Бары тик үзем кебек комсызларны гына кисәтәм. Хәзер бәйрәм алды ыгы-зыгысы. Яңа елдан ачлык башланыр кебек кыланып, кеше үлгәнен-беткәнен белми, ризык туплый. Шулар арасында срогы чыкканы эләксә, сезнең дә агулануыгыз бик мөмкин. Әле ул әзерләгән салат-малатларны бер төн эчендә ашап бетереп буламы соң? Калган сигез көн ял эчендә бар калдык-постык тагын өстәлгә чыга. Майонезлысы да, гөмбәлесе дә, балыклысы да. Яңа елда табибларга өстәмә мәшәкать, ясамагыз, чамалап ашагыз. Шул чакта минем хәлгә төшмәссез.
Ә минем хәзер суган белән ясалган тозлы балык ашыйсы килә башлады инде, ничек кенә түзәргә...
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев