Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

“Уважаемый»лы мескенлек халәте

Үз халкын гына түгел, шул халыкның тормышын, иминлеген җинаятьчеләрдән сакларга тиешле полиция хезмәткәрләренең үзләрен якларга хөкүмәте сәләтсез булган илдә яшибез. Мисаллармы? Күптән түгел Әлмәттә ике полиция хезмәткәрен кыйнаганнар. СССРны, илнең үз җитәкчеләре кулы белән бүлгәләп ыргыткан хәзерге хуҗабыз Америкада мондый хәл була аламы? Үзләре саклый торган бинага ашыгыч чакыру буенча...

Үз халкын гына түгел, шул халыкның тормышын, иминлеген җинаятьчеләрдән сакларга тиешле полиция хезмәткәрләренең үзләрен якларга хөкүмәте сәләтсез булган илдә яшибез.
Мисаллармы? Күптән түгел Әлмәттә ике полиция хезмәткәрен кыйнаганнар. СССРны, илнең үз җитәкчеләре кулы белән бүлгәләп ыргыткан хәзерге хуҗабыз Америкада мондый хәл була аламы? Үзләре саклый торган бинага ашыгыч чакыру буенча төнлә килеп, анда кәефләнеп утыручы шактый салмыш бәндәләргә чыгып китәргә кушкан өчен генә Әлмәттә бер полиция хезмәткәренең башына йодрык белән тондырганнар (баш мие селкенеп, дәваханәдә ята), ә икенчесенең муенына кундырганнар. Хокук сагындагыларга кул күтәрүчеләр - Казанның "Ак барс" командасының туп артыннан чапканнары өчен миллионнарча сум акча алып узынган хоккейчылары. Америкада бу тукмалган полицейскийлар кебек, һавага гына атып калмаслар иде, мөгаен.
Россияне акыл белән аңлавы мөмкин түгел дип, читләргә ияреп, үзебез дә сөйләргә гадәтләндек инде. Ә бит законнарның тормыш өчен кирәклесен дә, тузга язмаганын да, сайлау-сайлау уенында безнең ише гади халык тиеш җиргә салган тамга буенча дума депутатлыгына үрмәләгән кемсәләр акка кара белән язып куя да, шулар буенча яшәргә азапланабыз. Аларның полициягә кагылышлыларын күргәч һәм хокук сагындагылар шуның нигезендә эш итә башлагач, әллә инде ул кануннарны элекке "зэк"лар язганмы дип, сагаеп калырлык.
Узган җомгада кояш төшлеккә авыша башлаганда, Актүбә урамының халык "исполком" дип йөртә торган административ бинасы турысында, "Кояш" кибете каршында ике полиция хезмәткәренең исерекләрне машинага төяргә азаплануының ирексез шаһиты булдым. Үз уема бирелеп, шул тирәдән үтеп бара идем, иң элек, дөнья яңгыратып аты-юлы белән сүгенгән тавышлар килеп иреште колагыма. Агачлыкны узуга хасил булган күренешне, сез күз алдына китерсен өчен, җентекләбрәк язам.
Нык гәүдәле ике егет. Икесе дә полиция киеменнән. Алар янында - ямьсез сүзләр яудыручы исерекләр. Полицейскиларның берсе ул исерекләрнең озын буйлы шау-шулысын утыртырга азаплана. Тегесе полиция машинасының ачык ишегенә чытырдап ябышкан. Полицейскийның аты-юлы белән сүгенүче шул исереккә, "уважаемый, садитесь", дип эндәшкәнен ишеткәч, башымны чайкап, күземне челт-челт йомгалап алдым, файда юк. Йоклыйм һәм төш күрәм ахрысы дип, беләгемне чеметеп карадым. Авырта... Тирә-якка күз салам. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр бар. Тик боларга игътибар итүчесе күренми. Барган җиремнән туктап, пычрак телле һәм закон сагындагыларга карышып маташучы "уважаемый"ларның кыланмышларын бераз күзәттем әле. Исереген исерекләр дә, әмма закон сагындагыларның үз куллары закон белән богауланганын бә-әк яхшы аңлыйлар, шуңа да теләсә нәрсә кычкыралар. Түзмәдем, үз кызулыгым белән яннарына барып та бастым. Сораучы булмаса да, киңәшемне дә җиткердем, ник дип әле шуларны көйләп торасыз, тотыгыз да бкер-икене ямагыз, шунда ук майлагандай булырлар, кешечә әйткәнне аңламауларын күреп торасыз бит... "Уважаемый»лар миңа кызыл чүпрәк күргәч күзләре аларган үгездәй акаеп карап куйдылар. Гадәттә, узган-барган кешеләр мондый очракта, полицейскийга карышучыны якларага ташланалар. Исерек "уважаемый»лар да минем тарафтан шундый яклау көткәннәр иде булса кирәк. Урамда эчеп, сүгенеп йөрүче, полиция хезмәткәренең йөзенә тәмәке төтене өрүче исерекләрдән үзен дә яклый алмаучы хокук сагындагылар үзләренең "уважаемый»лы мөнәсәбәтләре белән ерак китәрләрме икән?
Алар калды, ә мин редакция ягына атладым. Алга таба да шулай дәвам итсә, бәлагә тарый калсаң, полиция хезмәткәрләре яклар әле дип, өметләнерлек түгел икән эшләр. Алар үзләре яклауга мохтаҗ. Шул ук халыктан да. Никме? Әйтик, берәр нәрсәгә ачуың килсә, тотасың да, теге яки бу хезмәткәрегез үзе хокук боза дип, әләк юллыйсың. Ул арада бер-ике ялган шаһит та әзерләп куясың. Шунда ук чара күрәчәкләр. Сиңа түгел, теге закон сакчысына!
Бүгенге көндә Россиянең җинаятьчел законы каршында тезләндерелгән хәлдәдәр кебек тоела миңа хокук сагындагылар. Сез ничек уйлыйсыздыр...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев