Туган як

Ялгыз кош үзе түгелме соң...

Күпме күзәтсә дә, Шәйхаттарның әле ялгыз кош очканын күргәне юк. Кошлар да оя-оя оча, күрәсең. Аның гына гомере таудан түбән тәгәрәгән бер мәлдә, озын көннәре, кара төннәре ялгызлыкта үтә. Нәни кулларын үзенә сузып, «әти, китмә», дип елаучы ике улы белән күзләре яшь белән тулы хатынын калдырып чыгып киткәндә, бер дә...

Күпме күзәтсә дә, Шәйхаттарның әле ялгыз кош очканын күргәне юк. Кошлар да оя-оя оча, күрәсең. Аның гына гомере таудан түбән тәгәрәгән бер мәлдә, озын көннәре, кара төннәре ялгызлыкта үтә.
Нәни кулларын үзенә сузып, «әти, китмә», дип елаучы ике улы белән күзләре яшь белән тулы хатынын калдырып чыгып киткәндә, бер дә авыр булмаган иде бит. Алар турында уйларлык хәлдә түгел, яшь хатынының назларыннан эрегән, башы күккә тиярдәй булып очып кына йөргән көннәре иде шул.
Яшь хатынның әллә бала табасы килмәде, әллә балага уза алмады. Шәйхаттарга да рәхәт иде. Нигә кирәк алар, төннәрен елап, йокларга комачаулыйлар. Ашатырга, киендерергә, үсә төшкәч бакчага йөртергә, аннан күпме акча түгеп укытырга... Кыскасы, бар тапканың бала-чагага кереп бетәчәк. Бала булмагач, теләгән җиреңә барасың. Кайда гына барып ял итмәде алар. Кара диңгезе дә, башкасы да калмады. Кайтып керәсең, өйдә тып-тын. Тегене-моны сорап җанга тиюче дә юк.
Кешедән ким яшәлмәде кебек. Хан сарае кадәр йорт төзеде Шәйхаттар. Ике катлы йорты белән бакчалары да бар иде. Тизрәк төзеп бетерим дип, алны-ялны белмәде. Эшкә бирелеп, хатыны белән ике араның суынганын сизми дә калган шул.
Яшьрәк чагында малайлары искә төшеп, алар турында сөйли башласа, хатынының йөзе кара көя иде. «Борчылма, тынычлан», дип, гел йөрәк даруы эчерткән хатыны үзенең ни өчен шулай «дәвалаганын» Шәйхаттарга соңыннан, кирәге беткәч кенә сөйләде. Гомуми торактан сатып алган бүлмәгә көчсезләнгән, хәлсез ирен әйбер-карасы белән китереп аударгач, ишектән чыгышлый гына сөйләде. Уртак йортны да, бакчаны да үз исеменә күчертеп өлгергән хатыны үзенең яшь ир табуын, аның белән бик бәхетле булуын әйтеп, Шәйхаттарга үз йортына юл ябык икәнен кат-кат аңлатты...
Шәйхаттар күпме күзәтә, әмма ялгыз канат кагучы кошны күргәне юк. Ник күктән эзли соң әле ул?! Ялгыз кош Шәйхаттар үзе түгелме соң?! Күршеләре вакыт табып кермәсәләр, иписез утырган көннәре дә күпкә җыела аның. «Хатын үлде, балалар булмады», дип әйтсә дә, нәни кулларын аңа сузып, үзе ташлап киткән уллары килеп керер кебек. Күңел җүләр шул, уллары әллә кайчан үсеп, инде үз балаларын сөядер. Әтиләренең үзләрен уйлап юануын башларына да кертеп карамыйдыр алар.
Әгәр берәр могҗиза булып, уллары килеп керсә, дөньяның иң бәхетле кешесе булыр иде Шәйхаттар. «Безгә кирәк чагында кая булдың, без сине бик озак көттек. Үскән чакта терәк булмагач, хәзер кирәгең юк», дип әйтер өчен генә булса да, килсеннәр иде.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: