Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Утыргычлар булмасмы?..

Бергәләп кибеткә барырга чыкканда, иремнең кесә телефоны шалтырады. Кайдадыр бик ашыгыч чакыралар үзен. «Ярар, матурым, үзең генә ал инде кирәкле әйберләреңне. Мин сине бер ун-унбиш минуттан килеп алырмын», - дип, матур сүзләрен кызганмыйча, ирем мине машинадан этеп-төртеп диярлек төшереп калдырды да, үзе чакырган җиргә чапты. Ә хатын-кызның үзен генә кибеткә...

Бергәләп кибеткә барырга чыкканда, иремнең кесә телефоны шалтырады. Кайдадыр бик ашыгыч чакыралар үзен. «Ярар, матурым, үзең генә ал инде кирәкле әйберләреңне. Мин сине бер ун-унбиш минуттан килеп алырмын», - дип, матур сүзләрен кызганмыйча, ирем мине машинадан этеп-төртеп диярлек төшереп калдырды да, үзе чакырган җиргә чапты.
Ә хатын-кызның үзен генә кибеткә җибәрү - ул кәҗәне кәбестә бакчасына кертү кебек. Җитмәсә, каршысында мин басып торган «Аркада» кебек шактый зур кибет булса... Миңа нәрсә - йөрим рәхәтләнеп дип, сөенә-сөенә кереп киттем. Үземә бирелгән унбиш кенә минутка сыешмасам да, «ярар бераз көткәннән бер нәрсә дә булмас әле», - дип, кирәк булган һәм күз төшкәнгә генә алынган әйберләрне ике сумка җыярга өлгердем.
«Кирәкле нәрсәләрне алдым, сине тукталышта көтәм», - дип әйтергә иремә шалтыратсам, ул әле тагын унбиш минут чамасы тоткарланачак икән. Нишлим инде, бу юлы ике кулыма ике авыр пакет тотып, кибетне тагын бер мәртәбә әйләнергә туры килде. Инде күзем әйбер дә күрми, аруым да җитте, ары-бире йөреп кенә көчкә уздырдым вакытны. Өченче мәртәбә шалтыратуыма трубкасын да алып тормады газиз иркәем. Чөнки минем холкымны яхшы белә, минем инде ачу шактый кабарган, трубкадан аның тын алуын ишетүгә, пулеметтан аткан кебек тәтелтәргә тотыначакмын.
Утырып кына торыр идем дә, ичмасам, ялгыш кына да бер утыргыч кисәге юк. Теге, «Особенности национальной рыбалки» киносындагы су асты көймәсендә бәдрәф эзләүче бичара искә килеп төште. Ул да бит: «Ничек инде шушы заманча, куәтле су асты көймәсендә гади генә бер бәдрәф юк» - дип, ни эшләргә белми, кысталып утыра.
Мин дә: «Нигә инде шушы икешәр катлы ике зур бинаны берләштергән кибеттә, гади генә бер эскәмия ясап куймаганнар», - дип сукрандым. Әле ярый, шунысына сөенәм: бәдрәф эзләргә туры килмәде. Анысы да булмаса, гомумән, эш харап. Картая барган саен, билләр авырта, аяклар сызлый - гел утырыр урын гына эзләп йөрисең икән ул. Әгәр дә кибет хуҗалары бу язманы укып, утырып хәл алырга берәр почмаккка урындык әмәлләп куйсалар, һичшиксез, анда утырып ял итүчеләр табылачак.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев