Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Вандаллыкка юл куймыйк

«Һ» хәрефенә охшаган аяклы һәм арка терәгечле эскәмияләргә утырып торуы бик уңайлы икәнен барыбыз да белә. Андый утыргычлардан күп шәһәрләрнең паркларында файдаланалар. Бервакыт урман янында урнашкан мәктәп яныннан узып барганда шуңа игътибар иттем: утыргычлар бер-берсенә таба борып, бик якын куелган. Аз гына узсам, тагын шул ук хәл: ике утыргыч, хәтта...

«Һ» хәрефенә охшаган аяклы һәм арка терәгечле эскәмияләргә утырып торуы бик уңайлы икәнен барыбыз да белә. Андый утыргычлардан күп шәһәрләрнең паркларында файдаланалар. Бервакыт урман янында урнашкан мәктәп яныннан узып барганда шуңа игътибар иттем: утыргычлар бер-берсенә таба борып, бик якын куелган. Аз гына узсам, тагын шул ук хәл: ике утыргыч, хәтта терәлгән дә. Бу чуеннан коелган, такта түшәлгән авыр эскәмияләрне ничек кузгаталар икән, дигән уй йөгереп узды башымнан? Кемнәргәдер кара-каршы утырып торырга, ә бер-берсенә терәп үк куелганнарына, бәлки, ятып ук торырга кирәк булгандыр?! Эгоистик теләкләр белән эшләнгән эшләр бит болар (нигә инде киткән чакта кире урыннарына күчереп куймаска!).
Соңгы вакытларда вандаллык (мәгънәсезгә һәйкәлләрне һәм мәдәни кыйммәткә ия әйберләрне җимерү) турында бик күп сөйлиләр, күрсәтәләр. Бу шул тискәре гамәлнең кечкенә генә чагылышы түгелме дим? Кешеләр утырып ял итү өчен җәяүлеләр юлына куелган бу утыргычларның шулай күчүләренә кәефем бозылды. Кире әйләнеп килеп, борып куям дип тотынган идем, кая ул, ансат кына, берүзем күтәреп тә, күчереп тә булмады.
Кирәкмәс урында төрле мәгънәсез язулар, утыртылган агач үсентеләрен сындырулар, таптаулар, һ.б. - кешеләрнең үзләре өчен һәм үз куллары белән ясалган уңайлыкларга кул сузу вәхшилеккә, вандаллыкка тиң бит ул.
Кыскасы, бу борынгы алман кабиләләреннән башланган мәдәният өчен затлы әйберләрне һәм һәйкәлләрне җимерү гадәте күп халыкларда нәфрәт уята. Мондый күренешләргә беребез дә битараф булмасак, кешеләргә,бигрәк тә яшьләргә, агарту-аңлату эшләре алып барсак, яхшырак булыр, минемчә.
Васил КАМАЛОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев