Туган як

Утлар-сулар кичеп...

Әтием Мирзаһит Хөсәен улы Шәйморзин 1917 елның көзендә дөньяга килгән. Ике яшендә әнисе үлеп, үги ана карамагында, авыр тормышта кагылып-сугылып үскән ул.

Әтине 1938 елның сентябрендә армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка, яңа гына сугыш басылган Хасан күле янына җибәрәләр. Анда инде сугыш булмаса да, япон диверсантлары, шпионнары әледән-әле чик бозып, үзләренең кабәхәт эшләрен башкарып торалар. Әти бик күп тапкыр шул диверсантларны юк итүдә катнаша.
1939 ел. Халхингол янында япон гәскәрләрен тар-мар иткәннән соң,  әтием Находкада, аннары Магаданда хезмәт итә. Хезмәт срогын тутырып, кайтырга приказ булгач, немец-фашист илбасарларының илебезгә бәреп керүе турында хәбәр килә. Әти 1943 елга кадәр Ерак Көнчыгышта илебез чикләрен саклый. Аннан соң аларны Көнбатыш фронтка озаталар. Курск дугасында аяусыз бәрелешләрдә катнаша. Парашют белән 18 тапкыр немецлар тылына төшәргә туры килә аңа. Партизан отрядларын корал, азык-төлек, кием-салым белән тәэмин иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнә.
Ул Киев, Житомир, Тернополь, Львов шәһәрләрен азат итүдә  дә катнаша. Польша, Германия  җирләрендә дә сугышырга туры килә. Машинасы белән ике тапкыр минада шартлый. Контузия алып, исән кала. Газ белән дә агулана. Биленә граната тагып, ут чәчеп торган  дзотка шуышып бара һәм амбразурага граната ташлап, пулеметны тончыктыра. Аннары дзотка бәреп кереп, фашистларны юк итә. Бөек  Җиңү көнен Чехсловакиядә каршылый. Әтием «ФашистларГерманиясен җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.  
1946 елның сентябрендә, китүенә 8 елдан соң, дөньяның әчесен-төчесен татыган, ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашкан әтием туган авылына әйләнеп кайта.
Алар әниебез Саҗидә Шәйхелислам кызы белән тормыш корып, 4 бала тәрбияләп үстерделәр. 
Әтиебез – Бөек Ватан сугышы ветераны озакка сузылган авырудан соң, 59 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Аның якты истәлеге, кылган яхшы гамәлләре күңелләребездә саклана.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: