Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Утырттык та, оныттыкмы?

Шәһәрдә ел саен бик күп агач үсентесе утыртыла. Тик аларны тиешенчә тәрбияләмәгәч, кирәк чакта су сипмәгәч, тиз корыйлар.

Мин Түбән Камада 56 ел яшим. Яраткан шәһәрем күңелемә туган ягым шикелле якын. Аның бүгенгесенә сокланам, киләчәге турында уйланам, уңышларына  шатланам, горурланам. Кайда гына булсам да Түбән Каманы мактап кына сөйлим. Без – өлкән буын кешеләре, шәһәребездә барган яңалыкларны, халык өчен башкарылган эшләрне күрү белән генә түгел, аның башка шәһәрләргә дә үрнәк булуын телибез һәм үзебез-нең көчтән килгәнчә ярдәм итәбез.
Тик күңелне борчыган мәсьәләләр дә бар. Шәһәребезне яшелләндерү өчен, ел саен язынкөзен, күп көч түгеп, агачлар утырталар. Аларның экологияне яхшыртуга никадәр файда китерүләрен язып торырга кирәк түгел, һәркем белә. Әгәр ул утырткан агачларны вакытында карап, су сипсәң, шәһәребез яшеллек-кә күмелер, кешеләр сәламәтлегенә ярдәм итәр иде. Тик утырткан агач үсентеләрен вакытында карап, тиешенчә су сипмибез. Шуңа күрә аларның күбесе корып харап була.
Быел корылык елы булуга кармастан, агач үсентеләренә су сипкәннәрен бер дә күргәнем юк (элек шәһәр буенча машиналар йөреп сиптерәләр иде). Үсентеләр авыр хәлдә. ЖКХ хезмәткәрләре дә бу эшкә җавапсыз карыйлар булса кирәк. Элек һәр йортта, хәтта подъездларда да «старший»лар җаваплы булып, йорт каршысына утыртылган агачларны саклау өчен  шимбә өмәләре оештыралар иде. Мин үзем аларда еш катнаша идем. 
Ә хәзер мондый эшләр онытылды. Ә бит ваемсызлыкка чик куярга кирәк, агач үсентеләренең барысы да корып беткәнен көтеп торырга димәгән, эшкә тотынырга әле дә соң түгел. Корылык дәвам итә, үзенең эшен эшли.
Шәһәребезне яшелләндерү һәм шәһәрдәшләребезнең сәламәтлеген саклау чараларына җа-вапсыз караш соңгы елларда нык сизелә. Кешеләр үзләре дә моңа күз йомып, күнегеп баралар бугай инде. Монда акланып тору урынсыз, минемчә. Ваемсызлык күз алдында, бигрәк тә быелгы кебек корылык елында. Ел саен кешеләр эшләреннән бүленеп утырткан агачлар бездән игътибар сорый, җәмәгать.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев