Туган як

Яхшы сүз эшне хәерле итә

Сәнгать кешеләре гади халыкны әдәпле-инсафлы булырга, чиста, матур итеп сөйләшергә, әхлаклылыкка өйрәтергә тиешләр.

Тик алай түгел шул. Сәнгать әһелләре арасында да безнең кумир, идеал булудан ераклары, ай-һай күп. Ярар, рус артистларының теләсә нәрсә сөйләүләренә, теләсә ни киюләренә һәм кылануларына ияләнеп беттек инде. Тик милләттәшләребез арасында да теле ни сөйләгәнне, колагы ишетмәгәннәре байтак.
Кеше көлдерәбез, популяр булабыз дип, әллә ниләр сөйлиләр кайберләре. Кайчакта концертларга кечкенә балалар белән барырга куркасың. Чөнки сөйләнелгән мәзәкләрдән, алар өчен, үзеңә оялып утырырга туры килә. Әнә, популярлаша башлаган бер «йолдыз» ике ир турында мәзәк сөйли. Янәсе, бу ирләр бик ябык булганнар да, багучыга киңәш сорарга барганнар. Тегесе кәҗә сөте эчәргә кушкан. Әй, шуннан бу ике мәхлук кәҗә сатып алып, кәҗә имәргә тотынмасыннармы? Тик тазармагач, теге багучыга яңадан барганнар. Ә тегесе кәҗәгез тәкә бит дип, зур «ачыш» ясаган. Нәрсә, хәзер ирләр ана кәҗә белән ата кәҗәне аера алмас дәрәҗәдә ахмакмыни? Мондый ирләр белән хатын-кыз ничек яшәргә тиеш? Ә халык шаркылдап, зал яңгыратып көлә. Артист та канәгать; халык көлә, аны ярата, кесәгә акча керә. Тик халыкның зәвыгын бетерәм, дип кенә уйламый.
Бар тагын шундый ир-егетләр, (гади колхозчылар, мал караучылар, механизаторлар түгел, күз өстендә каш булган, татарның күренекле асыл уллары) кайберләрен тыңлап торсаң, колак яфраклары көзге кырау суккан әрекмән яфрагы кебек шиңеп төшә. Чөнки телләре ни сөйләгәнне, колаклары ишетми, нык каты сүгенәләр. Күпләрнең «любимчигы» булгач, теләсә ни сөйләргә ярый, дип уйлыйлар бугай.
Сез ничек уйлыйсыздыр, тик авыз тутырып сүгенү, ул бигрәк тә милләтнең «йөзек кашы» булганнарга бер дә килешми. Әйе, бәлки сез үзара аралашканда шулай сүгенәсездер, үзегезнең кул астыгызда эшләүчеләргә акыл өйрәтәсездер. Тик күп очракта стеналарның да «колаклары» була, нык рәнҗетелгән хезмәткәр дә, эчендәге үпкәсен үзенең дустына бушата. Шуннан инде рәсми популярлык белән, «сарафан радиосы»ның чынбарлыкны әйтеп салган хәбәре дә халык арасында тарала.
Менә бу язманы укыгач та, кайберләре минем әби-бабайны искә алып, «фәлән нәрсә чәйнәп утырма» диюләре мөмкин. Тик шундый начар сүзләр белән мине түгел, үзләрен генә пычраталар бит. Бөек рус классигы Н. Гогольнең бер герое әйткәнчә (якынча тәрҗемә): «Нигә көләсез? Үзегездән көләсез бит...»
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: