Туган як

Ватанпәрвәрлекккә юл кайдан башлана?

Безнең мәктәп Гагарин урамында урнашкан. Узган ел Түбән Камага 55 еллык уңаеннан шәһәр урамнары тарихына багышлап күп чаралар, видеопрезентацияләр әзерләдек. Мәктәп музее түгәрәгенә йөрүче укучылар белән без хәтта Гагарин урамындагы космонавтикага багышланган һәйкәл-монументның макетын ясадык.

Каникулларга берничә көн кала 5 нче сыйныф укучыларына ирекле темага рәсем ясарга бирем бирдем. Апрель ае җитүне истә тотып, «Космос» темасына булса тагын да яхшырак булыр дип өстәдем. Талантлы балалар бар бездә – 45 минут эчендә ракета, планеталар, космонавтлар сурәтләгән бер кочак рәсемнәр әзерләп бирделәр. Без яшь чакта иң беренче булып ракетага кызыл йолдыз, флаглар ясый идек. Юк, монда андый билгеләр күренмәде, дисәм, кайсыдыр ракетаның канатларына бүген Россия белән хәрби конфликта торучы илнең әләмеме шунда ясалган. Үземнең бер хезмәттәшемә бу рәсемне күрсәткәч, бик аптырамады: «Балачага бит әле, аңламаганнардыр», – дип тынычландырмакчы булды.

Тагын минем кайбер сыйныф укучыларының тәнәфестә бер почмакка җыелып чит ил музыкасы кычкыртуы борчый. Бигрәк тә төрле илләрнең гимнын уйнатырга яраталар. Әлбәттә, безнекен түгел инде, хәтта 1945 нче елны без тар-мар иткән фашистларныкын ишетергә туры килде. Менә шундый «уеннар» бүген еш очрый яшьләр арасында...

Тамырлары кайда соң бу күңелсез күренешләрнең? Телевидение, массакүләм матбугат чаралары һәм Интернетка гына сылтап булмыйдыр. Элек һәр мәктәп түбәсендә Рәсәй, Татарстан һәм Түбән Кама флаглары эленеп тора иде. Соңгы мәртәбә андый әләмнәр ярты ел элек, чираттагы сайлау кампаниясе узганда күренделәр. Ни өчен аларны алып куясыз дип сорагач, флагларның ел әйләнәсендә яңгыр-кар, башка табигать шартлары тәэсирендә тиз тузуын сәбәп иттеләр. Әлбәттә, экономия кирәк әйбер, тик бар нәрсәне дә акча белән тиңләп булмыйдыр бит...

Күптән түгел генә Кытайда узган олимпиада да Россия командасы илебез түгел, МОК (Халыкара олимпия уеннары комитеты) флагы астында чыгыш ясарга мәҗбүр булды. Бөтен дөнья спортчылары горурланып, үз әләмнәре белән барганда, шәхсән үземә бик авыр булып ките үзебезнең ил командасы өчен... Шул ук вакытта безнең спорт «йолдызлары»да ватанпәрвәрлек (патриотизм) белән бик аерылып тормыйлар. Кайбер ярышлар ачылу вакытында Россия гимны уйнаса, авызлары ачыла, тик сүзләрен белмәгәнлекләре күренеп тора. Татарстан гимны турында әйткән дә юк инде... Әлбәттә, берничә йөзәр еллык демократик тарихы булган илләрдә дәүләт гимны ана сөте белән сеңәдер. Ул илләрдә тагы бер уңай күренеш бар: йортлары түбәсенә үз илләренең флагларын эләләр... Бәлкем, безгә дә шундый уңай күренешләрдән үрнәк алыргадыр?

Күптән түгел шәһәребезнең Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу узды. Үзе белән яңа китаплар алып килгән иде. Берничә китап сатып алдым, рәхәтләнеп укып чыктым. Бигрәк тә «Тәмле сүзләр» җыентыгы ошады, бизәлеше дә бик матур. Тик Муса Җәлил һәйкәленең Казандагы рәсеме генә бер дә ошамады. Анда шагыйрьнең җилкәләре салынган, гәүдә прапорцияләре дә бик туры килеп бетми. Кыскасы, һәйкәлдә дөрес сурәтләнгән герой Җәлил образы рәсемдә бик начар чыккан. Ә бит китап нәкъ менә мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен басылган. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү юнәлешендә бар нечкәлекләрне искә алып эшләргә кирәк шул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: