Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Уңышлы һәм нәтиҗәле узды

«Эшләгез сез, эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш», – дип язган шагыйребез Габдулла Тукай. Шәһәребездәге «Берегиня» клубының армас-талмас пенсионерлары бакчаларында җиләк-җимешне, яшелчәләрне үстереп кенә калмадылар, җыйган уңышларын «Көзге уңыш – 2019» күргәзмәсендә бик матур итеп күрсәтә дә белделәр.

Дөрес, быел күргәзмәне оештыруда, үткәрүдә Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәният йорты администрациясе һәм китапханә җитәкчесе ярдәм итте. Мәсәлән, «Мирас» мәдәният йорты җитәкчесе Роза Хәсәнова җиңүчеләр өчен бүләкләр һәм дипломнар хәзерләүне үз өстенә алды.
Шунысы шатландыра: сигезенче ел рәттән оештырылучы «Көзге уңыш» күргәзмәсендә уңышларын күрсәтергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел «Мирас»ның ак залында үткәрелгән күргәзмәдә 23 пенсионер катнашты. Алар арасында иң өлкән катнашучы Ильяс Ризвановка – 92 яшь, әмма ул һаман да бакчасында эшли, үзе үстергән йөземнән ясалган шәрабтан да авыз иттерде әле. Районнан да катнашучылар булды: Ширәмәт авылыннан Александр Ульянин һәм Үчкә авылыннан Флүзә Хәйруллина (ул инде җиде ел катнаша, аның аккошларны хәтерләткән кабаклары бик үзенчәлекле иде һәм күргәзмәдә аерылып торды).
Биш кешедән торган жюри әгъзалары җиңүчеләрне биш номинациядә билгеләп үттеләр. «Яшелчәләр» номинациясендә беренче урынны Алевтина Белова яулады, икенче урынга Валентина Әсфәндиярова лаек булды, ә өченче ике урын Флүзә Хәйруллина белән Нургали Дәүләтшинга бирелде. «Җиләкләр» номинациясендә беренче урын Валентина Лапшановага бирелде, икенче урынга – Ильяс Ризванов һәм өченче урынга Рәфикъ Мерзов лаек булдылар. «Җимешләр» номинациясендә икенче урын гына бирелде, аны Рәисә Бикмурзина яулады. «Чәчәкләр» номинациясендә беренче тапкыр катнашучы Элиза Сафиуллина беренче урынга лаек дип табылды. Ул оештырган почмак оста, матур итеп куелган чәчәкләр, яшел үләннәр, яшелчәләр, җиләк-җимеш белән бизәлгән һәм тамашачыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп торды. Икенче урын Лариса Чурашовага бирелсә, өченче урынны яулаучы Рәмзия Шәймәрдәнова булды.
Ә инде « Кулинария һәм консервлау» номинациясендә миңа, Земфира Рәхимовага, жюри әгъзалары бер бәхәссез сигезенче ел рәттән беренче урынны бирделәр. Чөнки үземнең гадәтләремә тугры булып, күргәзмәгә чын күңелемнән төрле ризыклар хәзерләп алып киләм. Быел да 13 төрле ризык белән катнаштым: анда төрледән-төрле эчлекле бәлешләр, пироглар, кишер торты, консервлаган кетердәп торган кыяр, үз согында әзерләнгән помидорлар; берничә төрле яшелчә кушып, кыздырып кайнаткан икра; рагу; эчләрен яшелчә, чикләвек тутырып әзерләнгән борычлар һ.б. бар иде. Икенче урын Тәслимә Шәкүровага бирелде, ә өченче урынга лаек булучы Лиюзә Хәбибуллина иде. Ул алма пирогы һәм кара җимеш тутырып, духовкада кыздырган үрдәк алып килде.
Гран-при алучы Александра Замякина үзенең уңышлары белән барысын да шаккатырды. Ул 27 төрле продукциясен куйган. Нәрсә генә юк иде анда, хәтта төрле фигура формасында үстергән әкият геройлары да булды.
Гомумән, «Көзге уңыш» күргәзмәсе үзенең исеменә бик туры килеп торды, бик уңышлы һәм нәтиҗәле булды. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп, бәя бирергә өйрәнсеннәр өчен Кызыл Чишмә бистәсенең «Сказка» прогимназия балалары чакырылган иде. Бакча балалары да бүләк әзерләгәннәр: алар сәхнәдә көз турында яттан шигырь сөйләделәр.
Жюри эшләгән вакытта, залда утыручылар өчен бик матур концерт әзерләнгән иде. Аны «Мирас» мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Олег Корнилов алып барды.
Земфира РӘХИМОВА, «Берегиня» клубы җитәкчесе, шәһәр ветераннары советы әгъзасы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X