Туган як

Яңача түләтсеннәр

Һәр яңа ел башыннан безне яңа законнар көтә. Айнып бетеп, күзне ачуга - «шалт» нинди дә булса яңалык. Шәп яңалык булса, сөенер идең дә, юк шул, бу яңалыклар, гадәттә, бәяләр артуга була. Бу - инде ел башында булган 10 көн ял кебек гадәткә кереп китте. Быел да башкаларыннан аерылмады. Әйтик,...

Һәр яңа ел башыннан безне яңа законнар көтә. Айнып бетеп, күзне ачуга - «шалт» нинди дә булса яңалык. Шәп яңалык булса, сөенер идең дә, юк шул, бу яңалыклар, гадәттә, бәяләр артуга була. Бу - инде ел башында булган 10 көн ял кебек гадәткә кереп китте. Быел да башкаларыннан аерылмады. Әйтик, автомобиль хуҗаларын бәяләр арту белән «сөендерделәр».
Менә мин дә ел саен үземнең тәкъдимемне закон чыгарып утыручы депутатларыбызга җибәрермен дип, ел башыннан уйлап йөрим дә, вак-төяк мәшәкатьләр белән онытам да куям. 2018 елның беренче эш көнендә әпәт мин чыгартасы закон искә төште әле менә. Чөнки эшкә барырга туры килде. Чөнки тагын кечкенә генә «ГАЗель» автобусына утырырга кирәк булды.
Кыскасы, болай эшләргә киңәш итәм. Әгәр кемнең дә булса арт шәрифләре бер урындыкка гына сыймый икән, ике урындык бәясен түләсен. Ничу монда ике кешелек урын алып, җәелеп барырга. Түләсеннәр, багаж өчен аерым түлибез бит әле, бәхәсләшеп тормыйбыз.
Менә бүген дә эшкә барганда автобуска кереп утырдым. Ә анда миннән алданрак утырган бер түти бер ярым урындыкка чүпрәле камыр кебек таралган. Ун көн ялы заяга үтмәгән моның. Мин үзем дә ябыклардан түгел. Юашлардан да санамыйм үземне. Шунлыктан, «шалт» итеп, янындагы биш-ун сантиметр гына буш калган урындыкка килеп утырдым да, түтине үземә тиешле урыннан этә башладым. Бирешми бит теге, инкыйлабка кадәрге паровоз кебек тик утыра «пуф-пуф» килеп. Янәсе, алдан килеп утырган. Утырмагае! Минем дә утырып барасым килә. Икебез дә бер төсле түлибез, димәк, икебезгә дә берәр урындык тиеш. Беребезгә бер ярым, икенчебезгә ярты урындыкта чүмәшеп барырга түгел.
Шул түти апа белән этешеп бара торгач, үз тукталышымны уздырып җибәргәнмен бит. Җенләнә-җенләнә икенче тукталышта төшеп калган идем, ул әле ике тукталыш артык барган булып чыкты. Үз тукталышымны узып киткәнгә ачуым чыккан иде, аның да минем хәлгә калганын күргәч, сөендем тагын.
Менә өйгә кайттым да, кызуым беткәнче, депутатларыбызга мөрәҗәгатемне язып та аттым. Әгәр киләсе елдан тазарак кешеләргә артыграк бәядән билет алырга кушсалар, мине ачуланырсыз инде, бигайбә!
Әле моның белән генә бетмәде, телефоннан сөйләшеп баручыларга да закон чыгарырга куштым. Алары да теңкәгә тиеп бетте. Автобус-трамвайга утыруга, сөйләшәсе кешеләре, кушасы эшләре исләренә төшә. Тыңлап бар аннары син аларның үзара талашканнарын. Кайсы - ишәк, кайсы - тавык мие эчкән... Нәрсәгә шәрран яралар? Кем кайда күпме эчкән, кем кем белән йоклаган - берсе дә калмый. Закон гамәлгә керсә, авызыгызны чамалап ачарга өйрәтермен әле мин сезне. Бик кызып китсәм, әллә нәрсәләр уйлап табарга сәләтле мин, бик кыстасалар, үземнең дә депутат булырлыгым бар.
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: