Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Урамны капларга ярыймы?

Эшем төшеп, шәһәребезнең 36нчы микрорайон ягындагы коттеджлар шәһәрчегенә барып чыгарга туры килде. Сез беләсезме икән, «Магнит» кибетеннән соң тагын бер шәһәрчек башлана икән монда. Түбән Камада күпме яшәп, мондый поселок барлыгын белми идем. Бу якта бакчалары булганнар белә торгандыр. Чөнки аларга җәяү теркелдәргә туры килә бит - автобус йөрми. Кибетне...

Эшем төшеп, шәһәребезнең 36нчы микрорайон ягындагы коттеджлар шәһәрчегенә барып чыгарга туры килде. Сез беләсезме икән, «Магнит» кибетеннән соң тагын бер шәһәрчек башлана икән монда. Түбән Камада күпме яшәп, мондый поселок барлыгын белми идем. Бу якта бакчалары булганнар белә торгандыр. Чөнки аларга җәяү теркелдәргә туры килә бит - автобус йөрми.
Кибетне узуга, юллары авыл юлыннан да начар икән, дигән фикер туды. Чөнки юл дигәне бары чокыр-чакырдан гына тора. Әле шул юлдан текә генә машиналар җилдерә. Сынау кыры кебек. Ярар, гомеремдә бер килгәндә генә миңа юлларының кирәге бик юк. Шулай караштыргалап барганда, онытылып китеп, тыкрыкларны бутап, башка җиргә борылганмын.
Монда хәлләр тамаша икән бит! Тыкрык машина түгел, җәяүле дә үтмәслек итеп, бетон балкалар белән каплап куелган. Әле җитмәсә, биленә таянып басып торган, инде бәби табарга вакыты җиткән хатынныкы кебек корсаклы бер агай мине ачуланып ташлады. Аның биш минутлык сөйләменнән, миңа өч хәрефле җиргә барырга кирәклеге аңлашылды. Тик бармый гына торсын! Сүз көрәштерүдә һәм талашуда хатын-кыз заты ирләргә бирешеп тормый ул. Аның биш минутына ун минутымны кызганмый, әйтәсемне-әйттем дә, үзенә дә биш хәрефле җиргә барырга киңәш итеп, борылып чыгып киттем.
Мунча ташы кызган кебек кызгач, тиз генә сүрелеп буламыни ул? Әле машинага кереп утыргач та, тынычланып булмады. Шул ачудан, бер килгән-килгән дип, һәр почмакны диярлек айкадым. Баксаң, бик күп тыкрыкларны кем ничек булдыра шулай каплап куйганнар икән. Кайсы бетон плитәләр тарткан, кайсы шлагбаум куйган, кемдер хәйран гына зур су багы китереп бастырган, вагончик куючы да бар. Үзем белән фотоаппарат алып чыкмаганыма үкендем. Болай буласын белгән бул-са-а-ам...
Белүемчә, шәһәрдә, авылда урам-тыкрыклар шәхси хуҗалык зонасына керми, гомуми файдалану урынннары дип cанала һәм аны бүлеп кую катгый тыела. Ә монда атлаган саен закон бозу. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә дә төкереп карау бит бу. Ә «ашыгыч ярдәм» машинасы килсә нишләргә?..
Гомумән, бу шәһәрчектә карап-тикшереп торучы берәр хуҗа-җитәкче кебек кеше бармы икән? Кызык, кышын юлларны кардан ничек чистарталар икән? Әллә көрәк тотып, үзләре кар көриләрме? Эх, карап торасы иде...
Энҗе ГАЛИЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев